Логотип Идель
Бу – тема!

ТОРМЫШЫҢНЫ ЯХШЫРТА ТОРГАН 20 ИДЕЯ

Тормыш рәвешебезне, гадәтләребезне анализлау, нәтиҗәләр ясау вакыты килеп җитте. Сиңа бөтенләй бүтән кеше булып уяну өчен без идеяләр тупладык. Аларны чыгартып, диварыңа элеп куйсаң, тагын да яхшырак булыр.

БЕЛЕМ АЛУ

1. Берәр белем бирә торган онлайн-курс үтәбез.

2. Популяр психология буенча китап укыйбыз.

3. Әгәр берәр яратмаган фәнең булса, аңа карата карашны үзгәртәбез. Яхшы билге алу өчен генә тырышуны туктатып, шул фәннең кайсы ягы сиңа кызыклы булуын ачыклыйбыз.

4. Өй эше эшләү тактикасын бераз үзгәртәбез: көннәр буе дәрес хәзерләп утырмыйбыз. Бу бик арыта һәм моның нәтиҗәсе дә аз була. Иң яхшысы – 20-25 минут саен 10-12 минут ял итәбез/

МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК

1. Максатка ирешү өчен көн дә аңа таба кечкенә генә булса да адым ясыйбыз.

2. Шәхес буларак көн дә үсешкә омтылабыз. Бер урында таптанып тору деградациягә китерергә мөмкин.

3. Үзеңә чынлап та кызыклы булган берәр шөгыль табабыз.Яратып эшләгән эштә генә уңышка ирешеп була.

ИҖАТ

1. Күптән түгел синең белән булган берәр вакыйга турында кечкенә генә хикәя язып карыйбыз.

2. Әбидән яки әнидән (яки башка берәр кешедән) сине чигәргә яки бәйләргә өйрәтүләрен сорыйбыз.

3. Ашарга пешерү дә иҗатның бер төре. Рәхәтләнеп иҗат итәбез! Әле моңарчы пешереп карамаган берәр нәрсә әзерлибез.

4.Үзең өчен генә булса да блог алып бара башлыйбыз.

МӘДӘНИЯТ

1. Топ-100 иң шәп фильмнар исемлеген табабыз һәм атнага бер фильм карый башлыйбыз.

2. Сине илһамландыра торган 3 тарихи шәхесне сайлап алабыз һәм аларның биографияләре белән танышабыз.

3. Әдәбият, театр, музыкага бәйле Интернет ресурсларны һәрчак күзәтеп барабыз.

4. Өеңдәге китаплар киштәсен барлыйбыз. Берәр кызыклы әйбер табабыз. Калганын үзең дә беләсең.

5. Этикет кагыйдәләренә өйрәнәбез.

6. Әлегә театрлар эшләми. Аның каравы, аларның сайтларына кереп, спектакльләрнең видеоязмаларын карарга була.

СӘЯХӘТ ИТҮ

1. Үзең киләчәктә булырга теләгән шәһәр, илләр исемлеген барлыйбыз.

2. YouTubeтан сәяхәт итү турында видеолар карыйбыз.

3. Коллаж ясыйбыз. Хыялны визуальләштерсәң, ул тизрәк тормышка аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев