Логотип Идель
Бу – тема!

ТИПИК «ИНСТАГРАМ» ЕГЕТЕ, яки КЫЗЛАРНЫҢ ЙӨРӘГЕН ЯУЛАУ ӨЧЕН 8 АДЫМ

Күз алдыңа китер: Инстаграмда дус егетләреңне күзлисең ди. Профильдә – гаилә сурәте, тәмлүшкә фотосы, хоккей командасы белән уртак фотосурәт. Болар нәрсәне аңлата? Егетләр кызларны нинди алымнар белән җәлеп итә? Әйдә, аларның сторис һәм постларында еш очраган фотоларны анализлап карыйк әле.

Сез күп, ә мин берәү генә

Синең алдыңда – уң ягыннан да, сул ягыннан да кызлар чолгап алган егет. Гадәттә, «кура җиләге» эчендә булган егетләр кызлар белән җәйге аланнарда, масштаблы бәйрәмнәрдә һәм сәяхәтләрдә фотога төшә. Ник? Егетләр фикеренчә, кызлар – яхшы дус. Шулай ук алар командада эшли белә. Шуңа өстәп, егетләр өчен кызларга бай «рацион» бик кирәк! Профильдә кызларның күп һәм төрле булуы башкаларны үзенә җәлеп итә икән.

100 % «мимимишный»

Кечкенә бала? Йомшак песи? Әнисе белән бергә төшкән фото? Егетләр фикеренчә, мондый төр фотолар истәлек өчен төшерелгән. Әмма сөйкемле фотоларның икенче ягы да бар: алар кызларның миенә окситоцин гормоны буларак бәрә. Кыз әле синең белән таныш булмаса да, сиңа карата җылы хисләр кичерә башлый.

Кубиклар кирәкме?

Егетләрдә очраган иң популяр фотография нинди дип уйлыйсың? Әлбәттә, спортка кагылышлысы. Яраткан командасы, турнигы һәм спорт төренә ул беркайчан да хыянәт итмәячәк. Лентада андый сурәтләр нәрсәгә кирәк? Бу очракта кызларның да, егетләрнең дә фикере уртак: әлеге фотолар физик көчне дәлилли!

Сәнгать – икенче дустым

Театр яки күргәзмәдә ясалган сурәт матурлыкка битараф булмаганны аңлата. Шулай ук бу иҗадилык һәм нәзакәтлелек билгесе. Әлеге постлар һәм сторислар арасында «Мин музыкант та әле!» дигәннәре дә бар. Музыка уен коралы һәркайсына килешә бит.

 Аш-су остасы

Гадәттә, биредә әни фартугы белән селфи, үзе пешергән йомырка тәбәсе яки тәмлүшкә фотосын күзәтәбез. Бу фотолар белән ул «Синнән дә яхшырак пешерәм» дигән фикерне куәтли. Үрнәк ал: син ВКонтакте диварында мантый һәм пилмән «әзерләгән» вакытта, ул инде аларны чын-чынлап пешереп ашарга да мөмкин!

Банда

Дуслар белән традицион фото ясамыйча булмый! Андый публикация ни өчен кирәк соң? Беренчедән, кайчакта егетләр дуслары фонында иң хәтәре булып күренергә тели. Икенчедән, фотография аша дус егетең сине иптәшләре белән таныштыра.

Бизнесмен

Әгәр егетнең профилендә син аңламаган «кейс», «трансформатор» сүзләре очрый икән, димәк, тиздән син дә бизнесвумен булачаксың! Шаярам, билгеле. Бизнес-малайлар үз алдына максатлар куеп, план төзи белүче кешеләргә ихтирам белән карый. Игътибар: аның миллионер булып китү мөмкинлеге бик зур!    

 

Транспорт хөкемдары

Рррр... Машина хуҗасы Инстаграмында текәлек индикаторын кабыза. Җәмәгать транспорты исәпләнми – 5нче трамвай йөртүчесе беркемне дә гаҗәпләндермәячәк. Автомобиль, велосипед яки мотоцикл – барысы да бер мәлдә тизлек һәм статус күрсәткеченә әверелә. Хәзер синең алдыңда гади Вәли түгел, ә Изге Вәли, имеш!  

 

Нәтиҗә. Чираттагы профильне күзәткәндә, әлеге кагыйдәләрне искә төшер һәм онытма: Инстаграм – егетләрне күзләр өчен түгел, ә алар белән танышыр өчен тудырылган социаль челтәр. Бу мөмкинлекне куллан!

Резидә ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев