Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨРЕК ЕГЕТЕ МӨХӘММӘТ: «МАКСАТЫМ – 100% ТАТАР БУЛУ»

Төркиядә туып-үскән Мөхәммәт Абайхан хәзерге көндә Казан федераль университетында белем ала. Шул ук вакытта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар студентларына – төрек теле, төрек телле студентларга рус теле укыта.

Төркиядә Анадолу университетында рус теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча белем алганнан соң, телне камилләштерү максаты белән, Казанга килә. Ләкин монда килгәч, аны татар теле күбрәк кызыксындыра башлый. Беренче елларда телне бөтенләй аңламаса да, ул аның матур яңгырашына игътибар итә. Татарстанга килү белән, Мөхәммәт Казанга, татар милләтенә, мәдәниятенә, теленә гашыйк була.

– Казанга беренче тапкыр килгәч, синдә нинди хисләр туды?

Казанга килгәнче, бу шәһәрне шул кадәр матур дип күз алдына да китермәдем. Бик гүзәл, чиста шәһәр. Иң мөһиме – монда тарих эзләре сакланып калган. Төркияне сагынмыйча, мин Казанда яши алачакмын дип уйладым. Татарларны күргәнче, йөз-кыяфәтләре буенча, ногайларга һәм казахларга охшаган дигән фикердә идем. Ләкин чынбарлыкта алай булып чыкмады. Төрек һәм татар кызлары арасында да аермалыклар сизелә. Татар кызлары чибәр, аларда милли җанлылык, халкына һәм теленә мәхәббәт яши. Шуңа күрә мин бик теләп татар кызына өйләнер идем. Ә хәзерге көндә төрек кызлары европалашкан. Аларга миллилек хас түгел.

– Татар телендә яхшы сөйләшәсең, телне ничек өйрәндең?

– Безнең телләр охшаш булуга карамастан, баштагы вакытларда мин татар телен аңламый идем. Тирәнрәк өйрәнәсем килеп, татар блогларын күзәттем, YouTube`та видеолар карадым, университетта, мәчетләрдә махсус курслар уздым, яшьләр белән аралаштым, театрларга, концертларга йөрдем.Гомумән әйткәндә, кайда татарлар бар – шунда булырга тырыштым. Минем хыялым – телне генә өйрәнү түгел. Максатым – 100% татар булу. Телне белү генә әле ул татарлык түгел. Әгәр минем чын татар буласым килә икән, мин аның мохитенә «чумарга» тиеш. Боларга милли ризыклар, бәйрәмнәр, яшәү рәвеше, традицияләр, эшләү, аралашу даирәсе һ.б. керә. Шуларга өстәп, татарларга гына хас ишарә-мимикаларны аңлау, өйрәнү мөһим. Ул гына да түгел, мин татарча уйлый белергә тиеш. Шул вакытта, бәлки, үземне чын татар дип әйтә алырмын.

 – Ни өчен синең үзеңдә нәкъ менә татарларга хас сыйфатларны булдырасың килә? Моңа гаиләң һәм дусларың ничек карый?

– Килдем. Күрдем. Гашыйк булдым. Хәзерге вакытта минем күңелдә шулкадәр көчле хис-кичерешләр... Бу теләгемнең сәбәбен аңлатып бирә алмыйм... Татар милләте миңа бөтен яклап та бик ошады.

Гаиләм дә, дус-танышларым да мине Инстаграмда сторислардан күзәтеп баралар. Алар тарафыннан бернинди тискәре фикер ишеткәнем булмады. «Татар булып бетәсең инде, безне онытасың», – дип шаярталар. Мин аларны рус һәм татар мәдәнияте белән таныштырам. Берәр татар ризыгы пешереп, Инстаграмга куйсам – рецептын, музыка кертсәм, җырның атамасын сорыйлар. Димәк, татар һәм рус мәдәнияте аларда да кызыксыну уята. Бу мине бик сөендерә.

– Татарстан Төркиядән нәрсә белән аерыла?

– Мине гаҗәпләндергән бер әйбер бар. Монда сезнең олы яшьтәге апа-абыйлар эшкә йөриләр. Вахтёр, кондуктор, сатучы һ.б. һөнәр ияләре арасында өлкән яшьтәге кешеләр еш очрый. Эшләмәгәннәре урамда, паркларда йөрергә мөмкин. Ә бездә 50 яшьтән соң күп кешенең эшлисе килми. Алар өйдә утыра. Шуңа күрә яшьләр өчен эш күп. Төркиядә мәгариф системасы да сезнекенә караганда күпкә яхшы. Белем бирү тәртибе дә аерыла. Бездә заманчалык көчле дип әйтә алам. Укытучылар арасында да яшьләр күбрәк.

– Киләчәктә Казанда яшәп калу теләге бармы?

– Әйе, бар. Мин ашарга пешерергә яратам. Төркиядә бу юнәлеш буенча укый башлаган идем, Казанга китү сәбәпле, тәмамланмыйча калды. Шуңа күрә Казанда ресторан ачу теләге бар. Моннан тыш, Төркиядә һәм Татарстанда параллель рәвештә эшләү турында да хыялланам. Ә инде монда калырга насыйп булмаса, туган илемә кайтып, университетта укытачакмын. Төрекләргә татар телен өйрәтәсем килә. Бер кызыклы момент бар: башка төрки халыклар төрек телен аңлый алалар, ә төрекләр аларны – юк. Ни өчен шулай икәнен белмим. Ә хәзергә мин татар мохитендә «татарлыкны үземә сеңдерергә» тырышып яшим.

Ләйлә ИСЛАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев