Логотип Идель
Бу – тема!

THE KAM: «ИҢ ПОПУЛЯР ҖЫРЫМ МИННӘН БАШКА ГЫНА ЯШИ»

THE KAM татар яшьләренә мәхәббәт турындагы җырлары белән яхшы таныш. Тик аның хакында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. «Мин үзем турында сөйләргә яратмыйм», – ди ул. Шулай да без аны сөйләштерә алдык һәм бик күп кызыклы әйберләр белдек.

– Ни өчен псевдонимың  нәкъ менә THE КАМ?

– Башта мин Камил генә булырга тиеш идем. Тик Интернетта Камилләр бик күп булып чыкты. Хәтта КАМнар да байтак иде. Шуннан соң КАМ никнеймына THE артикле өстәү фикере туды, чөнки инглиз телендә бу артикль бердәнбер, уникаль атамалар алдыннан файдаланыла.

– Ә музыка белән кызыксына башлаган вакытыңны хәтерлисеңме?

– Бик иртә! Башка балалар машина һәм автоматлар белән уйнаганда, мин уенчык синтезатор күтәреп йөргәнмен... Тагын бер аерылгысыз уенчыгым ул аккордеон. Хәтерлим, бер тапкыр, кунаклар килгәч, әти, мине үз янына чакырып, алар каршында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Мин, аккордеонымны алып, үземчә көй уйнадым. Кунаклар: «Ә бу җырның исеме ничек?» – дип сорадылар. «Яйца крокодила», – дип җавап биргәнем хәтердә. Алар көлешә башлады, ә мин, аларның ни өчен көлүләрен аңламыйча,  үпкәләп бүлмәмә кереп киттем. Әти шул вакытта минем музыкага  сәләтем һәм кызыксынуым барына игътибар иткән, күрәсең: музыка мәктәбенә укырга җибәрде. Шул көннән алып мин һәрвакыт музыка белән янәшә. Аннан килеп, әнием дә иҗат кешесе бит (Раилә Гарипова Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баш балетмейстер, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты. – Авт.). Бала чагымда еш кына аның белән эшкә йөри идем. Дәүләт ансамбленең иҗат процессында кайнап үстем.

– Шәһәр егете ничек шулай яхшы татарча сөйләшә?

– Үземне татарча яхшы сөйләшәм дип санамыйм. Киресенчә, күп вакытта уй-фикерләремне татар телендә җиткерү миңа бик авыр. Шулай да, татар телендә чиста итеп сөйләшергә өйрәткән өчен, әбиемә һәм 16нчы татар-инглиз гимназиясенә зур рәхмәт! Мин шуны төгәл әйтә алам: әгәр дә мәктәптә татар телен өйрәнмәсәм, туган телемне оныткан булыр идем. Чөнки әйләнә-тирәмдәгеләр барысы да рус телендә аралаша.

– Әйдә, җырларга тукталыйк. Синең рус телендә дә, татар телендә дә җырларың бар. Иң беренче кайсы телдә иҗат итә башладың?

– Рус телендә. Бу телдә текстлар күпкә тизрәк языла. 7-8нче сыйныфларда укыган вакытта язган беренче текстым да рус телендә булды. Әле дә хәтерлим: «я пишу стишочки, запятые там да точки» дип башлана иде ул.

– Белүемчә, синең рус телендәге бер җырыңны «Баста» да югары бәяләгән?

– Әйе. «Задыхаюсь» дигән җырны «Твиттер»да үз битенә алып куйган иде. Күземә күренәме дип торам! Тик бу дөрес булып чыкты. Соңрак мин ТНТ каналында бара торган «Песни» дигән проектта да үземне сынап карадым. Татар телендәге җырларымны да башкардым. Тик, кызганыч, икенче турда төшеп калдым.

– Ә татар телендә җырлый башлавың ничек булды?

– Татар телендәге беренче җыр очраклы гына килеп чыкты. Минем күптән язып куйган әзер аранжировкам бар иде. Тыңлыйм-тыңлыйм, ә рус тексты аңа гомумән туры килми кебек. Нәтиҗәдә бу аранжировкага күпләргә таныш «Уен» җыры язылды. Шуннан бирле татарча иҗат итүдән туктаган юк.

– Белүемчә, «Уен» синең иң популяр җырларыңның берсе?

– Әйе, бу, чыннан да, шулай. Шушы җырны Интернетка элеп 3-4 ай узгач, мине урамда таный ук башладылар. Әйтергә кирәк, аны бүген дә бик яратып тыңлыйлар, тараталар, тик, кызганыч, ул Интернетта миннән башка гына яши. Җырны беләләр, ә кем җырлавын юк. Биредә гаеп миндә. Мин аны Интернет челтәренә дөрес итеп чыгармаганмын. Лицензия ясап, артист бите булдырып тәкъдим итәргә кирәк булган.

– Син барлык җырларыңны да үзең иҗат итәсеңме?

– Әйе, мин һәр җырымны башыннан ахырына кадәр үзем эшлим. Текстларны да, музыканы да.

– Бүгенге көндә синең Instagram битеңдә 20 меңнән артык язылучы бар. Шулай да син анда үзең турында бер дә сөйләмисең. Интернет челтәрендә дә синең турында мәгълүмат табуы авыр. Үз шәхси тормышыңны махсус яшерәсеңме?

– Мин, гомумән, үзем турында сөйләргә яратмыйм. Instagramдагы битемне дә иҗатым белән уртаклашу өчен генә булдырдым. Язылучыларыма минем белән булганнары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки алар ярдәмендә мин җырларымны күбрәк аудиториягә тарата һәм теге яки бу җыр турында аларның фикерләрен ишетә алам.

– Бүген Интернетта популяр блогер һәм артистлар арасында шундый тенденция бар: алар, бераз танылу алгач, татар телендә иҗат итүдән читләшеп, тулысынча рус теленә күчә. Синең белән дә шулай булмасмы?

– Юк, дип уйлыйм. Чөнки татар телендә җырлар иҗат итү миңа бик ошый. Мин моннан иҗат дәрте алам. Аннары соң минем татар телендәге җырларым тыңлаучылар күңеленә тирәнрәк үтеп керә. Хәтта рус телле аудитория дә миңа, татар телендәге җырларымны мактап, смслар яза. Бу минем өчен бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев