Логотип Идель
Бу – тема!

ӘТИ-ӘНИ ИНСТАГРАМЫН ЯХШЫРТУ ЫСУЛЛАРЫ

Профилеңә матур фотография өстисең дә, дус кызыңнан, сиңа ошаган егеттән лайк көтәсең... Ә анда әниең комментарий яза! Тукта, әнинең профилендә минем ямьсез фотографиям бар. «Әни, ул фотоны бетерик әле!»

Паникасыз! Әйдә, бергә әти-әниләрнең Инстаграмын яхшыртабыз!

Тип №1. Бераз «блогер»

Энҗе Җаппарованың әти-әнисе Инстаграмны актив куллана.

– Әтинең Instagram челтәрендә бит ачканына әле бер генә ай. Аңа үзенең «свежий» фотолары җитми. Әниебез исә бер-ике ел элек көн саен берәр фото куярга тырыша иде (хәзер Whats appка гына куя). Җыйган җиләген, парникта өлгергән кыярын, иртәнге өчтә торып җыйган печәнен йә безне куярга ярата иде ул! Мондый фотоотчётларны башта бик яратып бетерми идем. «Сеңелкәшләрем матуррак чыга» дия-дия, фотоларга эләкмәскә тырыштым.

Шунысы кызык: фотолар астында «Булдырасыз, Аллаһ ярдәм бирсен» дигән комментарийлардан соң әни тагын да күбрәк төшерә башлады. Башта безгә карап өйрәнсә, аннары үзе дә остарып китте! Фото астында фикер калдырырга сүз таба алмый интегәбез хәзер!

Нәтиҗә. Актив әти-әниләргә респект! Ләкин алар да фотоларының сыйфаты, сүзләренең үтемлелеге турында уйлансалар иде.

Әти-әниләр «свежий» фотоларга караганда 10 ел элек төшкән фотоларны бик яратып кертә. Бу очракта аларга «мин – биш ел элек» эстафетасы турында сөйләргә кирәктер. Ә сыйфатлы яңа фотолар һәр профильгә ямь өсти. Сүз селфи турында гына түгел! Ник әле фотосессиягә бармаска? Спойлер: матур чакларны берничә елдан шулай карап сагынып куярсыз.

Тип №2. Гүзәллеккә битараф... түгел

Айлия Хаҗиева: «Әнинең профилендә күбрәк аның үзен күрсәтергә кирәк», – ди.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

#чэчэклежэй???

Публикация от Ляйля Заппарова (@lyailya_05)

– Әниемнең аккаунтында чәчәкләр һәм без – балалары. Инстаграмга ул сторисларны бөтенләй куймый... Блогерларга язылмаса да, спорт, дөрес туклану турында файдалы битләрне караштырып бара. Аның Инстаграмын ничек яхшыртып була соң?

Үзенең матур фотоларын кертсә иде ул! Әйтик, яңа җиргә барса, шул урынның фонында кызык фотога төшеп, профильгә кертергә киңәш итәм. Матур маскалар да кулланып була.

Нәтиҗә. Үзегезне күрсәтергә оялмагыз! Чәчәкләр янына үзегез дә басыгыз, балаларыгыз белән бергә селфи, коллаж яки Boomerang ясагыз! Истәлеккә калачак әлеге фотоларны карарга рәхәт булачак. Инстаграм ул –хәзерге заман  фотоальбомы. Әти-әни Инстаграмында уңай үзгәрешләр күрәсегез килсә, аларны үзегездә дә ясагыз. Маска? Тест? Сорауларга җавап? Идеяләрегез белән бүлешегез!

Тип №3. Күзәтүче

Индира Гайнетдинова: «Әтидән ничек блогер ясарга икән?» – дип уйлана.

– Әти-әнием дуслар, туганнар, артистлар тормышын күзәтеп бара. Бер-берсенә кызык видеолар җибәрәләр. Ә менә үзләренең фотографияләрен урнаштырганнары юк. Алар фотога төшәргә дә, төшерергә дә яратмый, һәм миңа да, фотография керткән саен, «кертмә – күз тияр» дип тукып торалар. Видеоязмалар турында әйткән дә юк инде!

Аларның Инстаграмын үзгәртергә бик кыен булыр иде, ләкин... Әгәр дә мин әни урынында булсам, пешергән ризыкларымны кертеп, рецептлар белән уртаклашыр  идем. Әти урынында бакча эшләре турында блог алып барыр идем! Яшелчәләрне ничек итеп дөрес үстерергә –  кызык бит!

Нәтиҗә. Чыннан да, әти-әниләр үзләре яхшы «йөзгән» өлкәләрдә алган белемнәре белән уртаклаша алалар. Сезгә бары тик аларга дөрес юнәлеш бирергә, Инстаграмның мөмкинлекләрен күрсәтергә, видеолар яздырырга ярдәм итәргә генә кала.

Әти-әниләр игътибарына! «Ялкын»ның балалар редколлегиясе белән бергә әти-әниләр Инстаграмының берничә тибын билгеләдек. Ә хәзер сезнең чират: без тәкъдим иткән ысулларны кулланып, Инстаграмдагы профилегезне яхшыртырга ашыгыгыз!

Резидә ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев