Логотип Идель
Бу – тема!

ЦУНАМИ: кызыклы һәм кызганыч фактлар

Табигать күренешләре белән танышуны дәвам итик әле, дуслар. Бүгенге тукталыш – ЦУНАМИ. Нәрсә ул? Ничек барлыкка килә? Нинди бәла-казалар китереп чыгара ала?

Нәрсә ул?


Цунами – диңгез яисә океанда барлыкка килә торган зур һәм киң дулкыннар.

Ничек барлыкка килә?


Аның сәбәпләре күптөрле. Су асты җир тетрәүләре барлык цунамиларның 85%ын барлыкка китерә. Шулай ук океан төбендә җир шуышу, вулкан атылу, суга метеорит яки астероид төшү дә цунами китереп чыгарырга мөмкин.

Цунами дулкынының биеклеге ачык оканда 1 метрдан артмый, шуңа кораблар аны сизми дә. Ә яр буена якынлашкан саен, дулкын үз тизлеген киметә, һәм цунами биегәйгәннән биегәя. Коры җиргә килеп җиткәндә цунаминың биеклеге 30-40 (!) метрга җитә!

Зыяны


Цунами якын-тирәдәге йортларны, кораб, кешеләрне үзе белән океанга юдырып алып китә ала. Шул рәвешле авыллар, шәһәрләр юкка чыга, кешеләр һәлак була.

Цунами булу куркынычын ничек белеп була?



  • Яр буендагы су кинәт кенә артка чигенә һәм океан төбе кибә башлый. Шул ук вакытта дулкын шавы да тынып кала. Су күбрәк чигенгән саен, дулкын да биегрәк була, ди галимнәр.

  • Океан төбендәге җир тетрәү кешеләргә бик сизелми. Чөнки аның үзәге су эчендә урнашкан. Шуңа, цунами куркынычы булган төбәкләрдә җир тетрәвен сизсәң, яр буеннан читкә китәргә, таулы урынга менәргә кирәк.


Иң куркыныч цунами кайда булган?


1985 елның май аенда Бангладеш ярларына цунами килеп бәрелә. Анда 10 мең кеше һәлак була.

Иң зур тизлекле цунами


Цунами ярга бик зур көч белән китереп бәрә. Аның тизлеге 970 км/сәг кә җитәргә мөмкин.

Иң күп цунами булган урын кайда?


Тын океан – дөньядагы иң зур океан. Барлык цунамиларның 80%ы шунда була.

Зилә САБИТОВА әзерләде


“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.



ТАГЫН УКЫРГА:


САЛАВАТ КҮПЕРЕ: НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ?


ЯЗГЫ ТАШУ


РӘШӘ ҺӘМ ЧЕЛЛӘ


ДАВЫЛ. НӘРСӘ УЛ?


“ЖИЛ ГЕНӘ” ДИМӘ!


Нәрсә ул КЫРАУ?


КОТЫП БАЛКЫШЫ – УЛ…



ҖИР ТЕТРӘҮ ничек барлыкка килә?


ЧЫК ничек барлыкка килә?


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев