Логотип Идель
Бу – тема!

ТЫРЫШКАН ТАБАР, СМАРТФОН ОТАР

Түбəн Мəтəскə урта мəктəбенең 11 нче класс укучылары «Интернетны өйрән һәм аның белән идарә ит» Бөтенроссия дистанцион бəйгесендә катнашты. Алар арасында мин - 10 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия дә бар. Команданың капитаны - информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәрович.


Укытучыбыз бу бәйге турында хәбәр иткәннән соң, без шундук анда катнашырга булдык. Иң беренче эш итеп команда исеменнəн катнашу турында гариза җибәрергə кирəк. Туктагыз әле, ашыгам бит. ИҢ беренче эш итеп бүлəкләр белән кызыксындык. Ә алар чынлап та кызыгырлык: бренче урынга – XBOX, икенчегə - смартфон, өченчегə - портатив зарядник. 1000нəн артык команда! Мəскəү, Санкт-Пететербуг, Түбəн Новгород... “Бу командалар арасында кая безгə урын булсын инде?..”,- диде бөтенебез бер тавышка. Лəкин күңелнең иң эчендә кечкенə генə бер өмет дип атала торган очкын  янып тора иде. Шул очкын ахырга таба үсə барды һәм  чып-чын ялкынга əверелеп, дөрлəп янды!



ИНТЕРНЕТ


Менə сайтта теркəлү уздык, гариза тутырабыз. “Команда исеме” дигəн буш урын – нәрсәдер язарга кирəк бит инде. Тагын, ипигə май яккан кебек, шома гына китте эшебез: “Фиксики” дип кычкырды кемдер һəм барыбыз да бу идеяне шундук күтəреп алдык. Командабыз Фиксикларга әверелде.


Менә хәзер бәйге шартларын үтисе генә калды. Монда команданың һәр кешесенә дә эш җитәрлек булды.



БЕРЕНЧЕ ЭТАП - ТЕОРЕТИК ТУР


Күп темалар буенча сораулар. Сораулар да гади генә түгел: кайсында пазл төзергə, кайсында рəсем буярга... Кызыклы булса да, авыр булды. Лəкин без тырыштык! Бу этапта без, 49940 балл җыеп, 13 нче урында, призлардан еракта-еракта эленеп калдык. Теге очкын сүнде бугай инде дип уйладык. Ә менə өстəмə бирем эшлəп була икəнен белгəч, күзлəр кабат ялтырый башлады.



ИҢ МАВЫКТЫРГЫЧ ЭТАП


Анысы, минемчə, иң мавыктыргыч этап булды! Биремнең хикмәте шунда: шушы чемпионатны үз мəктəбеңдə үткəреп, видеога төшереп жибəрергə кирәк. Командабыз белән 6, 9, 10 нчы класс укучыларын эшкə җиктек. Аларның ярдəме белән 2000 нəн артык балл тупладык һəм 2 нче урынга мендек!


БАШТА ЫШАНМЫЙЧА ТОРДЫК...


Менə без 3 нче көнне нəтиҗəлəр таблицасында призерлар арасында эленеп торабыз. Ə бу безнең чын жиңүчелəр икәнне аңлата.  “2 нче урында - Түбəн Мəтəскə урта мəктəбенең «Фиксики» командасы. Алар яхшы нəтиҗə генə күрсəтеп калмадылар, ə кызыклы өстəмə биремнәре белән оештыручыларны сөендерделəр!” -  дигəн язманы  интернеттан укыгач, башта ышанмыйчарак тордык... Бүлəккə, аңлаганыгызча - смартфон! Барыбер ышанып җитмибез бит әле. Ə күңелдәге хис үскəннəн үсə бара, аның белән бергә зур ышаныч та барлыкка килде. Менə көткән көн килеп тә җитте. Телефоннар белән тулы посылка килгәннән соң,  болар бар да безгә микән соң дигән уй килде. 10 диплом, 10 телефон! Без тагын ышанмыйбыз. Укытучыбыз шунда: “Сезнеке бит инде алар, сезнеке!” - диде.


ФОТО (1)


Мəктəп линейкасында алкышлар белән тапшырылган смартфоннарны кулга тоткач кына,  безнеке икəнлегенə инандык. Әлеге бүләкләр безнең команданың тырыш хезмәте белән яуланды бит! “Ура!” кычкырып, күп итеп  фотоларга төштек. Әлеге  бəйгедə катнашудан шуны аңладык: үз үзеңə ышанырга гына кирəк икəн! Күмәк хезмәт, уртак фикерләр дә уңышка барып җитүнең бер юлы.


Зөлфия ХӘСӘНОВА 


Арча, Түбəн Мəтəскə

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев