ТЕСТ: ТАТАР ТЕЛЕН НИЧӘЛЕГӘ БЕЛӘСЕҢ?

Яраткан шагыйрем Фәнис абый Яруллинның көндәлекләрен укыганым бар. 2010 елның, 28 нче апрелендә ул менә ниләр язган: “Туган телеңне югалту — үз-үзеңне югалту ул. Рус, инглиз телендә генә сөйләшә башлыйсың икән, телисеңме-юкмы син аларның гореф-гадәтләрен, хәтта диннәрен дә кабул итәсең. Син алар җырын җырлыйсың, ләкин бит синең күңел төбеннән саркылып торган үз моңың бар. Син алар җырын да җиренә җиткереп җырлый алмыйсың, ата-бабаларыңнан саркып кергән моң да өскә калкып чыга алмый.”

Чыннан да, һәрбер тел кеше язмышы өчен җавап бирә. Ләкин газиз туган телебез - безнең өчен иң кадерле табигый мирас бит ул. Һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Шул уңайдан сиңа бик кызыклы тест үтәргә тәкъдим итәм. Әлеге сүзләрнең тәрҗемәсен дөрес итеп билгелә, нәтиҗәң белән “коммент”ларда уртаклаш. Дусларыңа да җибәр, белемнәрен тикшереп карасыннар!

Рүзәл ШӘРИПОВ әзерләде


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1321
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    441
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    413
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019