Логотип Идель
Бу – тема!

ТеатрLife: «ДИРЕКТОР БУЛЫП КИЛСӘМ ГЕНӘ...» /ФОТО, ВИДЕО/

Кыш. Кар ява. Бераз гына кояш чыгып, яз килгән сыман булып алды да, кар-бураннарын ияртеп кабат кыш хөкем сөрә башлады. Безне – язны сагынып көтүчеләрне үртәве булгандыр инде. Кайберләрегез кышны яратадыр. Ә миңа кышкы көне ямансу. Бар дөньяда – аклык, тынлык. Ә минем күңел җәйне көтә инде...

26нчы февраль. Берни дә үзгәртә алмас кебек иде бу кыш айларын. Ләкин, болыт арасыннан кояш нурлары бәреп чыккан кебек, көтмәгәндә, ышанып булмаслык хәбәр килде. "Ялкын" журналыннан Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына кунакка чакыру хаты иде. Белмим, 2019 ел Театр елы дип игълан ителгәнгәме, әллә бәхетем зур булгангамы, театр белән дуслыгыбыз торган саен арта гына бара быел.

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры соңгы елларда бик күп яңарышлар кичерде: яңа үз бинасы барлыкка килде, директоры алышынды, театрның безгә күренми торган эчке дөньясында да үзгәрешләр юк түгелдер. Шуларны белешеп кайтырга исәбем.



Ул керүгә дөнья яктырып китте. Кояш кебек балкып торган йөзе кар-бураннарны юк иткәндәй тоелды. Әйтерсең, кабат җәй килде. ТНВда алып баручы булып эшләгән Ул. Н.Г.Җиһанов исемендәге консерваториядә укыткан. Ләкин дөнья аның Аның белән шаярырга, яңа уен тәкъдим итәргә булган һәм театр дөньясына алып килгән. Йә, аңладыгызмы инде кем турында сүз барганын? Бу – Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Гүзәл апа Сәгыйтова.

Гүзәл апа тормышын театр белән бәйләрмен, дип һич тә күз алдына китерә алмаган икән. Шулай да танылган журналист, «Калеб» яшьләр оешмасы җитәкчесенә иҗат дөньясы чит булмаган. Берсендә режиссёр Ренат Әюпов Гүзәл апаны театрның художество бүлегенә чакыра һәм Г.Кариев театрына үз өлешен кертергә тәгьдим итә. Ул чакта Гүзәл апа итәгатьле генә баш тарта. Ләкин «Кариев театрына директор булып килсәм генә» дигән уй йөгереп уза шул чакта. Ә дөнья көтмәгәндә әйләнәдә куя бит ул. Хәзер менә Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова директор вазыйфасын башкара.



Режиссёр Ренат Әюпов дип сөйли башлаган идем инде. Башта актер һөнәрен үзләштереп, аннары режиссёр булып киткән ул. Балачактан ук кызыксындырганмы аны бу һөнәр, белмим, бу соравыма җавап таба алмадым. Ләкин хәзер Ренат абыйның йөрәге «театр» дип тибә.

Ренат Мирзахәсәнович белән театр турында гына түгел, төрле темаларга сөйләшергә мөмкин. Сорауың нинди генә булмасын, Ренат абый һәрчак җавап таба. Ул үзе дә студентлар белән эшли, артист һөнәрен үзләштерегә ярдәм итә икән.



Г.Кариев театрында кунакта чакта танышкан тагын бер шәхесебез театрга балачактан ук гашыйк. Бишенче сыйныфта укыганда ук вокал, бию, театр түгәрәгенә йөргән. «Үземнең сәхнәдә булачагымны төгәл белдем», – ди ул. Сәхнәдән кала, Ул инглиз телен яратып үзләштерә. Шулай да «Күрәсең, сәхнәгә омтылыш миндә көчлерәк булгандыр», – ди. Сүзем Г.Кариев исемендәне яшь тамашачылар театры актрисасы, ике бала әнисе – Алсу Шакирова турында.

Алсу апа бик сәләтле актер. Иң яраткан ролегез нинди, дип сорагач, «Барлык рольләрем дә ошый, арадан берсен генә аерып әйттә алмый», – диде.

Г.Кариев театры, шундый шәхесләр белән очрашу булганга гына түгел, барлык яклары белән дә минем күңелне яулады. Кече залы да, зур сәхнәсе дә әсир итте. Ә иң ошаганы (барабанная дробь) грим салу бүлмәсе (гримерка) иде. Артистлар урынына утырып фото төшү дә ни тора бит! Шул чакта үзеңне (бер мизгелгә генә булса да) артист итеп тоясың.

Рәхмәт барыгызга да, мондый мөмкинлек өчен. Алга таба да очрашырбыз әле Кариев театрында.

Ялкынлы сәлам белән, Ләйсән Абдрахманова, Кайбыч районы Борындык мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

 

Очрашудан видеомизгелләр:

[embed]https://youtu.be/jeKcIaeG0Hw[/embed]

ФОТОРЕПОРТАЖ:

















































































ФОТО һәм ВИДЕО: ИЛНАЗ МӨХӘРЛӘМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев