Логотип Идель
Бу – тема!

ТИМУР СӨЛӘЙМАНОВ: «АЛТЫН КАЛӘМ» – ЖУРНАЛИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘ КАДРЛАР МӘКТӘБЕ

11 август «Идел» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм – Золотое перо» XXV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә старт бирелде! Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» матбугат агентлыгында узган пресс-конференциядә сөйләде.

Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, фестивальнең кураторы Алла Абросимова һәм 2016 елда «Алтын каләм - Золотое перо» фестиваленең гран-при иясе, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең яңалыклар хезмәте хәбәрчесе Илгиз Шәкүров катнашты.

– «Алтын каләм» – журналистика өлкәсендә кадрлар мәктәбе, зур оешма һәм социаль лифт! Әлеге бәйге республикабызга бик күп танылган шәхесләр бүләк итте. Аларның күбесе исә фестиваль белән бүген дә тыгыз элемтәдә. Мәсәлән, оештыручы, куратор яисә остаз буларак кире әйләнеп кайтучылар байтак, - ди Тимур Сөләйманов.

Биредә, шулай ук, фестивальнең иң актив район һәм шәһәрләрләр исемлеген дә атадылар. Беренчелекне Арча, Казан һәм Түбән Кама алып тора. Искәртеп узарга кирәк, быел ерак өлкәләрдән, әйтик, Мәскәү шәһәре, Удмурт һәм Башкортостан Республикасыннан да онлайн рәвештә дүрт катнашучы бар. Каләмчеләрнең гомуми санына килгәндә, алар - 120.

Алла Владислав кызы Абросимова исә быелгы фестиваль программасының кызыклы һәм эчтәлекле булуын ассызыклап узды:

– Быел «Алтын каләм» катнашучыларга журналистика мохитендә онлайн һәм оффлайн рәвештә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Программа исә бик бай! Шулай ук, мәгълүмат кырының актуаль көн тәртибеннән чыгып, фестивальнең биш төп темасы да сайлап алынды: «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы»; «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы»; «Фестивальгә 25: бары тик алга!»; «XXI гасыр журналисты»; «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте».

Фестивальнең төп җиңүчеләре исә Татарстан бюджетыннан Президент карары белән бирелгән грант ярдәмендә Казан федераль университетына «Журналистика» белгечлегенә укырга керә алачак! Моннан тыш, катнашучыларның һәркайсы үз муниципаль берәмлекләренең хакимият органнары басмаларында һәм матбугат хезмәтләрендә стажировка узу мөмкинлеге белән дә бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев