Логотип Идель
Бу – тема!

"ТУГАН ТЕЛ" БЕРЛӘШТЕРӘ /ФОТОРЕПОРТАЖ/

“Туган тел” – Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар бәйгесе. Ул 2012 елдан бирле уздырыла. Бәйгенең икенче этабында 91 педагог катнашкан. Алар арасында 52 татар теле, 4 мари теле, 2 мордва теле, 4 удмурт теле, 11 чуваш теле һәм 18 рус теле укытучысы була. Ә инде йомгаклау турына мөгаллимнәр арасыннан нибары 40гы гына үтә алган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әлеге бәйгедә катнашучы укытучыларның гаять зур эш башкаруларын ассызыклап үтте:

 - Туган телне саклау елдан-ел авырлаша. Каталулы шартларда туган телне саклауда алдынгы сафларда булган кешеләр алар, - диде ул укытучылар турында, - без сезгә бик рәхмәтле, туган телдә укыту булмаса, милләтебезнең бүгенгесе булмас иде.



Чара җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. Концерт номерлары төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдырды.

Күпләр көткән мизгел – “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесенең гран-при иясен игълан итәр чак җитте! Әлеге мактаулы исемгә Казанның 27 гимназиясенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Нурмиева Гөлгенә Вазыйх кызы лаек дип табылды. “Сәхнәдә басып торуыма да да туган телемә рәхмәтлемен!” – ди ул.



- Әлеге бәйге турында белә идем, әмма моңарчы катнашканым булмады. Аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бу бик файдалы, әһәмиятле чара дип уйлыйм, - диде ул “Туган тел” бәйгесе турында, - күмәклектә-көч, дип юкка әйтмиләр, коллективым бик зур ярдәм күрсәтте. Татар телен укыту өлкәсендә үзгәрешләр безнең мәктәпкә артык кагылмады. Дәреселәр саны бераз кимеде, әмма ата-аналар бердәм рәвештә балаларының туган теле итеп татар телен сайлады.

“Ни өчен нәкъ менә сез гран-прига лаек булдыгыз икән, ничек уйлысыз?” соравына мөгаллим:

 - Бу исемгә лаек булучыны сайлаганда эшеңдә яңалык булуы, хезмәтеңә иҗади якын килү, башкаларга охшамаган алымнардан файдалану кебек якларга өстенлек бирелгәндер, дип саныйм. Мине җиңүче итүдә шушы сыйфатлар мөһим роль уйнагандыр, -дип җавап бирде, - дәресләремдә тәнкыйди фикерләү технологиясен, шәхескә якын килү технологияләрен яратып кулланам.

Җиңүчеләр исемлеге:


Татарстан республикасы:


“Туган телләрне укытуда заманча технологияләрне эффектив куллану номинациясе” – Гөлназ Йосыпова (Арча районының 6нчы мәктәбе);


“Туган телгә  кызыксыну уяту” – Фәния Гаязова (Казанның 117нче мәктәбе);


“Укытучы-остаз” – Гөлназ Гайнетдинова (Мөслим урта мәктәбе);


“Укытучы-новатор” – Миләүшә Андреева (Баулының 7нче мәктәбе) һ.б.


 1 урын – Ләйлә Гыймадиева (Биектау районы, Чыпчык урта мәктәбе);


2 урын – Фирүзә Кашапова (Азнакай шәһәренең 7 мәктәбе);


3 урын – Флүзә Фатыйхова (Алабуга районының 7 мәктәбе).


Россиянең башка өлкәләреннән:


“Иҗат һәм инновацияләр” – Резеда Бархаева (Свердлау өлкәсе);


“Укытучы-остаз” – Роза Айзатуллова (Чувашия республикасы);


“Укытучы-эзләнүче” – Гөлчәчәк Сәлимова (Оренбург өлкәсе);


“Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен” – Гөлфия Вәлиева (Әстерхан өлкәсе);


“Туган телгә кызыксыну уяткан өчен” – Рәшидә Батыркаева (Пермь өлкәсе) һ.б.


1 урын – Динара Нуруллина (Төмән өлкәсе);


2 урын – Линара Сәлимова (Башкортстан республикасы);


3 урын – Гелүзә Кәримова (Ульян өлкәсе).


















































































Зилә САБИТОВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев