Логотип Идель
Бу – тема!

ТОРМЫШ СЫЙФАТЫН IT-БЕЛГЕЧЛӘР ЯХШЫРТАЧАК

Бу ялларда, ягъни 15-16 июнь көннәрендә Казанда «Цифрлы үсеш» конкурсы кысаларында хакатон буенча ярышлар узачак. Татарстан башкаласы әлеге бәйге уздырылачак биш шәһәрнең берсе.

Хакатон сүзенең нәрсә аңлатканын беләсезме? Бу – ИТ-белгечләр арасында уздырыла торган махсус ярыш атамасы. Биредә алар команда составында (командада 3-5 кеше) билгеле бер вакыт эчендә цифрлы продкутларның прототипларын булдырырга тиеш. Ярымфиналда моның өчен 36 сәгать бирелсә, финалда бу вакыт 48 сәгатькә җитәчәк.

Илгә IT-белгечләр кирәк


IT-белгечләргә нинди бурыч йөкләнәчәкме? Алар илдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар булдыру өстендә эшләячәк. Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, транспорт һәм логистика, ТКХ һәм шәһәр мохите кебек өлкәләргә аеруча зур игътибар бирергә уйлыйлар.

Мәсәлән, 2018 елда Татарстанда барлыгы 4,8 миллион штраф салынган. Бу штрафларны адресатка илтеп җиткерү өчен дәүләт бюджетыннан барлыгы 200 миллион сум акча сарыф ителгән. Күрәсез, бу - шактый зур саннар. Шуңа күрә “Цифрлы үсеш” конкурсында катнашачак IT-белгечләргә әлеге карарларны электрон формада алырга мөмкинлек бирә торган махсус сервис булдыру бурычы куелачак.

Конкурсның максаты да шул – дәүләт белән идарә итү, икътисад, энергетика, сәнәгать,транспорт, коммуналь һәм социаль өлкәләрдә эшчәнлекне көйләү, аның сыйфатын яхшырту. Ә моның өчен нәкъ менә үз эшенең осталары булган IT-белгечләр кирәк.

Әлеге бәйгегә теләге булган һәркем эләгә алмый, билгеле. Катнашучыларга башта үз осталыкларын исбатлап күрсәтергә туры килгән. Алар махсус тест узганнар. Анда катнашучылар саны 37 566 га җиткән. Сайлап алу турыннан соң бәйгенең төбәк этабына барлыгы 19203 кеше кертелгән.

Казанда иң шәп «айтишник» – Фәрит Галиев


Казан буенча иң югары күрсәткеч – 33 яшьлек Фәрит Галиевта. Хәзерге вакытта ул Казанда сәүдә компанияләренә эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Әлеге максатка исә, әлбәттә, идарә итүнең автоматлаштырылган системаларын кулланылышка кертү нәтиҗәсендә ирешә.Ул шулай ук кәрәзле телефоннар өчен кушымталар эшләү белән дә шөгыльләнә.

– Әлеге һөнәрне сайлавым кызык кына булды - дустым белән бәхәсләштек. Тик әлеге һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Биредә эш нәтиҗәсе минуты-секунды белән күренә, шуңа күрә IT-өлкәне яратам да инде, - ди Фәрит Галиев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге бәйге җиңүчеләрен шактый кыйммәтле бүләкләр көтә. Катнашучыларга бизнес ачып җибәрү, илнең әйдәп баручы компанияләрендә эш урыны алу, команда өчен 500 мең сумлык акчлата бүләк җиңү яисә “Инноваөияләрне үстерүгә ярдәм итү” фондыннан үз проектларын тормышка ашыру өчен грант оту мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев