Логотип Идель
Бу – тема!

ТОРМЫШНЫ ЯХШЫРТАБЫЗ: 20 КӨННӘН ТОРГАН ПРОГРАММА

Язмада тормышны яхшы якка үзгәртергә, шәхес буларак үзеңне үстерергә булышучы 20 көннән торган программа тәкъдим итәбез. Аның һәр көне тормышыңа башкача карарга ярдәм итә, камиллеккә якынайта.

1 нче көн – үзең белән якыннан таныш. Сине төрле яктан ача алырдай шөгыльләр сайла, һәр гамәлеңне анализла, үзеңнең теләкләреңне ишетергә өйрән.

2 нче көн – башкаларны күзәт. Тормышны, үзеңне, башкаларны аңлар өчен иң яхшы вариант – күзәтү. Кешеләрнең нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди темаларга әңгәмәләр коруы, башкалар турында нәрсәләр уйлавы һ.б. алга таба камилләшергә ярдәм итәчәк. 

3 нче көн – кыю һәм дөньяны өйрәнергә әзер бул. Тормыш һәркем өчен дә күп-күп кызыклы маҗаралар әзерли. Уңайлылык зонасыннан чыгып, дөньяда нәрсәләр бар икәнлегенә игътибар юнәлтергә кирәк.

4 нче көн – үзеңне ярат һәм макта. Комплиментлар әйтү, юкка гына үзеңне мактап кую да алга таба максатларга ирешергә ярдәм итә. Һәрчак истә тот: син матур сүзләргә лаек!

5 нче көн – үзеңнең ялгышларыңны күрә бел. Кешеләр ялгышмый тормый, шуңа күрә үз хаталарыңа бераз җиңелрәк карарга өйрән. Хәтта үзеңнең бер генә ялгышлыгыңны да күреп тану камиллеккә бер адым булып санала. 

6 нчы көн – аңлы тормыш алып бар. Кирәкмәгән әйберләргә вакыт уздырма, файдалы әйберләр белән генә шөгыльлән. Аңлы тормыш алып бара башлагач кына, синең тормышыңа күп-күп матур һәм позитив вакыйгалар киләчәк.

7 нче көн – оптимистлар белән дус бул. Пессимистлардан ерак тор, алар синең тормышыңны, фикерләвеңне агулый. 

8 нче көн – үз горизонтыңны киңәйт. Башкалар алдында кызыклы булып күренәсең килсә, шундый шәхескә әверел. Белемле бул, төрле китаплар укы, өстәмә мәгълүмат ал. 

9 нчы көн – үзең булып кал. Башкаларга охшарга тырышма, үзеңне калганнар белән чагыштырма. Яхшы сыйфатларыңны үстер, ә начарларын әкренләп бетерү өстендә эшлә.

10 нчы көн – тормышыңа нинди дә булса яңалык керт. Яңа китап, яңа шөгыль, яңа талант – болар сиңа үзеңдә моңа кадәр булмаган сыйфатларны ачарга ярдәм итәчәк. 

11 нче көн – позитив бул. Һәрвакыт елмаючы, позитив фикерләүче кеше белән башкаларның да аралашасы килә. Синең тормышны яратуың, яхшы кәефең калганнарга да таралсын.

12 нче көн – үзеңә ышан. Шикләнүләр хыялның чынга ашуына комачаулый. Шуңа күрә үз көчеңә ышану мәҗбүри. 

13 нче көн – үрнәк булырдай кеше белән аралаш. Бигрәк тә ниндидер авыр, үзеңә ышанмаган вакытларда сиңа үрнәк булырдай кешеләр белән сөйләшү булыша. Алар үз киңәшләре, җаваплары белән сиңа мотивация бирәчәк.

14 нче көн – ышаныч тарат. Шәхес булу – матур итеп киенеп, тышкы кыяфәтең белән балкып тору гына түгел. Ә менә күзләреңдә янып торган ышаныч, көч һәм дәрт сине шәхес буларак ача. Һәрвакыт үзеңнең сөйләшүеңә, мимика, ишарәләреңә игътибар ит.

15 нче көн – көннәреңне төрлеләндер. Бертөрлелек тиз туйдыра, шуңа күрә төрле шөгыль, очрашу, кешеләр белән тормышыңны яңартып тору кирәк.

16 нчы көн – тавышыңны күтәрмә. Кычкырып сөйләшүчеләр туйдыра һәм кызыксынуны тиз бетерә. Ә менә йомшак, дөрес итеп сөйләшү кешегә хөрмәт уята. 

17 нче көн – бәхәсләшү кирәкме, юкмы икәнен белергә өйрән. Бәхәсләшкәндә һәр кеше үзенең генә фикерен дөрес дип уйлый. Каршы якның сүзләрен дә игътибарга алу кирәк. Үз фикереңне тагарга тырышмаган очракта гына сине хөрмәт итәчәкләр.

18 нче көн – башкаларга ярдәм ит. Ярдәмчел булу – иң яхшы кешенең сыйфаты. Кирәк чакта якыннарыңа, дусларыңа ярдәм кулы сузу синең тормышыңа яхшы вакыйгаларны җәлеп итәчәк.

19 нчы көн – елмаеп сөйләш. Кешеләр белән елмаеп, күзләренә карап сөйләшергә өйрән. Шулай итеп, син ниятләреңнең яхшы булуын күрсәтәсең.

20 нче көн – үзеңне мотивациялә. Бу сиңа максатларыңа ирешергә ярдәм итәчәк, шулай ук башкалар алдында да абруйлы итеп күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев