Логотип Идель
Бу – тема!

ТОРМЫШЫҢДА ТӘРТИП УРНАШТЫРУ СЕРЛӘРЕ

Тормышта синең белән булган хәлләрдән кайчак утырып еларга гына кала. Бу – синең дөрес юлда булмавыңны һәм нәрсәнедер дөрес эшләмәвеңне аңлата. Моны хәл итәргә вакыт!

Нәрсәне дә булса үзгәртү бик авыр. Әмма безнең гади генә киңәшләр сиңа тормышыңда тәртип ясарга ярдәм итәр! Нишләргә?

1. Гел “иртәгә”гә калдырган эшләреңне бүген үк хәл итеп куй. Калган эшкә кар яуганын үзең дә яхшы беләсең бит. Беләсеңме, аларны эшләп куйганнан соң шундый җиңел булып китәчәк! Барыбер кайчан да булса эшлисе булачак бит. Сузудан ни мәгънә?

2. Чүпләрне чыгарып түк. Өйдәге чүпне тиз-тиз чыгарып ыргыт. Тик “чүп” дигәндә шундый чүп кенә күз алдында тотыламы соң? Чүпкә син кулланмый торган бар нәрсә дә керә. Үзеңне әйләнедереп алган чүпнең бар төрләреннән дә котылырга ашык. Аларны чыгарып ыргыту мәҗбүри түгел. Кешегә бирергә, сатарга мөмкин.

3. Компьютерны чистарт. Ышанасыңмы-юкмы, тик компьютерда тулып яткан мәгълүмат безнең тормышыбызга да турыдан-туры йогынты ясый. Тиз генә андагы артык-портык нәрсәләрдән котыл әле. Башыңның ничек чистарып киткәнен сизми дә калырсың!

4. Бар нәрсәне дә системалаштыр. Бу эшләр тиз һәм эффектив барсын өчен кирәк. Әгәр тормышыңда да, өстәлеңдә дә хаос булса, сулыш алу да авыр бирелә бит. Һәр нәрсәнең үз урыны бар – онытма.

5. Мәгълүматны фильтрла. Күңелеңә хуш килгән мәгълүматны гына укы. Иң кирәген, иң мөһимен, иң яхшысын. Шулай эшләсәң, кәефеңнең күтәрелүен, тормышныңның яхшыруын сизми дә калырсың.

Димәк, тормышны тәртипкә китерү гадәти чүп савытын бушатудан башлана. Аннан инде кайда, нәрсәне чистартырга икәнен син хәзер болай да беләсең ;)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев