Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛЕФОН: НАРКОТИК, ӘЛЛӘ ЗАМАНА ЧИРЕ?

Мөгаен, һәрберебез дә: «Без нәрсәдән башка үзебезнең тормышны күз алдына китерә алмыйбыз?» дигән сорау алдында уйга калганы бардыр. Әлбәттә инде, кешелеккә һәрдаим кирәк әйберләр ул – су, һава һәм ризык.

Ә тормышын телефонсыз күз алдына китерә алмаучылар турында ни әйтерсез?

 Бәйлелек турында

Дәресләреңне хәзерләргә утыру белән, телефоныңа хәбәр килә. Шуны гына укырга дип алдың бит югыйсә телефоныңны... ә ничә сәгать утыргансың! Таныш ситуация, шулай бит?! Нәтиҗәсе болайрак: дәресләрне юньләп хәзерләмәдең, күзләреңнең күрү сәләте көннән-көн начарая. Өстәвенә телефоннан килгән нурланыш та баш миенә бик начар йогынты ясый. Шуның аркасында йокың туймый, сәламәтлегең какшый.

Телефон һәрдаим безнең белән: телефон белән уянабыз, телефон белән йоклап китәбез. Ашаганда да, саф һава суларга чыкканда да, аны үзебез белән алабыз. Дуслар белән очрашканда да телефонга багынабыз.

Күпләребез тере аралашуга караганда гаджетлар аша аралашуны хуплый. Әйе, бәлкем, алай кулайрактыр да. Машинада, автобуста барганда да сөйләшеп була бит. Тик кара-каршы утырып сөйләшүгә җитми инде.

Телефонны һәрдаим куллану, бәйле булу һәм аны югалтудан курку номофобия (инглизчәдән «no mobile phone» – телефон юк) дип атала. Бу фобия хәзерге яшьләр арасында гына түгел, өлкән кешеләрдә дә бик популяр. Ул безнең өчен мәгълүмат һәм аралашу чыганагы.

Телефон куллануның уңай якларына килсәк...

Аны гел янда йөртеп була, чөнки ул күп урын алмый. Функцияләре дә җитәрлек. Мәсәлән, телефон будильникны, калкуляторны алыштыра ала, аның ярдәмендә китапханәдә булмаган китапны да табып укый аласың. Фильм карау өчен дә кинотеатрга барып йөрергә кирәкми. Акчаң янга кала.  Иң якты истәлекләрне дә фотосурәт ярдәмендә телефонда саклап кала аласың. Музыка тыңлыйсың килсә, радиосы да бар.

Шунысы кызганыч: замана «уенчыгы» белән мавыгучылар саны һаман саен арта. Интернет сораштырулар нәтиҗәсендә мондый фикергә килдем: гадәттә кешеләр көненә телефоннарын якынча 100–150 тапкыр «тикшерсә», араларында 900 тапкыр “тикшерүчеләр” дә бар икән! Коточкыч сан!

Бу проблемадан чыгу юллары:

– Иң беренче эш итеп телефоныңа урнаштырылган кушымталарны барлап чык һәм уйла: кайсылары сиңа һәрдаим кирәк, шуларын гына калдыр. Әллә ни әһәмияткә ия булмаганнарын бетер!

– Вакытны иң күп ала торганы – социаль челтәрләр. Кайчан да булса «нигә инде бу миңа?» дип уйланганың бармы? Шуның өчен үзеңә таймер куй һәм сүзеңдә тор! Куелган вакытың бетү белән, кушымтаны башка кулланма!

– Өйдә вакытта телефоныңны кесәңдә йөртмә! Читкәрәк алып куй!  Чөнки хәбәр килгәнен ишетсәң, телефоның кабат синең кулда булачак.

– Йокы вакыты җиткәч, телефоныңны мендәр астына тыкма. Аның урыны анда түгел. Сүндереп, ераккарак алып куй! Чөнки йокыга китә алмыйча интегеп ятсаң, кабат телефонны кулыңа алачаксың.

– Китапларны телефоннан укымаска тырыш – күзеңне бозачаксың. Фильмнар белән дә шул ук хәл. Зуррак экраннан кара!

– Сәгатьне карарга дип кенә алып та, озак вакыт утырган чаклар була. Шуның өчен кул сәгате ал! Вакытны телефонсыз да белә алачаксың.

– Ял вакытында, саф һава суларга чыкканда, телефоныңны кулыңа алмаска тырыш, өеңдә калдырсаң, тагын да яхшырак.

– Социаль челтәрләрдәге парольләреңне саклама! Ышан, керәсең килгән саен пароль язып утырсаң, алай еш кермәячәксең.

– Үзеңә яңа шөгыль тап, шул вакытта телефон турында уйламаячаксың да.

Ильвина ШӘЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев