Логотип Идель
Бу – тема!

ТИНЧУРИНДА ПРЕМЬЕРА: КАРАРЛЫКМЫ?

Кәрим Тинчурин театрында чираттагы премьера булып узды. «Утка очкан күбәләктәй» спектакле язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәренә нигезләнеп куелды. Без дә карап кайттык. Тулырак әлеге язмада.

Нәрсә турында?

Мөнәвәрәне (Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина уйный) ире (Салават Хәбибуллин уйный) сугышка киткәндә үз  урынына  урманчы итеп калдыра. Көннәрнең берендә, дүрт ел буе берүзе урманда җан асраганнан соң, хатынның йөрәгендә мәхәббәт давылы куба. Нишләргә? Коры, тупас ирен көтәргәме, әллә утка ташланыргамы?

Үзенчәлеге нәрсәдә?

Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. 2 сәгатьтән артык дәвам иткән спектакль ахырга таба ялыктырды. Игътибарны тотып тора алмады. Ә аның төп үзенчәлегенә килгәндә, төп үзенчәлек – үзенчәлек булмауда. Анда символлар да, уйландырырлык моментлар да, “ах” итәрлек урыннар да юк. Аның каравы, катлаулы куелышлы спектакльләрне кабул итә алмаучылар өчен бик яхшы спектакль бу.

Карарага киңәш итәбезме?

Әгәр күңелегез гадәти куелышка сусаган булса, нәрсә тәкъдим итәләр – шуны ничек бар, шулай карарга, артык уйланмаска теләсәгез, әлбәттә инде, без бу спектакльне карарга киңәш итәбез. Ә инде карап кайтканнан соң да атналар буе “кара, бу шуны әйтергә теләгәндер әле” дип табышмак чишкәндәй уйланып йөрергә яратсагыз, театрда барган  башка берәр спектакльне сайлау яхшырак булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев