Логотип Идель
Бу – тема!

ТР ЭПИДЕМИОЛОГЫ ВИРУС ТУРЫНДАГЫ МӨҺИМ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРДЕ

Татарстанның сәламәтлекне саклау министрлыгының төп эпидемиологы, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Лопушов коронавирус турында туры эфир уздырды. Коронавирус грипптан куркынычракмы? Вирус кояштан куркамы? Кайчан тыныч кына яши һәм эшли башлаячакбыз? Анда ул республика халкының әлеге һәм башка  сорауларына җавап бирде. Җаваплар әлеге язмада.

– Ни өчен аэропортларда температураны гына тикшерәләр? Анализ да алмыйлар?

– Әлеге юл авыруның төп симптомын билгеләүгә юнәлгән. Ә анализлар алу рейсларны тоткарлауга китерәчәк.

– Ни өчен хастаханәләрдә коронавируска анализ алмыйлар?

– Моның өчен кешедә вирусның билгеләре булырга тиеш. Шулай ук анализ кеше чит илдән кайткан булса яки короновирус белән авырган кеше белән контактка кергән очракта ясала.

– Гриппка каршы прививка коронавирустан да саклыймы?

– Юк, бу прививка бары тик грипптан гына саклый.

– Коронавирус белән авырган кешедә аңа каршы иммунитет барлыкка киләме?

– Әйе, антитәнчекләр барлыкка килә, тик мондый иммунитетның ни дәрҗәдә нык булуы әлеге билгеле түгел.

– Ни өчен читтән кайткан бөтен кешене дә карантинга җибәрмиләр?

– Чит илләрдән кайткан бөтен кешене дә (нәрсә белән кайтуына карамастан) 14 көнгә карантинга җибәрәләр.

– Тыюларга карамастан, 50 кешелек туй итсәң, нәрсә булачак?

– Нинди генә мөһим чара булса да, билгеле сәбәпләр аркасында аны бүтән вакытка күчерергә тәкъдим итәм.

– Минем РФ гражданлыгым юк. Миңа ярдәм крсәтеләчәкме?

– Кайсы ил гражданы булуына карамастан, ярдәм бөтен кешегә дә күрсәтеләчәк.

– Коронавирус грипптан куркынычракмы?

– Грипп куркынычрак, аннан соң еш кына өзлегү барлыкка килә. Әмма короновирус – яңа тип инфекция. Әлегә ул безнең өчен куркынычрак, чөнки без аны әле бетеп бетермибез. Шуңа күрә аны таратмау өчен бөтен көчебезне куярга тырышырга кирәк.

– Ни өчен сәламәт кешегә маска кияргә киңәш итми башладылар?

– Маска, иң беренче чиратта, инфекцияне таратмас өчен авыру кешеләргә кирәк. Сәламәт кешегә дә урамга чыкканга, башкалар белән аралашканда аны кию зарур.

– Ни өчен даруханәләрдә маскалар юк?

– Маскаларга кытлык бар. Әлегә масканы марлядан яки башка материаллардан кулдан ясарга була.

– Вирус кояштан куркамы?

– Фаразлар буенча температураның югары булуы вирус белән көрәшергә ярдәм итәргә мөмкин.

– Коронавирус таралуның иң югары ноктасы кайчан көтелә?

– Россиядә бер атна ял игълан ителде. Барысы да кешеләрнең бу вакыйгага ни дәрәҗәдә җаваплы карауларына бәйле. Бу инфекция таралуны киметергә булышачак.

– Кайчан тыныч кына яши һәм эшли башлаячакбыз?

Барысы да безнең үзебездән тора. Изоляция, карантинда үзебезне сакласак, кагыйдә, киңәшләрне истә тотсак, барысы да җиңел һәм тиз узып китәр.

– 2-3 яшьлек балалар бу авыруны ничек кичерә?

Күп очракта балалар авыруны җиңел кичерә. Бу яхшы. Әмма алар авыруны үзләрендә йөртеп, алардан олыларга күчү куркынычы бар.

– Тәмәке тартучыларның вирус эләктерү куркынычы зурракмы?

– Әйе. Тәмәке тартучыларның короновирус белән авыру ихтималы күпкә зуррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев