Логотип Идель
Бу – тема!

ТУЛАЙ ТОРАК МАҖАРАЛАРЫ

Студент вакытта уку дип янасың-көясең. Әмма истә уку, университет, укытучылар  түгел, ә тулай торак, андагы дуслар, төрле «тусовкалар» кала. Ә йолдызларның тулай торакта яшәгән вакытлары исендәме икән?



Айнур Каюмов, җырчы




– Мин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укыдым. Академиянең тулай торагы – Универсиада авылы. 6 ел шунда яшәдем һәм бер дә үкенмим. Аннан күченгәнгә 1 айдан вакыт кына үтте әле, ә мин инде сагына башладым. Универсиада авылындагы шартлар фатирдагы кебек. Әле 15 меңгә арендалап торган фатирдан да яхшырак, дияргә була. Студентларга 1-2 курста булса да тулай торакта яшәргә кирәк дип уйлыйм. Студент чакның иң күңелле мизгелләре тулай торак белән бәйле бит. Аннан соң бу тәртип ягыннан да яхшы. Комендант вакыты бар, бүлмәнең чисталыгын тикшереп торалар. Ә фатирда яшәгәндә студент иреккә чыга, шуңа күрә тәртип тә бераз үзгәрергә мөмкин. Тулай торакта кызык вакыйгалар да күп булды. Сессия вакыты. Бүлмәдәш егет кәгазьдән самолет ясап, шуңа үзенең студент билетының номерларын язып, төнге 12дә «халява» кычкырып, шуны тәрәзәдән очыртып җибәрде. Күрәсең самолет башка бүлмәгә очып кергән. Аңа кемнәрдер ут төртеп, кабат очыртып җибәргән. Самолет янып бетмәгән. Студент билетының номерлары аша бүлмәдәшне эзләп таптылар. Аннан соң безгә кунакка «полиция абыйларның» килгәне хәтердә. Хәзер искә алу гына күңелле, ул вакытта бик кызык түгел иде.

 

Айзилә Батырханова, ТНВ телеканалы алып баручысы




– Хәзер тулай торак тормышы моннан 10 ел элек булган кебек маҗараларга бай түгел... Тәртипсезлекләр дә азрак. Минем очракта кәстрүл белән пешергән ризыгымны урлаулар булмады. Хәзер бит тулай тораклар заманча җиһазлаштырылган. Суыткычы, микродулкынлы миче, барысы да бар. Мин 4 ел тулай торакта яшәдем. Шунысы әйбәт: студентларга яхшы укыган һәм актив булган өчен стимул бар - тулай торакта бер кешелек бүлмә бирәләр. Миңа да андый бәхет елмайды. Тулай торакка җыенучыларга киңәшем шул: вакытны күбрәк башкалар янында кухняда үткәрергә кирәк. Шулай иткәндә тизрәк ияләшәсең. Моңсуланып, сагынып утырырга вакыт калмый.

 

Илсаф, Татарстанның халык артисты




– Мин Казан дәүләт аграр университетын тәмамладым. Башта 5 ел укыганда, соңрак гаилә белән дә тулай торакта яшәдек. Беренче ел авыр булды. Авылдан әллә ни чыгып йөрмәгән килеш зур шәһәргә, тулай торакка ияләшү читен иде. Соңыннан инде ияләшелде, «кирәк» дип яшәдек. Сагынып, моңсуланып ятмас өчен буш вакыт азрак булырга тиеш. Уку, төрле секцияләр, эш... Тулай торактагы күңелле вакыйгалар хәзер онытылып бара инде. Шук идек, шаян идек. Иң популяр шуклык – кеше пешергәнне алып китү иде. Кәстрүлдә шулпасы утырып кала, тавыгы юк. Минемчә, фатирда яшәүгә караганда тулай торакта яхшырак. Анда тормышка өйрәнәсең, кеше арасында буласың. Алдагы тормышта тулай торак тәҗрибәсе бик ярдәм итә.

Илгиз Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев