Логотип Идель
Бу – тема!

ТИЗ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ

Синең калын-калын китапларны кыска вакыт эчендә укып бетерәсең, шул ук вакытта андагы бар мәгълүматны истә калдырасың киләме? Тиз уку техникасына өйрәтүче Василий Захаров киңәшләре сиңа ярдәм итәчәк.

– Тиз итеп укырга өйрәнү – комплекс күнекмәсе. Моңа өйрәнергә, махсус күнекмәләр эшләргә кирәк, – ди Василий.

Тиз уку:


китап битен вертикаль рәвештә укырга мөмкинлек бирә;


текстның мәгълүмати блоклар ярдәмендә күрү мөмкинлеге бирә.
(Бер биттә, гадәттә, өч блок була);


текстта иң мөһим сүзләрне күрү мөмкинлек бирә.


Шушы блоклар ярдәмендә текст картинасы пәйда була.

Хәрефләрне ишетелерлек итеп әйтеп укырга кирәк.

Әлбәттә, тексттагы мәгълүмати блокларны табар өчен, башта өйрәнергә кирәк. Мисал өчен, моны газета текстларында эшләп карарга кирәк. Бу эшне 21 тапкыр башкарып караганнан соң, моңа өйрәнергә мөмкин.
! Гиннес рекордлар китабына кертелгән очрак: бер кеше 1 минутка 60 000 билге, ягъни 10 000 сүз укый алган.

! Ә тиз уку курсларында 5 000 билге, яки минутына 800 сүз укырга өйрәнеп була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Василий Захаровның яңа материалны тиз үзләштерү һәм хәтерне яхшырту методикасы турында тулырак язманы укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев