Логотип Идель
Бу – тема!

TELEM БАРНЫҢ, КИЛӘЧӘГЕ БАР!

2018 елның 16 апреленнән Telegram мессенджерын Россия территориясендә куллануга чикләү кертелде. Моның барысы да компания хәбәрләрне укырга мөмкинлек бирүче шифр ачкычларын бирүдән баш тартуы белән нигезләнде.

Имеш, террорчылар шуннан файдаланып, үз мәкерләрен яшерергә мөмкиннәр. Имеш, Telegram эшчәнлег е дәүләт һәм аның халкының яшәешенә куркыныч тудыра. Моның чыннан да шулай булуында шикләр зур, әлбәттә. Әмма факт факт булып кала – Россиянең 20 млн. тирәсе халкының (Telegram ның россияле аудиториясе әлегә шул тирә, әмма саннар үсә бара) гражданлык хокуклары бозылды.

Әмма, дустым, иң кызыгы шунда – блоклауның беренче атнасы узып китте, Telegram ны блоклыйбыз, дип ярты Россия интернетын аударып бетерделәр, ә Telegram үзен бик яхшы хис итә. Һәм моның өчен бернинди дә VPN яки проксиларның да (блоклауны читләтеп узу өчен махсус программалар һәм мөмкинлекләр) кирәге юк. Блоклауга да карамастан, Telegram эшенең элеккегечә дәвам итүе интернет челтәре кулланучыларының нык көлдерә – бу атна дәвамында төрле мемнар, шаярту-мәзәкләр челтәр буйлап күпләп йөри.



Telegram ны яклап үзенә күрә көрәш чаралары да барлыкка килде. Аның символлары – Павел Дуров үзе иҗат иткән Каршы тору Көчеге һәм кәгазь очкычлар.

22 апрель көнне компания мессенджер эчендәге махсус система хәбәрләре өчен чатта хуплау акциясенә – кәгазь очкычлар җибәрергә чакырды. Шул ук вакытта җибәргәннән соң очкычларны җыеп алырга искәртергә дә онытмадылар. Киләсе мондый акцияне Дуров әфәнде 29 апрельга билгеләде.



Эт өрә, ә Telegram эшли тора, диләр бит әле. Нәкъ шулай! Ә ул арада Россия, ә бигрәк тә Татарстан технологияләр сөючеләренә шатлыклы хәбәрләр ирешеп тора.

Казанның Futureinapps IT-компаниясе яңа буын россияле мессенджерының масштаблы проектына акча җыю игълан итте. Компания белдерүенчә, яңа мессенджер атаклы, әмма тыю астына эләккән Telegram ны алмаштыра ук алмаса да, һәрхәлдә, аңа яхшы альтернатива булачак.

Булачак мессенджерның исеме – Telem. Шунысы кызык, әлеге сүз Tell‘em ("сөйлә аларга") инглиз гыйбарәсенә һәм "телем" татар сүзенә аваздаш. Бу юкка гына түгел – мессенджерны эшләүчеләр әйткәнчә, бу интерфейсны татарчага көйләү мөмкинлеге булган дөньядагы беренче мессенджер булачак.

Мессенджер проектының кызыклы, үзенчәлекле яклары да шактый. Шуларның берсе, әйтик, – чит ил кешеләре, компанияләре белән аралашканда тәрҗемә итү мөмкинлеге. Тәрҗемә механик, машина тарафыннан башкарыла торган булмаячак – аны үзен тәрҗемәче дип күрсәткән кулланучы башкарыр, дип көтелә. Бизнес өчен бу уңайлы – мондый он-лайн тәрҗемәче тере тәрҗемәчегә караганда арзанрак булачак, тәрҗемә итәргә әзер булган кулланучы өчен бу керемле – беркайда да бармыйча акча эшләргә мөмкин бит!

Мессенджерны эшләү 2018 нченең маена планлаштырылган, августта инде проектның беренче токеннары (үзенә күрә крипто-акцияләр) сатуга чыгачак, 2019 ның апреленә мессенджер инде эшли башлаячак, дип көтелә.

Futureinapps генераль директоры Айрат Галиуллин сүзләренә караганда, командага ярдәм тәкъдим итеп инде чит ил инвесторлары һәм программачылары да мөрәҗәгать иткән, әмма фирма әлеге мессенджерны тулысынча Россия эшләнмәсе булган халыкара кушымта итеп күрергә тели.

Telegram га һәм аның блоклануына, яңа Telem мессенджерына карата җәмгыятьтә фикерләр нинди икән соң?


Зөлфәт Зиннуров, танылган алып баручы, җырчы, җырлар авторы:

"Telegram белән кулланмый идем, шуңа күрә мин аның блоклануын сизмәдем дә. Telegram аша беркем белән дә аралашканым да юк иде, дуслар белән аралашу өчен миңа Whatsapp та бик җитә. Яңа мессенджерга килгәндә, алар бик күп бит инде болай да. Миңа калса кем нәрсәгә ияләнгән, шул шуның аша аралаша. Менә Төмәндә, мәсәлән, Viber бик популяр, һәм аларны яңа мессенджерга ияләндерә кыен булачак. Telem гә килгәндә, исеме үзгәргәннән генә җисеме үзгәрер микән. Ну шулай да – булсын, бу бер дә начар түгел, конкурентлык һәрвакыт яхшыга, нәтиҗәлелеккә китерә бит".

Фәнил Вакказов, алып баручы, тамаша-мен, җырчы:

"Мин Телеграм белән файдаланмый идем, шуңа аның блоклануыннан миңа җылы да, салкын да булмады".

Эльнар Байназаров, экс-“Ялкын”, МГУ студенты, "Известия" хәбәрчесе:

"Телеграмга килгәндә, "Известия" редакциясендә эшкә кагылышлы бөтен әңгәмәләр шул мессенджер аша алып барыла иде һәм хәзер дә алып барыла – блоклау көнендә бөтенебез VPNнарга күчтек, бер-беребезне өйрәтә-өйрәтә. Элеккечә кулланган кебек кулланабыз.

Телеграмның төп уңайлыгы – аның тизлегендә: мессенджер аша видео, фотолар җибәрүе шактый уңайлы дип саныйм, ул видео сыйфатына зыян китерми (ватсаптан аермалы буларак).

Икенчедән, Телеграмның иминлегендә – шәхси хәбәрләремнең, алар мемаслар һәм стикерлар ише әйберләрдән генә торса да, дәүләт тарафыннан укылуын теләмим. Дәүләтнең максатлары нинди генә изге булмасын – тормышыма тыгылуы мөмкин кадәр әзрәк булсын иде. Бүгенге вәзгыять миңа "Das Leben des Anderen” (“Башкалар тормышы") фильмын хәтерләтә. ГДР вакытында милиция җирлеләрнең тормышын шулкадәр әйбәт күзәтеп торган ки, аларда исләр архивы булдырылган – һәр кешенең (хәтта ГДР гражданнары булмаганнарының да) тән исе сакланган ул архивта – махсус этләр ул кешене һәрбер җирдән таба алсын өчен. Телеграмны блоклау – андый җәмгыятькә тәүге адым. 1937нче ел искә төшә никтер.

Стартапка килгәндә исә – карашым негатив, берәр яңа юнәлешкә тайпылу, чыннан да яңа әйбер уйлап табу урынына бездә күчерелмә ясауны хуп күрәләр. "Телега" кулланучылары XVII гасырдагы староверлар кебек – телеграмнаң бүтән мессенджерларга күчү – өч бармак урынына ике бармак белән чукыну – хыянәткә тиң. Китмибез!"

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев