ТОП - 5 ЧИБӘР КОРЕЯ АКТЕРЫ
Корея дорамалары үзләренең сюжет линияләре, юмор, тирән мәгънә, җиңел атмосферасы белән бөтен дөньяга киң таралган. Әмма бу сериалларның берсе дә дөрес сайланган актерларсыз андый ук популяр булмас иде. Аларның шәп уйнауларыннан тыш, чибәр булулары да мөһим бит әле! Мондыйларга кемнәрне кертеп була икән? Әйдәгез, мин үзем краш дип санаган 5 актерны карап китик.
Ли Мин Хо
Бу актерны «Азия алласы», «Азия патшасы» дип тә йөртәләр. Тышкы кыяфәте сөйкемле булган, озын буйлы егет инде кечкенәдән кастинг-менеджерларны үзенә җәлеп иткән. Кызык факт: Ли Мин Хо балачагында футболист булырга хыялланган һәм чыннан да футболны шәп уйный торган булган. Ләкин аягына җитди җәрәхәт алгач, аңа бу хыялын онытырга туры килә. Шуннан соң ул кино сәнгатен өйрәнә, модель, актёр, җырчы булып китә. Хәзерге вакытта ул миллионлаган кешенең фанаты, крашы. Аны йолдыз иткән берничә дорама: «Малайлар чәчәкләрдән матуррак» («Мальчики краше цветов»), «Шәһәр аучысы» («Городской охотник»), «Ышаныч» («Вера»), «Зәңгәр диңгез легендасы» («Легенда синего моря»).
Ким Бом
Ким Бом 17 яшендә бер тапшыруда катнашып карарга була, бу аңа ошый һәм ул дорамаларда төшә башлый. Ким Бом «Малайлар чәчәкләрдән матуррак» («Мальчики краше цветов»), «Тугыз койрыклы төлке тарихы» («История девятихвостого лиса»), «Юридик мәктәп» («Юридическая школа») дорамаларында уйнаган. Ул персонажларны уйнауга бик җаваплы карый. Шулай ук ул йөзе һәм актерлык сәләте белән генә түгел, ә тавышы белән дә күпләрнең крашы. Ким Бом кайбер дорамаларга җырлар да язган.
Пак Хён Шик
Пак Хён Шик мәктәп елларында ук зур булмаган музыкаль төркемдә җырлый, ә соңыннан продюсерлык агентлыгы булган бер мәктәпкә стажер итеп сайлана. Ул сәхнәгә 2010 елда ZE:А төркеме составында дебют ясый. Моннан соң ул актерлык эшенә чума һәм шуның белән киң танылу ала. Ул «Сокландыргыч прокурор» («Очаровательный прокурор»), «Варислар» («Наследники») дорамаларында уйный. Ә иң зур уңышны аңа «Отряд Хваран» дорамасындагы принц роле китерә.
Ли Чон Сок
Балачагында ул авариягә эләгеп яралана һәм больницада ятканда ул күп фильмнар, дорамалар карый. Нәкъ шул вакытта беренче тапкыр кино карьерасы турында уйлана башлый. Шулай итеп актерлык һәм модель эшенә керешә. Инде 15 яшендә ул Сеул мода атнасында катнашып, иң яшь егет модель булып таныла. Ул «Үлем гимны» («Гимн смерти»), «Такылдык» («Болтун»), «Син йоклаган вакытта» («Пока ты спишь») кебек популяр дорамаларда уйный.
Чха Ыну
Кечкенә чагында ул табиб, я судья булырга хыялланган. Ә язмыш аны актерлык дөньясына кертеп җибәрә. Аның бу өлкәдәге карьерасы 2014 елда «Минем искиткеч тормыш» («Моя блестящая жизнь») дорамасында төшүе белән башланып китә. 2018 елда популярлыгы арта һәм аны GQ Korea «Ел ир-аты» исемлегенә өстиләр. Чха Ыну «Минем ID: Каннамнан чибәр кыз» («Мой ID: Каннамская красотка»), «Яңа тарихчы Гу Хэ Ген» («Новичок-историк Гу Хэ Ген»), «Чын матурлык» («Истинная красота») дорамаларында да уйный.
Ә сезгә әлеге актёрларның кайсы күбрәк ошады?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев