«ТӨЗ УТЫР, ЯХШЫ УТЫР» яки ГӘҮДӘНЕ НИЧЕК ТӨЗ ТОТАРГА ӨЙРӘНЕРГӘ?
Янәшәңнән буй-сыны төз, аркасын туры тоткан кеше узып китсә, аңа сокланмыйча калмыйсың, билгеле. «Эх, минем дә аркам шундый туры булсын иде», – дип уйлап куясың. Тик... уйлау гына җитми шул, ә ихтыяр көченә ия булу һәм, һичшиксез, тырышлык кирәк.
Аңлагансыңдыр инде, бүген укучылар өчен мөһим булган (ләкин еш кына аның турында оныткан) умыртка баганасы турында сөйләшәбез. Сорауларга җавапларны Республика медицина профилактикасы үзәге табиблары белән бергә әзерләдек.
Татарстан яшүсмерләре арасында умырткалык патологиясе 31 %тан 69 %ка кадәр җитә. Умыртка баганасы төзелеше бозылуыннан һәм сколиоздан балаларның 50 %ы интегә.
Кечкенәдән үк буй-сыныбызның нәфислеге турында гына кайгырту түгел, ә гәүдәнең буын-мускулларны тоя белүен тәрбияләү кирәк. Чөнки умыртка баганасы организм өчен терәк, саклау, динамика, амортизация функцияләрен үти.
Функциональ сколиоз – умырткалыкның кәкрәю сәбәпләре күп. Алар арасында гәүдәнең мускул корсеты хәлсезлеге, кулбаш һәм оча поясының тигез булмавы, артык йомшак урында йоклау, утырып эшләгәндә, өстәл биеклегенең буйга туры килмәве, аз хәрәкәтләнү, яссы табанлылык бар.
Нәрсәгә китерә ала?
Сын-гәүдә төзелеше бозылу тән белән бәйле һәм неврологик авыруларга китерә. Мәсәлән, күкрәк кифозы (умыртка баганасы алгы якка авышу), арка мускулларының артык үсеп сузылуы һәм хәлсезләнүе, күкрәк сөяге проекциясе һәм сулыш алу механикасы бозылу, үпкә авырулары. Арка гел яссы булса, умырткалар арасындагы дискларга йөкләмә арта. Бу остеохондрозны иртә барлыкка китерә. Чын сколиоз булганда, йөрәк-кам тамырлары, сулыш системасы да зыян күрә. Умыртка баганасы бозылу баш авыртуына да сәбәпче була.
Туклану
Үсеп килүче организмга аксымга бай булган ризыклар – ит һәм эремчек ашарга кирәк. Алар умыртка баганасының мускул корсетын формалаштырырга ярдәм итә.
Витаминнар
Сөяк, буын, кимерчәкләрне ныгыту өчен составында кальций һәм минералларга бай продуктлар кулланырга, D витамины, ультрашәмәхә ванналар кирәк.
Нәрсә ярамый?
Бию белән шөгыльләнергә. Чөнки бию хәрәкәтләре умыртка баганасының сыгылмалылыгын арттыра һәм шул сәбәпле аның тагын да ныграк кәкрәюенә китерә. Искәрмә: бал биюләре.
Сколиоз көчәеп китмәсен дисәң, сикерү, мәтәлчек ату, бөгелү-иелү, умыртка баганасының сыгылмалылыгын арттыру ярамый. Спорт төрләреннән бары тик йөзү (куллар өчен – «брасс», аяклар өчен – «кроль»), чаңгы (гәүдәне төз тотып, акрын гына йөрергә) рөхсәт ителә.
Умыртка баганасын ныгыту өчен күнегүләр
– умыртка баганасын тарттыру
– арканы турайту
– пресс, гәүдәнең ян-як мускулларын ныгыту
– сулыш алу, координация, тигезлек функциясен яхшырту
– балтыр белән табанны берләштерә торган буын (голеностопный сустав) аппаратын ныгыту
– табан асларының рессор функцияләрен яхшырта торган күнегүләр эшләү
Дәресләрдә ял итеп алу мөһим: башлангыч сыйныф укучысы – һәр 25 минут саен, урта һәм өлкән сыйныф укучысы һәр 30 минут саен басарга, бераз йөреп, кулбашын, арканы турайтырга, сулышны активлаштырырга, диварга арка белән басып, гәүдәне турайту өчен күнегүләр ясарга тиеш.
Умыртка баганасы кәкре дип моңаеп утырырга ярамый. Аны турайту – мөмкин эш. Мускул тонусы гына бозылган булса, бигрәк тә. Моның өчен махсус күнегүләрне гадәткә кертү дә җитә:
1. баш, арт сан һәм үкчәләрне диварга терәп үк бас;
2. ике кулбашын да бертигез куй (моны башка кеше контрольдә тотсын);
3. калак сөякләрен артка җибәреп, учларны алга каратып, кулларны бор; әгәр дә умырткалыкның алга таба бөгелүе көчле икән, бу очракта корсакны эчкә тарт;
4. шушы позада 1,5-2 минут тор.
Әлеге күнегүне көнгә 5 тапкыр кабатла.
Шул ук вакытта арка, кулбашы һәм очаның бөгүче мускулларын ныгыта торган дәвалау гимнастикасын ясарга кирәк. Кулбаш һәм оча поясларын симметрик халәткә китереп, тышкы балансны кайтару да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев