Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛЕФОНЫМ, ЙӨРӘК МАЕМ: 4 КИҢӘШ!

Бүгенге заман кешесенә телефонсыз, һичьюгы, бер көн генә яшәү дә мөмкин әйбер түгел сыман, чөнки телефоннар аралашу чарасы гына булудан инде күптән туктады: хәзер смартфоннар ярдәмендә без кинога билет алабыз, такси чакырабыз, фотога төшерәбез, мәгълүмат саклыйбыз, кыскасы, моңарчы безнең күп вакытны алган әйберләрне тиз һәм уңайлы итеп башкарабыз. Әмма, безнең смартфоннар нинди генә текә, заманча булмасыннар, аларның да “йомшак” яклары бар. Аерым кагыйдәләрне истә тотмаган очракта, смартфоныбыз эштән чыгарга, ә кайвакыт исә бөтенләй үзебезгә зыян китерергә мөмкин.

ТЕЛЕФОННЫ ДӨГЕГӘ КҮМЕП КИПТЕРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

Мөгаен, иң киң таралган хата – смартфонны, суга төшкәннән соң, дөгегә күмеп, рәткә китерергә тырышудыр. Һәм, чыннан да, смартфонга ялгыш чәй түксәң, я ул бөтенләй суга төшеп китсә, нишләргә соң?

Төрле форумнарда “белгечләр” бертавыштан телефонны дөгегә салып куярга киңәш итә. Янәсе, дөге бар дымны үзенә җыячак, һәм берничә сәгатьтән телефон белән барысы да яхшы булачак. Әмма бу алай түгел. Дөгенең вак кыйпылчыклары колакчыннар, зарядник тоташтыра торган урыннарга кереп туларга мөмкин. Һәм тагы бер киңәшне башыгыздан чыгарып атарга кирәк: юешләнгән телефонны фен белән киптерегргә ярамый!

Бердәнбер дөрес юл – смартфонны тиз арада сервис үзәгенә илтү. Артык дымнан киптерер өчен белгечләр махсус приборлар кулланачак, мисал өчен ультратавыш ваннасы. Тик андый процедуралар алдыннан телефоннан сим-картаны алып куярга онытмагыз.

ТЕЛФОННЫ ҮЗЕҢ БЕЛӘН ЮЫНУ БҮЛМӘСЕНӘ АЛЫРГА ЯРАМЫЙ

Бу пункт беренчесеннән үсеп чыга: күпчелек гаджетлар су, дым белән контактны авыр кичерә. Әлбәттә, кыйммәтле смартфоннар, гадәттә, корпус эченә дым һәм тузан керүдән сакланган. Әмма моңа алданып җиңел суларга кирәкми. Мондый төр смартфоннарда дымнан саклау булса да, телефоныгызга, су тәэсирендә зыян килә калса, беркем дә сезгә аны, хәтта гарантия буенча да, бушка төзәтеп бирмәячәк. Мисал өчен, бу турыда Apple’ның рәсми сайтында ук әйтеп куелган.

Истә калдырыгыз: әгәр сез, юыну бүлмәсендә дә телефонсыз тора алмыйсыз икән, чыбыклардан баш тарту мөһим. Моның нинди нәтиҗәләргә китеррегә мөмкинлеген барыгыз да беләдер инде.

ТЕЛӘСӘ КАЙДА, ШИКЛЕ УРЫННАРДА ЗАРЯДНИКЛАР АЛЫРГА ЯРАМЫЙ

Барысы да бик гади: бары оригиналь адаптерлар, һәм тоташтыру чыбыклары гына кулланыгыз. Бүгенге көн телефоннарының зарядка җыю процессы, зарядканы «тиз җыйдыру» функционалы барлыкка килгәч, аеруча, шактый катлауланды. Бары сыйфатлы адаптерлар белән генә эш итү мөһим. Начар сыйфатлы чыбыклар белән эш итү телефонның вакытыннан иртә эштән чыгуына китерәчәк.

СМАРТФОННЫ ЧИТ КУЛЛАРГА БИРМӘГЕЗ

Смартфонда иң кыйммәтле әйбер – сезнең шәхси мәгълүматларыгыз. Хәзерге көн кешесе телефонында якыннарының номерларын гына түгел, төрле пароль, шәхси мәгълүматлар кебек мөһим әйберләрне дә саклый. Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен берничә кагыйдәне истә тотыгыз: телефонга вакытында яңарту (обновление) куеп барыгыз, парольсез, ачык Wi-Fi.га тоташмаска тырышыгыз: бик оста хакерлар мондый Wi-Fi.ларны кешеләрнең шәхси мәгълүматларын урлау өчен дә куллана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев