Логотип Идель
Бу – тема!

«ТӨЗӘТҮДӘ АКСАСАҢ, САТУ ВАКЫТЫНДА КИҢӘШ БИРГӘНДӘ ДӘ АЛГА КИТӘ АЛМАССЫҢ»: АЙФОННАР РЕМОНТЛАУЧЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Медиа өлкәсендә без җырчыларны, артистларны, төрле блогерларны, заманча әйткәнчә, «инфлюенсерларны» күрергә күнеккән. Бүген исә «сәхнә арты» белән танышыйк һәм техника ремонтлау, сату һәм консультацияләү турында сөйләшеп алыйк.

Таныш булыгыз, әлеге интервью герое – Риназ Кыямов. Ул «Аpple» компаниясенең техникасын төзәтә, сата һәм кирәк чакта консультацияли.

Исеме: Риназ Кыямов

Туган көне: 23.01.2002

Кызыксынулары: спорт, техника, фильмнар

МАСТЕР-САТУЧЫ ҺӨНӘРЕ ТУРЫНДА

Мастер-сатучы һөнәре – ул, беренче чиратта, сораулары, проблемалары белән килгән кешеләргә ярдәм итү. Безнең өчен иң мөһиме – кешегә булышу. Клиентлар иң авыр чакта нәкъ безгә мөрәҗәгать итәләр, төп бурычыбыз аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтү.

Икенче чиратта, товар я хезмәт сату. Тик клиентка кирәкмәгәнне кыстырыр өчен түгел. Максатыбыз – кешегә чынлап та файдалы булган әйберне тәкъдим итү. Минемчә, безнең һөнәребездә гадел кешеләр зур хөрмәткә лаек.

ЭШЕМДӘ ИҢ МӨҺИМЕ

Эшемдә иң мөһиме – игътибарлылык, «Аpple» техникасын нечкәлекләрен яхшы белү, кешеләрнең кайбер чакта аңлашылмаган сорауларына дөрес, аңлаешлы җавап табу, күнекмәләреңне камилләштерү, һәм, әлбәттә, берничә эшне берьюлы алып бара алу.

ДИПЛОМ КИРӘКМЕ?

Чын дөресен әйткәндә, диплом кирәк түгел. Минемчә, бу һөнәргә берни белмичә килеп, эшли-эшли барысына да өйрәнеп була. Шәхсән минем өчен, «Аpple» техникасын ремонтлау курсын узганга, техника сата башлау җиңел бирелде. Кайда нәрсәнең ничек эшләвен белү кешеләргә туры килгән гаджет сайлаганда нык ярдәм итә.

КАРЬЕРА БАШЫ

Бу һөнәр белән кызыксына башлагач, мин техника ремонтлау курсларында укый башладым, һөнәрнең асылына төшендем.

Курсны тәмамлагач башта дусларга, танышларга гаджетларын төзәтә идем, аннан соң «Аpple» товарларын сату һәм төзәтү кибетенә эшкә урнаштым. Ул вакытта үзем өчен яңа булган һөнәрне ачу авыр булмады, чөнки моңа кадәр эш тәҗрибәм бай иде. Көллияттә укыган чакта төрле эштә үземне сынап карадым, шуңа күрә тәҗрибәм миңа таяныч булды.

ҺӨНӘРЕҢНЕ 3 СҮЗ БЕЛӘН ТАСВИРЛА

Берьюлы берничә эш алып бару, аралашу, ярдәм.

ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ

Шәхсән минем өчен – клиентларның шатланганын күрү. Бу һичшиксез мине тагын да яхшырак эшләргә илһамландыра. Клиентның барлык теләкләрен үтәргә тырышу эшебезнең асылы.

ЛАЙФХАКЛАР

Лайфхаклар күп алар, кайберләре тәҗрибә белән бергә килә, кайсыларын үзем интернеттан табам. Иң файдалы лайфхак – барлык сорауларга да җавапны интернеттан табып була, тик эзләгәндә сорауны дөрес яза белергә генә кирәк.

ҮРНӘК

Мисал өчен ерак йөрисе юк. Минем өчен һәрвакытта да үрнәк – инде күптәннән эшли торган, клиентлардан уңай бәя алган «Аpple» техникасын сатучы кибетләр.

МӨҺИМ МОМЕНТЛАР

Дөресен әйткәндә, минем эшемдә кечкенә, әмма бик мөһим булган моментлар бик күп. Вакыт узу белән аларны автомат рәвештә башкарырга өйрәнәсең. Минем өчен барысы да идеаль булу зарур, шуңа ярдәм сорап килгән клиентның теләкләрен булдыра алганча яхшы үтәргә тырышам. Әлеге алым ярдәмендә клиентның безнең кибеткә кире кайту шансы зурая.

Төзәтү эшендә нәрсәнең кайда урнашканын, ничек алынганын һәм кире куелырга тиешлеген белү кирәк, чөнки кечкенә бер болтны ялгыш кына дөрес борып куймасаң, гаджетның платасы бозылырга мөмкин.

ТӨП КИҢӘШ

Төзәтүдә аксасаң, сату вакытында киңәш биргәндә дә алга китә алмассың. Киңәш бирү ысуллары һәрбер сатучыда үзенеке, ә максат бер – кыска гына аралашу вакытында сатып алучыда үзеңә карата ышаныч уяту һәм барлык хыял-теләкләрен белешеп, аны һичшиксез сөендерәчәк «алма» сайлап бирү.

Мина ВАЛЕЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев