Логотип Идель
Бу – тема!

ӘТИ-ӘНИ АЕРЫЛЫШУ – ҺӘРВАКЫТ ТРАГЕДИЯ...

Күптән түгел 15 елга якын гомер иткән тормыш иптәшем белән аерылыштык. Сәбәпләрен барлап тормыйм, кем гаепле икәнен эзлисем дә, гаиләбезне саклап кала алмаган өчен акланасым да килми: бу карар ике яктан да уйлап, аңлы рәвештә кабул ителде. Бер кыз үстерәбез, аңа 14 яшь. Безнең аерылышуны барыннан да бигрәк ул авыр кичерде: аерым яши башлавыбыз белән килешергә теләмәде, әтисе белән ялларда гына күрешүне кабул итә алмады. Бу аңлашыла да, әтисе кызыбыз өчен җанын бирергә әзер, шушы яшенә кадәр иркәләп-назлап үстерде. Нишләргә дә белмим, кызымны мондый халәттә күрү бик авыр. Нишләргә? Ничек аңа безнең арадагы мөнәсәбәтләрне мөмкин кадәр җиңелрәк итеп аңлатырга? Аны икебез дә элеккечә яратабыз, икебез дә элеккечә һәрнәрсәдә терәк булырга, ярдәмгә әзербез бит.

Исемем редакция өчен генә

 Фирүзә, 20 яшь:

– Кайчандыр мин дә сезнең кызыгыз ситуациясендә калган идем, шуңа үземне сезгә киңәш бирергә лаеклы дип саныйм. Аерма шунда гына: миңа ул вакытта нибары 7 яшь иде, тик мин шул сабый акылым белән дә барысын да аермачык хәтерлим.

Дөрес әйтәсез, бик авыр чор ул. Шушы яшемдә әти-әнием аерылганнан да зуррак хәсрәт башка күрмәдем. Минем әти-әнием дә бер сәбәпсез диярлек аерылышты: ник икәнен дә аңлата алмадылар, «бер-берсенә булган хисләре сүнгән, ахры» дигән фикер бердәнбер булып калды, тик бу нәрсә  дөрес булып чыкмады...  6 ел аерым торганнан соң, алар яңадан кавыштылар. Һәм, әйтергә кирәк, хәзергәчә күгәрченнәрдәй гөрләшеп, мәхәббәт аңлатышып, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Ә мин аларның яшьлек юләрлекләре аркасында күпме стресслар кичердем, депрессиягә бирелдем!

Шуңа күрә дә, киңәш бирүгә керешкәнче, үзегезгә сорау бирәсем килә: сез, чыннан да, барын да ныклап уйладыгызмы? «Аңлы рәвештә» дип язгансыз, тик сәбәпләрен аңлата алмавыгыздан үз әти-әнием очрагын күрәм. Үтенеп сорыйм: үз-үзегезне алдамыйча, җыелган үпкәләрне кырыйга куеп, тагын бер утырып аңлашыгыз әле. Нинди генә матур сүзләр табып балагызга аңлатсагыз да, аңа нинди генә алтын таулар вәгъдә итсәгез дә, ул аларны барыбер кабул итмәячәк, йөрәгендә зур яра калачак.

Аңлыйм, үзеңне корбан итү дә дөрес түгел. Тик бу адымыгыз белән баланың психикасына бик зур зыян саласыз. Үземнән чыгып әйтәм: мин яшьтәшләрем белән аралашмый, беркем белән дуслаша алмый интектем, үз эчемә бикләндем. Көннәрем караңгы-соры, бер шатлыксыз уза иде. Алар яңадан кавышкач, күңелемә «бу бәхет тагын бер бетәр» дигән курку кереп урнашты, әзрәк сүзгә килә башласалар да, араларына кереп елый идем. Елак булып калдым. Хәзер дә, борчулы хәл килеп туган саен, шунда ук күз яшьләренә күмеләм.

Баланың бәхете тулысынча әти-әнидән тора. Аның көчле рухлы шәхес булып үсүе, киләчәктә сезгә бәхетле картлык китерерлек ныклы терәк булуы, үзе дә бәхетле, тулы гаилә кора алуы – боларның барысына да нигезне сез саласыз. Мин сезгә аерылышмаска киңәш итәм.

Психолог фикере:

– Җәмгыятьнең күзәнәге таралу – кеше күңеле өчен һәрвакыт фаҗига. Бала өчен дә, әти-әни өчен дә. Иң авыры балага туры килә шул: бу хәлдән соң аның дөньяны кабул итүе үзгәрә, якын-тирәдәгеләргә ышанычы бетә, башкалар белән мөнәсәбәтләр корырга өйрәнә алмый. Шушы авыр ситуациядән барыбер дә котылып булмый һәм аерылышу көтелә икән, аңлатуны җиңеләйтүче берничә киңәш бирә алам.

3 яшьлек бала белән дә олы кеше белән сөйләшкән кебек аралашу мөһим. Беренче кагыйдә шушы булыр. Аңа үз тиңегез белән сөйләшкәндәй аңлатыгыз. Бала сез сөйләгәнне кабул итми, киреләнә икән, – димәк, фикерегезне җиткерә алмагансыз әле, тагын тырышып карарга кирәк.

Икенчедән, алда көтеләчәк үзгәрешләрдән аңа куркырга кирәкмәгәнен, аны икегезнең дә элеккечә яратуыгызны аңлату, аннары барлык эш-гамәлләрегез аша шушы сүзләрнең дөреслеген исбатлау кирәк. Гаиләдә ызгыш-талашлар еш булган икән, балага, бәлки, җиңелрәк тә булып калыр әле.

Өченчедән, тормыш иптәшегез белән сөйләшеп куегыз: бала алдында бер-берегезне гаепләмәгез, ачу-үпкәләр икегез  арасында гына калсын.

Бала ситуацияне кабул итүдән бөтенләй баш тартса, психологка алып барыгыз. Бездә психологларга бик дөрес булмаган караш хөкем сөрә, тик ул да табиб – күңел табибы. Аңа мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев