Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕГҮЧЕ? УКЫТУЧЫ? ЮК, САЙТ ЯСАУЧЫ!

"Күктән төш, җирдән мен", диләрме әле? Күкләрдә очучылар бар, җирдә нык басып йөрүчеләр бар. Гадәттә, аларның беренчеләре иҗат кешеләре булса, икенчеләре - техника белән эш итүчеләр. Бу ике төркемнән тыш тагын берсе очрый - урталыкта яшәүчеләр: үз вакытында очып, үз вакытында җирдә нык басып йөри торганнар, иҗади дөнья белән техник дөньяның икесен бер итүчеләр. Иҗат та үзенә тарта, шул ук вакытта син техника белән дә дусмы? Кая барып бәрелергә һәм нинди һөнәр сайларга белми йөрисеңме? Мин сиңа нәрсә кирәк икәнен беләм. Бүген сүзебез сайт ясаучылар турында булыр.

Сайт – Интернеттагы информацион берәмлек, аның билгеле бер тематикасы, үзенә хас төзелеш үзенчәлеге, үз укучысы, үз йөзе бар. Берәр җиргә барырга, ни дә булса карарга, күрергә теләсәк, без җайлы гына Интернетны ачабыз һәм ул оешма сайтының ишеген шакыйбыз. Сайт ясауның максатлары төрле: кемдер аның белән акча эшли, кемдер билет сата, кемнәрдер фикер алыша һ.б.

Сайтлар үзләреннән-үзләре барлыкка килми, билгеле. Аларның башларында кемнәр тора соң?

Сайт ясаучы – заказ буенча яисә үзе өчен сайтлар булдыру белән шөгыльләнүче кеше. Әлеге һөнәр бүгенге көндә иң киң таралган гына түгел, иң кирәклеләрдән дә санала.

“Менә сиңа көрәк, җир казы”


Минем сайт ясыйсым килә, миңа нишләргә? Күп акча кирәк булачакмы? Ә кулланучыларны ничек арттырырга? Әйдәгез, үзе шушы юлны үткән кешедән сорыйк.

Данил Сәфәров (Матбугат.ру сайты җитәкчесе, бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе 13 ел): "Без эшебезне башлап җибәргән чорда Интернетта татарча мәгълүмат бик аз иде. Бөтен газета сайтларын бер урынга туплау максатын куйдым. Шуннан соң Матбугат.ру барлыкка килде. Сайтыбызга тиздән 10 ел була. Шушы вакыт дәвамында ул гел тулындырылып килде, яңа проектлар пәйда булды. Сайтны ачып җибәргәндә әллә ни зур акчалар түгелмәде, реклама өчен генә бераз чыкты. Ел саен домен һәм хостинг өчен түләргә кирәк. Домен – сайтның адресы булса, хостинг - мәгълүмат саклану мәйданын арендалау дигән сүз. Әлеге чыгымнар безнең елына 1 мең тирәсе була. Сайт ясау чыгымлы эш түгел, әгәр дә ул берәр оешма өчен ясалып, аерым төр үзенчәлекләр һәм функцияләр таләп итмәсә, билгеле. Андыйлары 10 мең, 100 мең, хәтта миллионнар торырга мөмкин. Бүгенге көндә сайт булдыру теләге булган теләсә кем әлеге эшне бушлай эшли ала. Дөрес, мондый сайтлар шаблон тибында бара.

Үз эшеңне блог алып барудан башларга була, аннан аны сайтка күчерергә мөмкин. Мәсәлән, тимер җене кагылган егет үзенең гаражда маташуы турында яза, видеолар төшерә ала. Күп әйберне фото аша да "язып" була бит. Безнең сайтлар ясау буенча командабыз эшли, 50 дән артык сайт ясаганбыздыр. Алар арсында театр, газета-журналлар, ресторан, төзелеш оешмалары өчен дә сайтлар булды. Кайбер клиентлар сайт ясаттым да, эш бетте дип уйлап ялгышалар. Аны алып баруны теләсә кемгә тапшыру шулай ук дөрес эш түгел. Безнең хезмәт тулаем эшнең 10 %ы гына, калган 90ы аннан соң башкарыла. Безнең тарафтан оешмага корал гына бирелә. "Менә сиңа көрәк, җир казы”, - дибез. Ә алар коралны алалар да, коралыбыз бар, дип шатланып, җир казуны оныталар”.

Сайт ясау этаплары нидән гыйбарәт?


заказ бирүче белән аралаша, чөнки ул үзеннән нәрсә таләп ителүен һәм нинди эш көтелгәнен яхшы белергә тиеш;

план төзи, аның нигезендә сайт ясала;

сайт ясый;

заказ бирүчегә сайтны тәкъдим итә;

сайтны алып баруны дәвам итәргә мөмкин.

[caption id="attachment_28039" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Әлеге һөнәр иясе булу өчен нинди юнәлешләрдә укырга була?



  • Информатика;

  • математика;

  • физика һәм информатика;

  • информатика һәм инглиз теле һ.б.


Шулай башка юнәлешләрдә белем алып та, бу өлкәдә үзеңне сынап карарга мөмкин. Үзлектән өйрәнеп тә зур уңышларга ирешеп була бит.

Әлеге һөнәр егетләргә дә, кызларга да туры килә.

Ә сайт ясаучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?


- бер урында озак вакыт утыра ала торган (туры мәгънәдә), чөнки эшнең күп өлеше компьютер алдында утырып башкарыла;

- җаваплы, билгеле бер проектка алынганнан соң үз эшен ахырга кадәр җиткерергә тиеш;

- яхшы хәтерле, чөнки программалар белән эш иткәндә бу сыйфат бик кирәк;

- креатив, кеше күрмәгәнне күрә белү;

- игътибарлы;

-иҗади;

-техниканы яхшы белгән.

Һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:


"+":

- әлеге һөнәр ияләренә эш һәрчак табылачак;

- читтән торып эшләү мөмкинлеге;

- эшне башлап җибәрү артык зур чыгымнар таләп итми;

- югары хезмәт хакы.

"-":

- озак вакыт компьютер алдында утыру;

- заказ бирүче белән әлеге заказны үтәүченең күзаллаулары туры килмәү сәбәпле, низаглар чыгу ихтималы.
Бушлай сайт ясау өчен сайтлар:

wix.com
nethouse.ru

Бүген без синең белән тагын бер замана һөнәре белән таныштык. Бу һөнәрне сайлау-сайламау синең ихтыярда. Күңелеңне тыңла, ул чакырган сукмактан атла. Уңышлар сиңа!

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев