Логотип Идель
Бу – тема!

ТОП 7 ТАТАРЧА КАНАЛЛАР

Татар дөньясында телеграм-каналлар көннән-көн күбәя һәм кешеләрдә кызыксыну уята, бигрәк тә яшьләр арасында. Роспотребнадзор Telegram мессенджерыннан блокны алгач, әлеге платформаны куллану тагы да җайлашты.

 

1. Татарча аудио-әсәрләр – 1355 язылучы. Каналда аудиокитаплар урын ала. Классик язучыларның әсәрләре, радиоспектакльләр, балалар өчен әкиятләр – һәркем күңеленә хуш килә торган аудиоязма бар биредә.

 

2. Иптәшләр татарлар – 1021 язылучы. Бу канал күңел ачу контентыннан гына тормый, монда – иң кызыклы видеолар, артистлар тормышы, татар мохите яңалыклары. Мәгълүмати постлар юмор белән үрелеп бара.

 

3. Татарча җырлар | Татарские песни – 843 язылучы. Әлеге телеграм-каналда татар җырларын эләләр. Бу канал бигрәк тә кесә телефоныннан җырлар тыңлау өчен кулай. Җырларны телефонга саклап та була.

 

4. Чё казылык – 540 язылучы. Күпчелек постлар рус телендә, ләкин татарча мемнар да очраштыргалый.

 

5. Чё гуглит татар кызы – 420 язылучы. Авторы – Динара Зиннәтова. Мондый төркем башка социаль челтәрләрдә дә бар.

Контент Гугл эзләү системасына бирелә торган шаян сораулардан тора:

 

«Если миңа җимеш дип эндәшәләр, значит ли это, что мин җыерчыклы кечкенә нәмәрсә?», «Окей, Гугл. Ни өчен татар сыерлары Мишка һәм Машка исемле?».

 Каналда татар халкына хас булган кызыклы очраклар да сурәтләнә:  

«Җиләк җыю кагыйдәләре от әни:

1. Менә сиңа кечкенә банка, шуның белән җый да минем 20 литрлы бидрәгә сал.

2. Чиста җый, бу нинди чүп!

3. Күбенгәнче ашама, чирләрсең.

4. Яулыгыңны чөй, кырда кәнтәйләнеп йөрмиләр.

5. Тутырмыйча кайтмыйбыз!»

 

6. Татарча Цитаталар – 363 язылучы. Бу каналның авторы – Ләйлә Лерон. Каналның исеме буенча контентның нинди икәнен аңлап буладыр, мөгаен. Ләйлә төрле афоризмнар, шигырьләр, цитаталарны матур рәсемнәргә куеп тәкъдим итә. Шулай ук ул телефон өчен татарча «обойлар», календарьлар әзерли. Каналда мемнар да бар, әмма юморы бик үзенчәлекле.

 

7. Старинные татарские фотографии | Иске сурәтләр276 язылучы. Каналның максаты – иске фотосурәтләр аша татар халкының тормышын күрсәтү. Канал тарих өчен кадерле кадрларны үзенә туплый, һәр фото астында тулы аңлатма да бирелеп бара.

 

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев