Логотип Идель
Бу – тема!

ТеатрLife: Күңелле очрашу

Балачакның күңелле мизгелләре дими ни дисең?.. Күңелле шул инде, чөнки, кәефне күтәреп, миңа бәхет елмайды. «Ялкын» журналы уздырган бәйгедә катнашып, башкалага чакыру алдым: Г.Кариев театрына кунакка барабыз икән. Әй шатлануларым шунда!

Ниһаять көткән көн килеп тә җитте. Укытучыбыз Сәвия апа Маликовна белән Казанга юл тоттык. Тиздән без Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының мәһабәт бинасы янында идек инде. Бинаның матурлыгына сокланып, дулкынланып эчкә үттек. Тирә-ягыбызга каранып торган арада «Ялкын»нан журналист Айгөл апа Абдрахманова килеп җитте. Театрның директоры Гүзәл апа Сәгыйтова да безне көтеп торган. Бәхетлеләр бер без генә түгел икән. Җыелышып театр диварларын, залларын, гримм бүлмәләрен карап әйләндек. Ә аннары, иң кызыгы, шушы театрда эшләүче артист абый-апалар белән очрашу башланды. Бу чараны театрның режиссёры Ренат абый Әюпов башлап җибәрде. Ул безгә артистларның кызыклы да, катлаулы да, мәшәкатьле дә һөнәре турында бик аңлаешлы итеп сөйләде. Ә Алсу апа Шакирова, дәвам итеп, артист тормышындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләп безне ымсындырды. Шунда минем дә күңелдә артист булу теләге уянды. Вәт шушындый зур бинада эшләп йөрсәң икән ул!

Ә аннары, гәрчә бөтен мөмкинлекләрем булса да (җырлыйм, биим, сөйләсәм сөйләрлегем дә бар) артист була алмам, дип уйладым. Чөнки мин бик оялчан. Сәхнәдә ролемнең сүзләрен онытып җибәрсәм, нишләрмен, дим... Шунда Алсу апа, спектакльгә озаклап әзерләнүләре, рольләрне ятлаулары турында әйтте. Әсәрнең эчтәлеге буенча дәвам итәргә мөмкин, ул бит шигырь түгел, дип аңлатма бирде.

Кыскасы, бу очрашу күңелдә кызыклы, онытылмас тәэсирләр калдырды. Оештыручыларга, укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен.

Динә Шәвәлиева, Каратун мәктәбе





«Ялкын» журналына һәм Г. Кариев театрына зур рәхмәт! Очрашу барышында Гүзәл апа Сәгыйтова, Ренат абый Әюпов һәм Алсу апа Шакирова безнең сорауларга теләп җавап бирделәр. Гүзәл ападан шигырь укып китүен сорап, кыен хәлгә калдырсам да, Гүзәл апа һич кенә дә югалып калмады. Әңгәмәдәшләребезнең чын иҗат кешеләре булуы күренеп тора шул. Ренат абый Әюпов бик кызыклы шәхес булып чыкты! Аның театр тормышы бүгенге көндә гөрләп тора! Ә иң мөһиме алар шундый гади һәм яхшы кешеләр!
Данис Хисмәтуллин, Казан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев