Логотип Идель
Бу – тема!

ТУГАН ТЕЛНЕҢ ТУГАН КӨНЕ!

Һәрбер кешенең дә, дөньяга тугач, иң беренче әйткән сүзләре бар. Татар баласының «әннә, әттә» булса, русларда – «мама, папа». Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыздан килгән татар теле ул – туган телебез. Иң беренче җылы, назлы сүзләрне дә нәкъ шул телдә ишетәбез.

Башкорт, рус, кыргыз, инглиз, алман һ. б. – барлыгы 7097 тел исәпләнә икән бүгенге көндә дөньяда! Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Силец Дини телендә – 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Күренә ки, телләребез яклауга бик мохтаҗ. Мондый сүзләрне Интернет киңлекләрендә еш ишетергә була. Февраль аенда исә бу хакта аеруча күп сөйләнелә. Чөнки бу ай Туган телне кадерли торган зур бәйрәм белән истәлекле.

21нче февраль – Туган телнең туган көне! Матур яңгырый бит! Ләкин бу матур бәйрәмнең тарихы гына кызганыч. 1952 елның 21нче февралендә Пакъстанда бенгали теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. 2000 елда, күптеллелекне яклап, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО 21нче февральне Халыкара туган тел көне дип кабул итә.

Туган телебезнең туган көне мәктәбебездә зурлап үткәрелә. Февраль ае тулаем «Батырлык ае» дип игълан ителсә, туган телебезнең бәйрәмен ункөнлек итеп уздырабыз.

Бу вакытта берсеннән-берсе күңелле чаралар уздырыла, мәктәбебез укучылары кызыклы мәгълүматлар белән таныша. Үз телебезнең барлык нечкәлекләренә төшенеп, татар телендә иҗат ителгән әсәрләр белән танышу өчен дә яхшы мөмкинлек бу.

«Без – Тукайлы халык», «Теле юкның иле юк», «Туган телем, рәхмәт сиңа!» – шундый исемнәр белән үткәрелгән чараларда балалар милләтебезне тел ягыннан гына түгел, гореф-гадәтләр, уеннар аша да өйрәнә. Йөзек салыш,

«Чума каз» уеннары безгә аеруча ошый. Кызлар исә музейда торган сандык белән кызыксына. Сандык серләрен чишү халкыбызның үткәненә, кызыклы тарихына карата хөрмәт хисе уята. Быел Туган тел көнен бәйрәм итүдә татарча әкиятләр уку көне булачак, дип тә куандырды безне укытучыбыз!

Планнар зурдан. Татар телебезне кадерләп, балалар иртәсе үткәрү максаты тора. Фома мәктәбендә «Татар теле – туган телем, киләчәгем, шатлык гөлем!» дигән чарага җыенабыз.

Кунакка сезне дә көтеп калабыз!



Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.



Алия Гафурова,
Нурлат районы Фома мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев