Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘТИ ЯУЛЫККА КАРШЫ...»

Күптән түгел генә бер танышымның зарын тыңларга туры килде. Моннан берничә ай элек ислам дине белән кызыксынып китеп, башына  яулык ябарга хәл итә. Рамазан аенда, ифтарга йөргәндә, яулык бәйли, соңрак урамга да яулыктан чыга башлый. Әти-әнисе, әлбәттә, башта игътибар итмиләр. Ләкин кызларының ниятләрен белгәч, «Йә яулык, йә без», – дигән шарт куялар. Мондый төр бәхәснең нәрсә белән тәмамлануын аңлыйсыздыр инде...

Уйлый торгач, берничә ел элек булган хәлләр дә искә төште. Берьюлы ике таныш кызның әти-әниләре аларны яулыкларын салырга мәҗбүр итте. Ислам динен кабул иткәннән соң шактый озак вакыт узгач, яулыкны салу тагын да читен булгандыр.

Кызганыч, әлеге мәсьәлә бүгенгәчә актуаль булып кала. Әледән-әле: «Әти-әни яулыктан йөрергә рөхсәт итми», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мәктәп укучыларының мондый проблема белән очрашуы бигрәк тә аяныч. Бу очракта кызларга һәм әти-әниләргә нишләргә? Сорауларыбызга «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.



– Сүземне әти-әниләргә мөрәҗәгатьтән башларга телим. Яулык ябумы  ул, хәләл ризык ашаумы, башка төрле таләпләрне үтәүме – барысы да безнең өчен фарыз гамәлләр. Моны аңларга кирәк. Без кабул итәргә тиешле тагын бер нәрсә  –  хәзерге яшьләрнең актив һәм бик өлгер булуы. Яшьләрнең дингә мөнәсәбәте иртә формалаша, шуңа күрә дә кызлар 14–15 яшьтә яулык ябу, озын итәк кию турында уйлана башлый. Хөрмәтле әти-әниләр, яулык ябуның фарыз (кирәкле), изге гамәл булуын аңласагыз иде. Ә изге гамәлгә каршы чыгу – гөнаһ.

Әлбәттә, әниләр арасында: «Хәзрәт, аның хәзер диплом проектын яклыйсы бар. Аннары аны эшкә кем алсын, кияүгә кем алсын?» – дип каршы чыгучылар да күп. Моңа кадәр, 70 елга сузылган динсезлек вакытында без шулай фикер йөртә идек. Мәчеткә йөрергә, ураза тотарга да рөхсәт юк иде. Ләкин хәзер, Аллага шөкер, динебез рөхсәт ителгән. Шуңа күрә балаларның ихтыярына каршы килмәгез. Мәчеткә йөртегез, балаларыгыз дини тәрбия алсын, яулык кисен, хәләл ризык ашасын, намаз укысын. Диннән качу аяныч гамәлләргә китерә. Күпме әти-әниләр, мәчеткә килеп, күз яшьләре белән елый: «Хәзрәт, балам мине тыңламый», «Балабыз хәмер куллана. Аннары кул күтәрә», – диләр. Мондый хәлдә калгач инде берни эшләп булмый. Шуңа күрә дә балагызны диндә тәрбияләүдән курыкмагыз. Кызыгыз яулык кигән икән, бу хәлгә шатланыгыз гына, аңа ярдәм итегез, терәк булыгыз.

Кызларга аерым мөрәҗәгать бар. Әгәр әти-әниләрегез сезнең яулык ябуыгызга каршы чыга икән, хакыйкатьне аңлатып карагыз. Үз чиратында аларны да ишетергә тырышыгыз. Алар бит  үзләренчә яхшылык телиләр. Әгәр сөйләшү барып чыкмаса, мәчеткә килегез. Без сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер.




 

Рәйдә, 19 яшь:

– Яулык бәйләү уе кечкенә чагымда ук туды. Дәү әниемнең намаз укыганын күреп, аның артыннан намаздагы хәрәкәтләрне кабатлый идем: сәҗдәгә китүләрем, рөкүгкә басуларым, ике якка сәлам биргәннәрем әле дә исемдә. Бераздан дәү әнием мине һәм апамны «Таң» дигән мөселман лагерена җибәрде. Анда кызлар көндәлек тормышта яулыктан йөрмәсәләр дә,  гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш булдылар. Лагерь бетеп өйгә кайтканнан соң, берничә атна яулыктан йөрдем әле. Ләкин соңыннан, кечкенә булгангадырмы, дусларым арасында динне тотучылар булмагангамы, яулыкны салдым.

Шуннан соң 8 ел рәттән җәйге каникуллар вакытында шушы лагерьга йөрдем, ислам юлыннан баручы дуслар таптым. 6нчы сыйныфта укыганда, ял көннәрендә үткәрелә торган мәдрәсәгә йөри башладым. Шулай итеп, дини белемнәремне җәй көне генә түгел, ә ел буе туплый килдем.  Дус кызларым барысы да яулык кияләр иде, минем дә шулай йөрисем килә башлады, тик әти-әнием кискен каршы килде. Әти гомумән намаз укуыма каршы иде: «Нәрсәгә инде ул сиңа? Вакытыңны бушка әрәм итмә», – дигән кебек сүзләр ишетергә туры килде. Иң якын кешеләрең сине аңламагач, әлбәттә, авыр. Ләкин бирешмәдем, үз бүлмәмдә качып булса да намаз укыдым, намазда булуымны яшердем. Бүлмәдә шыпырт кына намаз укуларымны әле дә онытмыйм. Шулай да әти-әни ризалыгыннан башка яулык кияргә батырчылык итмәдем.

10нчы сыйныфта үзем «үскән» лагерьда тәрбияче булып эшли башладым, балаларга «чын мөселман кызы хиҗаптан йөрергә тиеш” диеп өйрәттем, яулык кияргә өндәдем. Күбесе белән бер мәктәптә укыдык, күргән саен, алар килеп исәнләшәләр, хәлләремне сорашалар иде. Аңлашыла ки, балалар мине мәктәптә яулыксыз күрделәр, үзем өйрәтеп тә, кире үрнәк күрсәтүем борчыды. Тик яулыксыз йөрүемне дәвам иттем.

Инде 11нче сыйныфта укыганда, сыйныфташ кыз белән бервакыт  «Чын мөселман кызы нинди булырга тиеш?» дигән темага сөйләшеп киттек. Мин: «Мөслимә, һичшиксез, гаурәт җирләрен каплап йөрергә тиеш», – дигән фикер әйттем. Икенче көнне ни күрим, сыйныфташым, намаз уку тәртибен яхшы белмәсә дә, ислам кануннарын төгәл үтәмәсә дә, яулык киеп килгән иде! Миңа шул минутта бик авыр булды. Берничә ел мәдрәсәгә йөреп, яулык кимәвемә гарьләндем. «Ничек Мәдинә шулай тиз арада яулык кия алды, ә мин һаман куркып йөрим», – дигән уй башымнан чыкмады. Ахыр чиктә шундый нәтиҗәгә килдем: Аллаһы Тәгалә эшләргә кушкан гамәлләр әти-әни фикереннән мөһимрәк һәм өстенрәк! Шуңа күрә мин, бар батырлыгымны җыеп, яулык кидем. Мәктәптә укытучыларның мөнәсәбәте дә үзгәрде: кемдер сөенде, кемдер начар сүзләр сөйләде. Ләкин иң якын дуслар карарымны хөрмәт иттеләр.

Хәзерге вакытта мин яулык киюемә шатланып туя алмыйм, хәтта горурланам да әле. Аллаһы Тәгаләнең мине саклавын тагын да ныграк сизә башладым. Минем белән аралашучы кызлар да дингә тартылдылар,  күптән түгел генә якын бер дус кызым яулык та киде. Мин аның өчен бик шатмын.

Кызларга киңәшем шул: уй-хыялларыгызга хыянәт итмәгез!

Әлфинур Әхмәтшина


Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев