Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕКӘ ФОТОСЕССИЯ ӨЧЕН ИДЕЯЛӘР

Җәй ул – кояш, яшеллек, чәчәкләр, җиләк-җимеш... Без, кызлар, фотога төшәргә яратабыз инде. Елның шундый матур чагында бигрәк тә! Әйдә, үзебезгә үзебез фотосессия оештырабыз? Аптырап калдыңмы? Гаҗәпләнмә, чөнки бу бер дә катлаулы түгел.

«Локация», «ракурс» һәм «образ»да булган иң ошаган вариантны сайлап ал, фотога төшерергә яратучы дустыңны чакыр (дусларың арасында андый кеше, һичшиксез, бар инде), камераңны яки телефоныңны әзерлә һәм алга! Матур фотолар эзеннән!

Җиләк-җимеш белән портрет

Җиләк-җимешләрнең ниндиләре генә юк бит хәзер! Җыеп кына өлгер! Бакчада кызарып өлгергән алмалар белән дә, базардан алынган цитруслар белән дә төшәргә була. Иң мөһиме – камерага елмаерга онытма!

Локация: җиләк-җимеш төсендәге фон.

Образ: үрелгән яки үзенчәлекле итеп җыелган чәчләр, ачык төстәге мейк.

Ракурс: йөзеңне якыннан яки өстән төшерергә.

Битлек + чәчәкләр = шедевр

Битлекләрдә дә матур була алабыз бит, кызлар! «Маскалы» җәй хакында оныкларыбызга сөйләгәндә, шул фотоны күрсәтербезJ

Локация: киң урам; өй; көзге яны.

Образ: күзләргә мейк-ап, битлекне үзең тегеп тә, аңа рәсем ясап та, чәчәкләр беркетеп тә була.

Ракурс: якыннан портрет яки билдән сурәт.

Чиксез күк һәм син

Һаваларны иңләп очкан  кошлардай, син дә азат хатын-кыз образын гәүдәләндерәсең. Фантазия – күктә. Аның иң матур вакытын тотып ала белергә  генә кирәк. Чәчәкләрне кулыңа алып, аларны суз, тирән итеп сула һәм «щёлк»!

Локация: ачык җир, болын.

Образ: җилкәгә таратылган чәчләр, озын күлмәк, табигый макияж.

Ракурс: кадрның яртысыннан күбрәгендә – күк йөзе.

Күңелендә һәр кыз – флорист

Хуш исләр аңкып торган чәчәкләр кибетендә букет җыясың. Йөзеңдә – елмаю!  Йә, нинди чәчәкләрне яратасың? Гөлчәчәкләр, лаләләр, әллә канәферләрме? Үзең җыйган иң матур бәйләм белән фотога төшеп, аны дөньяга чыгарсаң, башкалар да яраткан чәчәкләреңне белеп торачак.

Локация: чәчәкләр кибете

Образ: өскә – принтлы күлмәк, башка – тасма, кулларга – чәчәк бәйләме. 

Ракурс: чәчәкләр арасында.

Өйдәге «матурлык салоны»

Безгә еш кына визажист булырга туры килә! Күзләрне буяп яки иннек сөртеп фотога төшү дә, аерым бер сәнгать төре сыман, әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Сөрмә буяганда авызны ачаргамы? Монда фотограф киңәшен тыңлап эш ит.

Локация: гримёрка, юыну бүлмәсе яки көзге каршысы.

Образ: ачык төстәге күлмәк яки ялтыравыклы топ, башка чалма кебек уралган сөлге.

Ракурс: кырыйдан яшерен камера төшергән кебек.

Спортка гашыйк

Спортны үз итәсең, сәламәт яшәү рәвеше алып барасыңмы? Әйдә, үз артыңнан башкаларны да иярт! Күнегүләр ясаганда, фотографтан шул  мизгелләрне «тотарга» сора. Синең матур буй-сыныңа сокланып, башкалар да спортны үз итә башлаячак!  

Локация: стадион, турник, гимнастика залы.

Образ: спорт киеме, кроссовкалар.

Ракурс: билгә кадәр яки гәүдә озынлыгында төшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев