Логотип Идель
Бу – тема!

ТИМЕР ЮЛЫ ЧИРЕ КАГЫЛСА...

Заманалар бик тиз үзгәреп тора. Үсеп килүче буын хәзер бүләккә бары тик заманча, текә гаджетлар гына кабул итәргә тели. Ә менә нибары бер ун-егерме еллап элек кенә дә балаларның иң кызыккан, иң зарыгып көткән бүләкләре уенчык поезд булган.

1891 елда Германиядә беренче уенчык поезд сатыла. Әмма уенчык поездларның тарихы моңарчы ук башлана. Ничәмә-ничә буын балаларның күңелен ымсындырган уенчыкның тарихы ничек башланып киткән икән?

Менә әти-әниең гадәттәгечә ишекне әкрен генә ябып, эштән кайтып керәләр. Әмма бүген соңарганнар бераз. Кулларында да ниндидер шактый зур тартма күренә. Ни булыр бу? Тышына поезд ясалган. Әллә инде?.. Юктыр, булмас... Уенчык тимер юл бит бу! Паровозы пар бөрки, утлары яна, тавышы шундый да чынга охшап чыга. Тимер рельслар буенча шаулый-шаулый баруы гына үзе ни тора!!

СССР заманнарында уенчыклар, әлбәттә, бик сыйфатлы була. Әмма сайлап алу мөмкинлеге ягыннан безнең көннәргә якын да килмәгән. Уенчыкларга шактый ярлы Совет дәүләтендә уенчык тимер юлның нинди тансык әйбер булуын күз алдыгызга китереп кенә карагыз.

Әмма башка илләрдә, башка вәзгыятьтә дә популярлыгы ким булмый кечкенә паровозларның. Атаклы итальян язучысы Джанни Родариның “Голубая стрела” әсәрен укымаган, я булмаса аның турында ишетмәгән кеше бар микән.

Миңа калса, мондый популярлык бик гади аңлатыла – бала-чага гына түгел, һәрбер өлкән кеше дә әллә кайлардан килеп, еракларга тау-тау йөкләр ташучы поездларны күзәтеп торырга ярата. Һәм менә синең бүлмәң уртасынд – чын поезд. Вагоннары да, рельслары да, тавышы да шул ук. Бары масштабы гына башка.

Сүз уңаеннан, уенчык поездлар да төрле була. Бер өлешләре (һәм болары – күпчелек) нәкъ менә уенчык тимер юл (поезд) дип аталырга хокуклы. Мондый уенчыкларның масштабы һәм чынбарлыктагы поездларга охшашлыгы төгәлләштерелмәгән була. Уенчык поездларның электр двигателе батарейкалардан эшли, я бөтенләй дә двигательсез була. Уенчык балалар өчен ясала, аның артык вак детальләре булмый. Бәяләре чагыштырмача арзан.

Икенчеләре исә – уенчыклар түгел, ә бәлки модельле тимер юллары. Мондыйлары – югары төгәллек белән җитештерелгән. Алар сыйфатлы материаллардан, тимердән ясала. Поезд йөрер өчен кирәк булган электр тогы рельслар буенча китерелә. Балалар уены өчен мондый модельләр бармый. Бәяләре дә шактый югары.

Беренче уенчык поездлар шул ук вакытта беренче тимер юл модельләре булып та торган. Аларны инде 1840нчы елларда ук Англиядә төзи башлыйлар. Бу вакытта әле чын тимер юллары төзелә генә башлаган була. Еш кына уенчык поездлар, чыннары кебек үк, эшли торган пар машинасы белән җиһазландырыла торган булалар. Мондый уенчык тимер юлларының максаты – тимер юл транспортын рекламалау. Аларны сатып алучылар, әлбәттә, шактый хәлле гаиләләр – аристократлар була. Иң кызыгы – мондый модельләрне балалар өчен алмаганнар – олы яшьтәге, дәрәҗәле абзыйлар Лондон һәм Ливерпульның атаклы клубларында бәләкәй генә тимер юлларын “үткәргәннәр”.



Яңа уенчыкларның популярлыгы шулкадәр киң тарала ки, аларны хәтта корольләргә бүләк иткәннәр. Әйтик, бер наборны испан короленә бүләккә тапшыралар, ә Франция принцы Наполеон Бонапарт IV өчен тимер юл моделен Сен-Клу паркында төзиләр. Немец кайзеры Вильгельм II дә уенчык тимер юлның бәхетле хуҗасына әверелә.

Россия империясе дә читтән калмый әлеге шаукымнан. Булачак император Николай II балачагында хисләнгән тимер юл моделе 154 сум торган (бу елларда ипи бәясе 5-8 тиен тәшкил иткән).

Әлбәттә, кибеттә сатыла заманча уенчык тимер юллар сыйфаты, эшләнелеше буенча императорныкыннан күпкә калыша. Шулай да заказга сыйфатлы уенчык поездларны эшләтеп яки элек чыгарылганнарын аукционнарда сатып алырга мөмкин. Тик акча ягыннан бу хәйранга төшәчәк. Әйтик, 1900 елгы тимер юл моделе “нибары” 300 мең сумга төшәчәк.

Иң озын уенчык поезд:


[embed]https://youtu.be/udseS4PTYlU[/embed]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев