Логотип Идель
Бу – тема!

ТУҢДЫРМА: ҖИҢЕЛ РЕЦЕПТЛАР!

Җылы, рәхәт көннәр җитте. Мондый көннәрдә гел туңдырма ашыйсы килеп тора! Әйдәгез, аны үзебез ясыйбыз!

Рецепт №1
Дөрес тукланучылар өчен


1 бананны әрчеп төнгә суыткычка (морозильник) куябыз. Иртән алып турыйбыз һәм блендерга салып әйләндерәбез. Аннан ¼ авокадо, 1 кашык салкын сөт өсте (сливки) салып тагын бер әйләндереп алабыз. Бераз гына шикәр, катырылган җиләк-җимеш өстәргә мөмкин.

Рецепт №2
Йомыркасыз туңдырма


1 плитка шоколадны эретәбез. Аннан 300 мл сгущенка һәм майлы сөт өстен (сливки) блендер белән болгатабыз. Шуның өстенә акрынлап кына эретелгән шоколадны агызабыз, вак итеп сындырылган шоколадлы печенье салабыз һәм тагын болгатабыз. Шушы массаны махсус формаларга салабыз (булмаса, теләсә нинди кечерәк савыт та ярый) һәм суыткычка (морозильник) алып куябыз.

Рецепт №3
Җиләк-җимешле туңдырма


Мондый туңдырма өчен катырылган җиләк-җимеш (җиләк, чия һ.б.) кирәк була.  Аларны блендерга салабыз, артык майлы булмаган ярты стакан йогурт өстибез, тәменчә шикәр, бал салабыз. Барсын да блендерда әйләндерәбез. Кечкенә касәгә салып 2 сәгатькә суытырга куябыз.

Рецепт №4
Лимонлы туңдырма


1 лимонның согын сыгабыз. Йомырканың сарысын (7 шт) шикәр пудрасы белән блендерда болгатабыз. 500 мл сөт өстен (сливки) блендерда аерым  болгатабыз. Аңа акрынлап кына лимон согы агызабыз, болгатабыз.  Сөт өстен йомырка сарысына салып агач кашы белән акрынлап кына бутыйбыз. Массаны формага салыбыз һәм 12 сәгатькә суткычка (морозильник) куябыз.

Тәмле булсын!





Зилә Сабитова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев