Логотип Идель
Бу – тема!

THE DUSLAR HOUSE: «TIKTOK ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОНТЕНТ ЯРАТА!»

Татарстанда беренче TikTok-хаус! Әле июль азагында гына барлыкка килергә өлгергән The Duslar House проекты инде 106 меңнән артык язылучы җыйган. Афәрин!

«TikTok House» төшенчәсе 2019 ел азагында барлыкка килә: Лос-Анджелес шәһәрендә бер төркем блогер контент ясау максаты белән берләшеп яши башлый. Димәк, мондый төр хаус – үсеп килүче һәм танылган тиктокерлар җыела торган урын. Алар бер түбә астында яшиләр, бергәләп яңа видеоларга идеяләр уйлап табалар һәм кәттә контент тудыралар.

The Duslar House та башка чит ил һәм рус TikTok хаусларыннан артта калмый, трендтагы, актуаль видеоязмалар төшерә. Шул сәбәпле, аудиторияне үзенә карата! Әлеге проект турында тулырак бу йорт эчендә «кайнаган» катнашучылардан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен!

Наил Әхмәдуллин, КФУ студенты, 3 курс (Инстаграм/TikTok: axmatea):

TikTok`ка видеолар төшерә башлауга сыйныфташым сәбәпче булды. Аның кыска вакыт эчендә күп язылучы туплавын күреп илһамландым. Видеозямаларга идеяны чит ил блогерларыннан нигез буларак алам, тулаем үзем уйлап чыгарганнары да бар. Хәзерге вакытта TikTokта язылучыларым саны 289 меңнән артык. Аудиториям зур булгач, The Duslar House`ка да эләктем. Биредә катнашучылар саны 19: 11 егет, 8 кыз. Минем кебек студентлар да, укып бетереп эшләүчеләр дә, тулаем TikTok белән генә шөгыльләнүчеләр дә бар. Әлеге проект кысаларында без бергәләшеп зур йортта торабыз, иҗат итәбез, контент тудырабыз! Әгәр бирегә эләгәсегез килсә, сезне оештыручылар күреп алырга тиеш. Моның өчен үз аккаунтыңны тиешенчә алып барырга һәм кызыклы тиктоклар төшерергә кирәк дип уйлыйм. TikTok – үз Инстаграмыңны таныту өчен дә яхшы инструмент!

Камилә Рахманова, КФУ студенты, 3 курс (Инстаграм/TikTok: kamilla_rahmanova):

Әлеге социаль челтәргә видеоязмаларны үзизоляция чорында төшерә башладым. Буш вакытның күплеге, шулай ук TikTokның тиз камилләшүе җәлеп итте... Баштарак гадәти, еш очрый торган видеолар кертергә тырыштым, әмма аңладым – TikTok үзенчәлекле авторлар контентын ярата! The Duslar House моны тагын бер кат исбатлый. Чөнки бирегә төрле җирләрдән рус һәм татар кешеләре җыелган. Без әлеге проект ярдәмендә барлык чит милләтләр бердәмлеген, дуслыгын күрсәтергә телибез! Кызык, әмма нәкъ менә милли тематикадагы тиктокларны караучылар саны күбрәк.  Ана телебезне мондый мәйданчыклар ярдәмендә яшь буынга җиткерүне бик кирәк дип саныйм. Минем шәхси аккаунтымда 60-70 % контент нәкъ менә татар тематикасы белән бәйле.

The Duslar House катнашучылары хейтерларга салкын карауларын да ассызыклады. Барлык танылган блогерларның да «дошманнары» булырга тиеш, башлаган эшне бернигә дә карамастан, яратып сыйфатлы итеп эшләргә кирәк, ди алар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев