Логотип Идель
Бу – тема!

«ТЕГӘЧӘК КИЕМНЕҢ НӘТИҖӘСЕН КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРГӘЧ, ТИЗРӘК ЭШКӘ ТОТЫНАСЫМ КИЛӘ»

Биюче бии-бии остарса, тегүче тегә-тегә остара. Монда минем бер шигем дә юк. Гади генә әйберләр тегүдән башлаган танышым Ясмиләнең эшләре дә бүгенге көндә күпләрне таң калдыра. Быел технология фәненнән олимпиадада катнашып, үз куллары белән иҗат иткән якут кызлары кием коллекциясе белән барысын да әсир итте ул.

Исеме: Ясмилә Хисамиева

Туган көне: 11.05.2006

Туган җире: Питрәч районы Кызылшьләр авылы

Яши: Саба районы Сатыш авылы

Укый: Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе

Инстаграм: _15_yasmilya_06

– Кем ул Ясмилә? Үзең турында сөйләп кит әле.

– Сәлам! Мин – иҗади кеше, тегүгә үлеп гашыйкмын. Спортны да үз итәм, тик сәламәтлегем аркасында әлегә аңа нокта куеп торырга туры килде.

‌– Тегүче булырга теләк кечкенәдән ук киләме, әллә инде үсә төшкәч
кенә бу өлкәдә кайнау ошый башладымы?

– Мин 5 сыйныфта укыганда «Оста куллар» түгәрәгенә йөри башладым. Шул вакытта тегү машинасы белән дуслашып киттем, аның белән эшләү, гомумән, тегү күңелемә якын икәнен аңладым.

– Әти-әниең бу шөгылеңә нинди карашта?

– Якыннарым бу шөгыльне үз итүемә сөенделәр генә. Әнием безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. 1 минутны да бушка уздырмаска кирәклегенә төшендерде. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

– Беренче дәвердә нинди авырлыклар белән очраштың?

– Дөресен генә әйткәндә, дизайнер тормышына «чумган» гына вакытта авырлык күп булды: терминнарны истә калдырасы, теория өйрәнәсе... Белгәннәрне онытмас өчен, даими рәвештә практик биремнәрне үтәргә кирәк булды.

– ‌Тегәргә илһам каян килә?

– Тегәчәк киемнең нәтиҗәсен күз алдыма китергәч, тизрәк эшкә тотынасым килә. Музыка тыңласам да башка яңадан-яңа идеяләр килә, илһамланып китәм.

– Дизайнын үзең уйлап табасыңмы?

– Технология укытучысы Айгөл Нәгыймулловна белән берлектә уйлап табабыз. Ул мине 3 ел элек үз канаты астына алды. Минем һәрбер җиңүемдә аның роле бик зур.

– ‌Киләчәктә әлеге юнәлеш буенча китәргә уйлыйсыңмы?

– Әйе, киләчәккә хыялларымның берсе – дизайнер булу, шул өлкәдә үсү һәм камилләшү. Үзеңнең күңелеңә хуш килгән өлкәне табу җиңелләрдән түгел. Миңа монысы белән уңыш елмайды.

– ‌Үз кием коллекцияңне булдырасың, бизнес белән шөгыльләнәсең килмиме?

Әйе, үз эшемне ачу уйда бар. Теләгем гаилә образы  (Family Look) булдыру һәм аларны төрле стильдә тегү.

– ‌Технология фәне олимпиадаларында гел призлы урыннар яулыйсың. Теория өлеше авыррак биреләме, әллә практикасымы?

Беләсеңме, Ильвина, берни дә тырышлыксыз гына нәтиҗә бирми. Икесенә дә яхшылап әзерләнергә кирәк. Әзерлекне җәйдән үк башлыйбыз: атнасына 3-4 тапкыр укытучым белән мәктәптә очрашып, иртәдән кичкә кадәр кием коллекциясе әзерләдек. Тик шулай да, теория өлешендә яхшы баллар җыю өчен күп кенә мәгълүматны истә калдырырга кирәк.

– Җиңүләрең табыш китерәме?

– Әйе, күп кенә конкурсларда премия белән бүләклиләр.

– Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Буш вакытым булу белән теория язылган дәфтәрләрне карап чыгам, еш искә төшереп тормасаң, онытыла. Буш вакытымны гаиләм янәшәсендә үткәрергә тырышам. Тәмлүшкәләр пешереп, аларны сыйлау күңелгә рәхәтлек бирә.

Блиц-сораштыру:

– Урамда берүзем адашып калсам...

– Якын тирәдәге кешеләрдән кайда икәнлегемне сорыйм.

– Бу җырны көне буе тыңларга әзермен...

– Илнат Фархуллиннын «Сары розалар»ын.

– Кызларга карьера төзү...

– Авыррак дип уйлыйм, тик моңа карамастан хатын-кыз көчле зат, ул барысын да булдыра.

– Үз-үзеңә ышаныч югалткан очракта...

– Күп вакыт эшләп карарга кыймый йөргән эшне эшләргә кирәк.

– Берәрсе холкым авыр дисә...

– «Сиңа шулай тоела гына» дип җавап бирәм.

– Мин ялганлаганда...

– Тиз тотылам, чөнки күп вакыт елмаеп-көлеп җибәрәм.

– Мин елый алам...

«Тик торганнан да» дияр идем, тик юк. Мине елату бик авыр.

– Минем кумирым...

– Юк. «Синең кумирың эчеңдә яши» дигән фикер белән килешәм.  

Ильвина ШӘЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев