Логотип Идель
Бу – тема!

ТӘРТИПСЕЗ «ХУҖАБИКӘ» ЯКИ ӨЙДӘ ЕНОТ АСРАУ СЕРЛӘРЕ

«Енот» дигәч, сезнең дә күз алдыгызга совет чоры мультфильмындагы сабынлы тазда тельняшка юучы аклы-каралы хайван килеп басамы? Янут чынлыкта да шундый яхшы «хуҗабикә» микән соң? Моны беләсе килү теләге белән танышым, Актаныш кызы Мәрьям Әгъзамова янына киттем, чөнки аның туганнары әлеге җәнлекне өйләрендә асрый!

– Мәрьям, туганнарың бу янутны кемнән алды? Гомумән, Татарстанда әлеге җанварны каян сатып алырга мөмкин?

– Сабантуй бәйрәмнәрендә экзотик хайваннар белән фотога төшереп йөрүчеләрдән сатып алдылар. Теләге булган кеше хәзер бездән сатып алырга мөмкин (көлә). Өйгә кайтканда, ул бик кечкенә иде, имезлек белән ашата идек.

– Янутлар нәрсә ашый? Аларны ничек карарга кирәк?

– Безнең янут барлык әйберләрне дә ашый: камыр ризыкларыннан башлап яшелчәләргә кадәр. Барлык йорт хайваннары кебек үк, аның да артыннан җыештырып йөрергә кирәк. Кунакка барасы булса, песигә, эткә ризык әзерләп калдырган кебек, янутка да ашарга хәстәрләп калдыру мөһим.

– Соңгы арада Интернетка әлеге җәнлекнең төрле шуклыклар эшләгән видеоларын еш куялар. Араларында хәтта кешегә зыян салганнары да бар. Сезнеке дә шундыймы?

– Агрессияне алай ук күрсәтми, чөнки ул читлектә утыра. Аны атнага ике тапкыр гына чыгаралар, ул өйдә йөгереп йөри, әмма базга төшеп китүе ихтимал. Шуның өчен аңа һәрчак күз-колак булырга кирәк. Атнага берничә тапкыр йөгән белән генә йорт ишегалдына алып чыгабыз.

– Бу җәнлек башка табигать ияләреннән ни белән аерылып тора?

– Суны ярата, ризыкларын гел юып ашый. Әлеге пөхтәлек аларның нәселләренә хас сыйфат. Ялтырый торган әйберләр күрсә, алар белән уйный башлый, шуңа күрә хуҗалары андый әйберләр такмаска тырыша. Шулай ук чәчләргә ябыша, колакны тешләргә дә мөмкин.

– Шәхсән үзеңнең тәҗрибәңнән чыгып, яшьтәшләреңә янут алырга тәкъдим итәр идеңме?

– Тәкъдим итәр идем, чөнки ул башкалардан аерылып тора һәм аның белән уйнавы рәхәт. Әмма, әйтеп киткәнемчә, янут асрауның тискәре яклары да бар.

  • Янутлар – янутлылар семьялыгына керүче ерткыч җәнлек.
  • Алар агач куышлыкларында яши.
  • Күрү һәм ис сизү сәләтләре бик яхшы.
  • 3-5 бала китерәләр.
  • Гадәти авырлыклары – 5-6 кг. Кыш көне, йокыга әзерләнгәндә, 25 кг да булырга мөмкиннәр.
  • Буйлары – 60 см, койрыкларының озынлыгы 25 см га кадәр җитә.

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев