Логотип Идель
Бу – тема!

ТУЛГАН АЙ ЙОЛДЫЗЛАРЫ – УБЫРЛЫЛАР

Кара озын күлмәк, кара эшләпә, кара плащ, озын тырнак, оча торган себерке – кемгә охшаган? Юк, күрше Мәрхәбә әбигә түгел инде, убырлылар турында мин! Бу сихерчеләр, чыннан да, фильмнарда күрсәтелгәнчә, шундый усал һәм куркынычмы икән?  Хәзер белербез!

Кеше ярдәмчеләре

Беренче тапкыр убырлылар турында Европада, мәҗүсилек вакытында сөйли башлыйлар: алар белем сакчылары булган. Моннан тыш, бу сихерчеләр буыннан-буынга чирләрне дәвалау ысулларын тапшырганнар, корбан чалганнар, гыйбадәт кылу һәм әхлак белән шөгыльләнгәннәр. Элек гаиләдәге хатыннарның иң олысы «йорт убырлысы» дип саналган. Ул төрле йолалар кылган, әфсеннәр укыган. «Йорт убырлыларының» төп максаты – гаилә иминлеген, йортны бәла-казалардан саклау булган. 

Тик христианлык килгәч, убырлыларга карата мөнәсәбәт үзгәрә: халык аңында алар кешеләр дөньясы һәм Аллаһ арасында арадашчылардан – еллар эчендә демоник җан ияләренә әверелә.

Убырлы убырлыга – дус! 

Башка сихерчеләрдән аермалы буларак, убырлылар бер-берсе белән ярышмаган, ә тату яшәгән. Гадәттә, алар бик актив булган, бөтенесе белән аралашкан, ярдәм иткән һәм хәтта үзләренең җыеннарын – шабашлар да оештырган. 

Мәсәлән, легендаларга ышансак, славян территорияләрендә шабашларның иң популяр урыны – Киев астындагы биек тау, ә Европада – Блоксберг тавы.

Убырлы шабашына кунакка килсәк…

Шабашларның төп элементлары һәм принциплары: 

1. кара көчләр кылучыга табыну тантанасы

2. «профессиональ» хәрәкәтләр, хәйләкәрлек серләре белән алмашу

3. бергәләп сихерле төнәтмә, табын әзерләү

4. шул сихерле төнәтмәне бергә эчү һәм бию

Кызыклы факт: шабашка убырлылар төрле хайваннар, себерке, кочерга өстендә, төнге җил көче белән, ә кайвакыт тәнгә махсус сихерле май сылап, мич торбасыннан чыгып, очып килгәннәр.

Мөһим: шабашларга убырлылар аеруча матур киенергә яраткан, нәкъ менә бу чара аларга үзләренең бар сәләтләрен күрсәтергә, потенциалын ачарга мөмкинлек биргән.

Убырлы «вакыты»

Тулы яки яңа туган ай вакытында, кыш урталарында һәм җәйге кояшлы көннәрдә, яшенле төннәрдә һәм зур календарь бәйрәмнәрендә (Юрьевлар көне, Пасха, Благовещение, Троица, Раштуа, шулай ук 1 Май алдыннан – Вальпургиев төне) убырлыларның активлыгы арткан. Мифлар һәм ышанулар буенча, нәкъ менә бу вакытта алар үз шабашларын оештырганнар, җеннәр, башка сихерчеләр белән уеннар үткәргәннәр.

Дошманлык хисе

Вакыт уза һәм убырлыларга карата мөнәсәбәт үзгәрә. Гади халык сихерчеләрне – начар һава торышы һәм уңышсызлыктан алып, эпидемияләр һәм терлекләр үлеменә кадәр – төрле бәла-казаларның төп сәбәпчесе, дип саный башлый. 

Кайбер кешеләр убырлыларның ритуаллар башкарганын үз күзләре белән күзәтә алган, шуңа күрә Европадагы убырлылар турында мәгълүматның күпчелеге сихерчелектә гаепләнүче хатын-кызлардан сорау алу вакытында тупланган. 

Шунысы кызык, XIII гасырга кадәр убырлыларга ышанган кеше мәҗүси һәм кәфер дип танылган, ягъни чиркәү вәхшиләр һәм сихерчелек турындагы тарихны уйдырмага санаган. Әмма XIV гасырдан башлап, изге инквизиция сихерчелек белән көрәштә көч һәм колач җыйгач, «убырлыларга ау» башлана. Ауның беренче корбаннары – өшкерүчеләр, алар турында халыкка өшкерүчеләрнең элеккеге «пациентлары» сөйләгән.

Урта гасыр католик чиркәве, сихерчеләр һәм шабашлар турында тарихны башта халык уйдырмалары дип санаса, соңрак аларны чынлыкта булган могҗиза дип таный һәм легендар җыеннарда катнашучыларны эзәрлекләп, аларга иң кырыс җәзалар билгели башлый.

Убырлы бизнесы 

Гомерендә бер генә тапкыр булса да убырлыга мөрәҗәгать итмәгән кешеләр бик аз булган: сихерчеләрдән крестьяннар да, байлар да ярдәм сораган. Убырлыларның иң актив клиентлары – нинди дә булса герцог яки принц йөрәгендә урын өчен көрәшкән морзабикәләр. Алар сихерчеләргә үзләренең югары дәрәҗәле яклаучыларының мәхәббәтен һәм мәрхәмәтен саклап калырга теләп, мәхәббәт эликсирлары, матурлык төнәтмәләре һәм башка тылсым чаралар сорап мөрәҗәгать иткән.

Шунысы кызыклы: Европа убырлылары төнәтмәләр кайнату белән шөгыльләнсә, славян убырлылары ешрак сүз тылсымы, ягъни әфсенгә мөрәҗәгать иткән.

Безнең көннәргә килгәндә, убырлылык чиста рәвештә сакланмаган, бу безнең замана реалияләрендә мөмкин дә түгел. Тик убырлылыкның заманча формасы дип викканы атарга мөмкин. Ә аның турында без башка саннарда сөйләшербез J.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев