Логотип Идель
Бу – тема!

ТОП-8 БУШЛАЙ КУРС: ДИЗАЙН, ОРАТОРЛЫК СӘНГАТЕ ҺӘМ ФИНАНСЛАР

XXI гасырның асылы: без дөньяга экраннан карыйбыз, һәм яңа белемнәрне үзләштерү, дуслар табу, күңел ачу – барысы да интернет аша алып барыла.

Онлайн белем алуның плюслары күп: беренчедән, беркая да барырга кирәкми (авылда торып та укып була). Икенчедән, бар инструментларыбыз – үзебез белән (дәфтәр, каләм һәм тагын миллион маркерлар). Өченчедән, гадәттә, курсларда мәгьлүматның иң мөһиме генә бирелә (оештыручылар курсны файдалырак һәм кызыклырак ясарга тели). Әгәр әле онлайн укуның тәмен белмисең икән, хәзер башларга икңәш итәбез! Иң текә бушлай онлайн-курсларны карап китәбезме?

«Ачык университет» курслары

«Сөйләм Skills», «Татар дизайны», «Әдәби лаборатория», «Заманча татар мәдәнияте» – әлеге һәм башка курсларны татар телендә укып, рәсми квалификацияле сертификат алып була. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк. Курсларның берсе – «Акча белеме» – шәхси финанслар һәм инвестицияләргә багышланган. Курс авторлары аны балаларга да, эшмәкәрләргә дә узарга киңәш итәләр.

GeekBrains курслары

GeekBrains онлайн-мәктәбендә IT һәм диджитал өлкәләрендәге заманча профессиягә өйрәнеп була. SMM нигезләре, программалаштыру, дизайн, кешеләр белән идарә итү, ягъни менеджмент һәм башка курслар 31 июльгә кадәр бушлай.

Аркадий Новиков онлайн-мәктәбе

Россиянең танылган рестораторы сайтында гади рецептлар да, катлаулылары да урын алган. Видеорецептларга язылырга кирәк булачак, әмма 5 дәресне бушлай карап була. Сайтның «Иң мәшгульләр өчен» («Для самых занятых») бүлегендә тиз әзерләнә торган рецептларны да таба алачаксыз!

«Мозг и потребности» курсы

Физиолог Вячеслав Дубынин кешенең баш мие турында уйлый: ник эчү ашаудан файдалырак? Нишләп безгә йокы кирәк? Курку нәрсә белән файдалы? Әлеге курсны «ПостНаука» мәйданчыгында карый аласыз!

«Что такое экономика? Объясняем на бургерах»

Бургерларда аңлатыла торган экономика? Әйе! Алты лекциядән торган «Арзамас» аудиокурсы нәкъ балалар өчен эшләнгән.

«Как найти бизнес-идею?»

Бизнесмен булырга телисезме? 10 дәрес һәм 6 бирем барышында үз бизнесын башларга уйлаган кешеләр ниһаять үз юлын табачак! Шулай ук, әзер бизнес-проектны яңа баскычка чыгарырга теләүчеләр өчен дә файдалы чыганак булачак.

«Цицерон заапрувил»

Бар кеше дә оратор була алмаса да, һәркемгә, гомерендә берәр тапкыр булса да, чыгыш ясарга туры килә. Ораторлык сәнгатенә өйрәтә торган подкастлар аша чыгышларга әзерләнү, тавыш тонын көйләү, аудитория белән контакт төзү турында күбрәк беләчәксез.

Подкаст геройлары 12 минутта үз тәҗрибәсе һәм практик кинәшләре белән бүлешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев