Логотип Идель
Бу – тема!

ТИМУР СӨЛӘЙМАНОВ БИЮЕ, SLAME ЧЫГЫШЫ ҺӘМ ЯҢА ХИС-КИЧЕРЕШЛӘР: СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫ НИЛӘР БЕЛӘН ТӘМАМЛАНДЫ?

Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановның биюе, дәртле студентлар, финалга чыккан проектлар, SLAMEның чыгышы – барысы безнең язмада!

Казанда «Пирамида» концертлар залында Бөтенроссия студентлар клублары форумының ябылу тантанасы гөрләде. Исегезгә төшерәбез, слёт 21 сентябрь көнне башланып китте. Аның кысаларында 100дән артык мәйданчыкта онлайн һәм оффлайн форматта төрле остаханәләр, лецияләр үткәрелде. Форумда Россиядән 50 меңнән артык кеше катнашты, алар – студентлар клублары вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары студентлары, Россиядә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторлары һәм командалары әгъзалары.

Чараның оештыручыларының берсеннән без әлеге чара турында фикерен, хис кишерешләрен сорадык.

Гамлет Багратян, Мәскәү өлкәсе, форумда кураторлар корпусының оештыручысы:

– Форум миңа искиткеч нык тәэсир ясады, күңелемә бик якын булды. Мондый форумны моңа кадәр беркайчан да күргәнем юк иде. Укыту эшчәнлеге, оештыру мәсәләләре, катнашучыларның күңел ачуын кайгырту буенча әлеге чара минем өчен топ форумнарның берсе. Әле тагын кайсы зур форумнарда катнашучылар өчен шәһәр буенча экскурсияләр үткәрәләр, аларны башка махсус биналарда укыталар, танылган артистлар чакрып шундый искиткеч чаралар үткәрәләр?

Киләсе елларда катнашучыларга мин бары алга барырга, бөтен мөмкинлекләрен кулланырга, максималь рәвештә рәхәтләнеп, ял итеп, белем туплап кайтырга киңәш итәм! Без монда һәммәсен көтеп калабыз!

Ябылу тантанасындагы атмосфера шулкадәр дәртле, энергияле иде, хәтта Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов түзмичә, катнашучылар белән бергә сәхнәдә биеп күрсәтте.

– Егетләр-кызлар, сез – искиткеч! Гел шундый булып калыгыз! Без сезне Казанда көтеп калабыз! – дип тәмамлады ул үз чыгышын.

Фестивальнең ябылу тантанасында, шулай ук, проектлар конкурсына нәтиҗәләр дә ясадылар. Финалга барлыгы 10 проект чыкты.  Шулар арасында Татарстан командасы да бар. Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студенты, «Юридик патруль» проекты авторы, грант ияләренең берсе Илназ Шәймәрдәновтан аның проекты турында сораштык:

– Безнең университетта студентлар отрядларының штабы бар, шундагы егет-кызлар белән ел саен районнарга чыгып, авыл кешеләренә өйне, өй алдын җыештырырга, берәр нәрсә төзәтеп бирергә ярдәм итәбез. Озак уйламыйча, без физик ярдәмнән тыш, юридик ярдәм дә күрсәтергә булдык. Гади халыкның хокукый белемнәрен үстерүне үз максатыбыз итеп куйдык. Бу проектны тулаем чынга ашыру өчен безгә бары тик финанс ярдәм кирәк иде. Мин төрле бәйгеләрдә катнашып карадым, ләкин финалга үтә алмадым. Ә биредәге фестивальдә экспертлар безнең проектны уңышка ирешәчәк,  дип бәяләделәр. Проектыбыз җиңде һәм хәзер инде без эшебезне башлап җибәрергә әзер!

Бөтенроссия студентлар фестивале әле берничә ел гына үткәрелсә дә бу форумның үз амбассадорлары да бар. Форумга беренче тапкыр баручылар нәкъ менә аларга карап үрнәк алалар. Ябылу тантанасында исә амбассодорлар өчен тантаналы рәвештә «Тренерлык мәктәбе» ачылып китте. Хәзер инде алар гади катнашучылар гына түгел, ә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашучылар, слётны киләчәктә тагын да камилләштерәчәк остазлар!

Ябылу тантанасын «Black star» лейблы йолдызы SLAME тәмамлады.

Форумда атмосфера чыннан да искиткеч иде. Тимур Сөләймановның «Сезгә ошадымы?» – диюенә бөтен «Пирамида» кычкырып «Әйеее!» – дип җавап бирде. Бүгенге көндә илебездә шундый актив яшьләр булуы, аларның җәмгыятькә файдалы проектлар тәгъдим итүе бик шатландыра. Киләчәктә дә форум катнашучылары шундый актив, идеяле, энергияле булып калырлар, дип ышанабыз һәм Бөтенроссия студентлар клубы слётын икенче елга да Казанда көтеп калабыз!

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Фотолар Яшьләр эшләре минимтрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев