Логотип Идель
Бу – тема!

«ТИМЕР РӘШӘТКӘЛЕ ТЕШЛӘР» яки МИНЕМ БРЕКЕТЛАР ТАРИХЫ

Голливуд елмаюы телисең икән, сиңа яхшы кәеф, күңел рәхәтлеге һәм... энҗе бөртекләредәй тешләр кирәк. Әгәр соңгы пункт аксый икән, бер дә борчылма, сиңа ярдәмгә брекетлар бар!

Брекет – тешләр һәм прикус дөрес формалашмаган очракта махсус клей белән тешкә беркетелүче катлаулы система.

Иң элек тешнең нинди факторлар йогынтысында дөрес формалашмавын белик. Чынлыкта, бернинди генетика да, теш һәм казналык зурлыгы арасында аерма булу да моның сәбәпчеләре түгел икән. Менә чын гаеплеләр: авыз аша сулау, телнең тик торышта дөрес урнашмавы, бармак суыру һ.б. Бер сүз белән бу факторларны – зыянлы миофункциональ гадәтләр дип атыйлар. Шунысы кызык, безнең бит мускуллары казналыкка тәэсир итеп, аның формасын билгелиләр икән. Факт: тел – организмда иң көчле мускулларның берсе, ул 1 см²ка 500 грамм көч белән тәэсир итәргә сәләтле. Һәм тик торганда бу «баһадир» өске аңкауга терәлеп торырга тиеш.

Тешләреңнең тигез һәм сәламәт булуларын телисең икән, даими рәвештә авыз гигиенасын үтә, теш щеткасын һәм пастаны даими алмаштыр. Шулай ук, профилактика өчен елга бер-ике тапкыр теш табибына күренү дә зарур. Моңа өстәп, шикәрле, кислоталы ризыклар белән сак бул, һәм кальцийга (эремчек, сөт, чикләвек), D витаминына бай ризыклар (йомырка сарысы, сыер мае, сыр, балык) рационыңда даими булсын.

Статистика буенча барлык Җир шарының 60% кешесендә ортодонт патология кузәтелә.

Матур елмаю кешенең төп визит карточкасы. Шуңа күрә тайпылышлар бар икән, тешләреңнең сәламәтлеге турында вакытында кайгыртырга кирәк. Әгәр брекетлар сиңа килешмәс, матур тормас дип уйлыйсың икән, бу уйларыңны башыңнан чыгарып ат. Чөнки Анджелина Джоли, Эмма Уотсон, Криштиану Роналду кебек дөньяви йолдызлар да кайчандыр брекет кигәннәр һәм хәзер алар экраннардан балкыйлар (кем белгән, бәлки брекет куйдырту синең дә танылуыңна бер адымдыр J).
Шәхсән үземә килгәндә, минем брекетлы тарихым инде 14 яшемдә башланды, һәм бүгенгәчә без аерылмас дуслар. Ә дуслыкның сәбәбе бик гади казык тешләрем үз урынында чыкмады. Брекетны кидерткәч, беренче атнаны бүре кебек уйлыйсым килде. Тешкә ялгыш кына кагылудан да күзләрдән утлар чәчелә иде. Әмма бар нәрсәнең дә чиге бар, күп тә узмады тешләремнең сулкылдавы шактый кимеде. Хәзер инде авызда чит әйбер барлыгын гомумән тоймыйм дисәң дә була.

Ә хәзер брекетның уңай һәм тискәре якларына тукталыйк.

Тискәре яклар:

1. Эмальга зыян сала.

2. Кыйбат (Бүген Казанда брекет куйдыру 76 мең сум тирәсе).

3. Авыз эчен кыра.

4. Эстетик яктан кемгәдер ошамаска мөмкин (әмма миңа калса, брекетлар, киресенчә, кешегә сөйкемлелек өсти һәм үзенә күрә матур аксессуар ролен үти)

5. Кайбер ризыклардан баш тартырга кирәк: чикләвек, карамель кәнфит, сагыз, туңдырма, чөнки алар брекетка зыян салырга мөмкин (дөресен әйткәндә, мин барлык ризыкны да ашыйм, бары тик саклык кирәк).

Уңай яклар:

1. Тиз арада тешләрне тигезли, прикусны рәтли (брекетны уртача алганда 1,5-2 ел кияләр).

2. Тешне тигезләүнең башка чаралары белән бергә тагын да нәтиҗәлерәк.

3. Тешләр формалашуда тайпылышларның төрле очраклары өчен кулланыла.

P.S. Елмай, сиңа шундый килешә!

Айгөл Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев