Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТРЛАЙФ: «МӘҢГЕЛЕК БУРАН» НӘРСӘ ТУРЫНДА?

Безнең тамырларыбыз кайда? Киләчәктә без аны саклый алырбызмы? Үзебезнең балаларга, оныкларга түкми-чәчми җиткереп, аңнарына кем булуыбызны сеңдереп калдыра алырбызмы? Г.Камал театрында Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн" әсәре буенча куелган “Мәңгелек буран” спектаклен караганнан соң башта җаваплар түгел, бер-бер артлы сораулар гына калка.


Айтматов әсәре белән таныш булмаган кеше спектакльнең эчтәлегенә шунда ук төшенмәскә мөмкин. Чөнки постановкада әле үткәндә булган, әле хәзерге вакытта барган мизгелләр бергә үрелеп бара. Ягъни Буранлы Идегәй (Илдар Хәйруллин) белән яшь Буранлы Идегәйнең (Алмаз Борһанов) тормышы параллель рәвештә бер мәйданчыкта сурәтләнелә. Әйтергә кирәк, Алмаз Борһанов өчен бу – беренче зур роле, һәм ул анда үзенең сәләтен, иҗади мөмкинлекләрен ачып сала.



Беренче пәрдәдә үк Идегәй сәхнәгә чыккач, колакны ярып, поезд тавышы ишетелә. Әйтерсең лә, өскә поезд килер төсле. Баш герой - Идегәйнең кулындагы бау шулкадәр селкенүе – поезддан килгән җилнең никадәр көчле булган сурәтләү өчен кулланылган алым.



Мәет шарга әверелгән
Спектакль режиссеры Илгиз Зәйниев символлар белән уйный. Казангапның мәетен кеше җәсәде итеп түгел, ә үтә куренмәле пленкадан ясалган шар формасында сурәтли. Бу аңлашыла да, кешенең җаны шулкадәр чиста ки, әйтерсең лә аның гәүдәсе үтә күренмәле һәм аның аша бар нәрсә дә күренә. Мәет юу сәхнәсен дә оста итеп күрсәтәләр: Идегәй Казангап җәсәден юа – үтә күренмәле шарны чиста чүпрәк белән сөртә. Сәхнәдәге шар-сфера формасындагы образлар моның белән генә тәмамланмый. Тимердән ясалган шарлар әле геройларның утыргычына, әле лампага әвереләләр дә куялар. Тик спектакль геройлары йөри торган юл-баскыч Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган "Үлеп яратты" спектаклендәге баскычны хәтерләтә. Сүз уңаеннан, аның да режиссеры Илгиз Зәйниев иде.



Чыңгыз Айтматовның әсәре "Гасырдан да озын көн" дип аталса да, спектакль "Мәңгелек буран" дип исемләнгән. Без буранны табигать күренеше буларак күрергә күнеккән, тик монда ул гади буран гына түгел. Ул язмыш символы да, яшь буынның аңында булган чуалышны да тасвирлый. Җитмәсә, мәңгелек буранны мәңгелек темалар, проблемалар белән тәңгәл китереп була. Шул ук вакытта кар – аклык, пакълек билгесе. Әйтерсең лә, шушы буран, ишеп яуган ап-ак кар белән бергә киләчәктә барысы да яхшы якка үзгәрәчәгенә ышаныч, өмет яшәп килә.
Спектакль узган гасырда язылса да, аның проблемалары безнең заманныкы белән тәңгәл килә. Балыкчылар артеле таралу, авылда кеше калмау – 21нче гасырда да кабатланмыймыни соң?
Режиссер, спектакльне сәхнәгә куйганда, аңа комик образлар керткән – йорт хайваннарын җанландырган. Дөя (Минвәли Габдуллин) һәм бәләкәч дөяне (Эльвир Сәлимов) күпмедер күләмдә сатирик образлар, дип тә атап була. Алар сәхнәгә чыккач, зал уянып китә. Хайваннардан көлгән вакытта, әйтерсең лә ул үзеннән, үзенең халәтеннән көлә сыман. Бүген дә җәмгыять көтү сыман: күпчелек халык үз фикере белән түгел, ә агымга кушылып яши. Бу сәясәт мәсьәләләренә генә түгел, көндәлек ситуацияләрдә дә кагыла: кеше фикере буенча яшибез, “Кеше ни әйтер?” дип уйлыйбыз. Фикер коллары көтү рәвешендә яши.



“Поезд янында күмик, ятсын шунда...”

Спектакльнең асылында үз тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итү, ата-ана, әби-бабайларыбызга бурычларны үти алу проблемасы ярылып ята. Әнә, Сабитҗан (Илнур Закиров) да әтисенең рухын, дөньялыкта кылган эшләренә ясин чыга, аның мәетеннән тизрәк котыласы гына килә. Казангапны кайда күмәләр – улына барыбер. Ул, тизрәк шәһәренә китәр өчен әтисен хәтта зиратка алып бармыйча поезд юлы янында күмдерергә тели. “Ятсын шунда. Мин барысын да яхшырак беләм, ул минем әти”, – дип кенә кырт кисеп, васыятен аяк астына салып таптый. Аның мөһим эшләре бар, ә ул эшләр үз атасыннан да кадерлерәк булып чыга.



Шул вакытта Идегәй аңа зирәк фикер әйтә: “Әтиең синеке дә бит, син үзеңнеке микән?” – ди. Чыннан да, үз тамырларыннан баш тартырга әзер булган Сабитҗанны замана шулай үзгәрткәнме, әллә башка нәрсә сәбәпче булганмы? Үз улы атасын күмүне артык йөк, дип санаган мәлдә дә, Идегәй үз авылдашы – дустыннан йөз чөерми, бу эшне артык мәшәкатькә дә санамый. Бергә вакытта яшәгәндә генә түгел, ә соңгы юлга озатканда да кемнең кем икәнлеге беленә, чын йөзе ачыла, маскалар юылып төшә...

Әти-әниләр белән араны өзү, үзеңә файдалы, уңайлы булган туганнар белән генә аралашу чоңгылында яшибез без бүген дә. Сабитҗанның гомере дә шулай узган бит ләбаса: баштарак әти-әнисенең маллары булганда, туган ягына кайткалаган, соңыннан бар нәрсәне дә саттырып, әти-әнисен үзе янына алып киткән, ә аннары кирәге калмагач, куып чыгарган, Айзидә әйтмешли, кычкыртып талаган. Бүген андый язмышлар безнең җәмгыятьтә кирәгеннән артык күп, бугай.



Хәер, Сабитҗан кебек маңкортлар, үз үткәненә, тарихына, тамырына битараф булучылар зиратка килеп җиткәч тә табыла. Идегәй белән бергә Казангапны күмәргә килгән кешеләрне данлыклы Анабәет зиратына кертмиләр: хәрбиләр саклый торган урын, дип, биредә дә күмәргә юл куймыйлар. Биредә кешелеклелек белән вахтер синдромы көрәшкә чыга: Каравыл башлыгы (Фәнис Җиһанша) үзенең кеше булуын онытып, маңкортка әверелгәнен ассызыклап, ерактан килгән кешеләргә Казангапны шушы зиратта күмәргә рөхсәт бирми. Җитмәсә, киләчәктә биредә, данлыклы Анабәет зираты юкка чыгарылып, яңа микрорайон калкып чыгачак дигән “шатлыклы” хәбәрен җиткерә. Әллә хәзер торак йортлар без бөтенебез дә барачак ахирәттән кадерлерәк булып чыгамы? Буранлы Идегәйнең “Синең ата-бабаң үлмәгәнме? Әллә син үзеңне үлмәс, дип уйлыйсыңмы?” дигән сораулары да “йоклаган” Каравыл башлыгын уята алмый, чөнки ул инде маңкортка әверелгән.



Менә шушы өлештә кешелеклелекме, әллә үзеңнең вазыйфа, утырган урының кадерлерәкме икәнлеге күренә. Үлгән кешегә тынычлап кына ахирәткә күчәргә дә ирек бирмиләр. “Бу бит хурлык. Күмәргә алып чыгып киткән мәетне кире кайтканын кайда күргәнең бар?” – ди Идегәй. Ә бит Казангап баласын маңкорт булып үсеп җитәр өчен, дип түгел, ә кеше булсын, дип аны җил-яңгырдан саклап, укытып үстерә. Ә әҗеренең мондый буласын күз алдына да китерә алмый.

Кыргыз даласында – Яңа ел һәм Сталин культы



Идегәйләр авылына килеп төшкән фронтовик Абуталип (Эмиль Талипов) белән хатыны Зарипәнең (Гөлчәчәк Гайфетдинова) урнашу сәхнәсендә чын Яңа ел атмосферасын тоеп була. Кырлар-далалар белән макталган җирдә, өшеткеч буранлы көндә Абуталип хатынына чыршы алып кайта. Бу чыршы гадәти түгел: бизәлгән, пыяла шар эченә урнаштырылган. Нәкъ менә шушы мизгел Абуталип, Зарипә, яшь Буранлы Идегәй, Идегәйнең хатыны – Укубаланы бер мизгелгә тормыш ваклыкларыннан аерып, Яңа ел килеп җитүен сиздереп, бәйрәм атмосферасын тоярга мөмкинлек бирә. Алар бергәләшеп чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештыра, кар бабай ясый, биредә бердәмлек хөкем сөрә. Шул вакытта алар чыннан да бәхеткә әллә ни күп нәрсә кирәк булмавына төшенә.


Ә бөтен сәхнә зурлыгындагы тукымада ясалган Сталинның рәсеме, чыннан да, ул вакыта әлеге дәүләт башлыгы культы булуын дәлилли. Зарипә дә шушы портрет астында калып, чыга алмый азаплана: ягъни ире контрреволюцион эшләрдә гаепләнгәч, хатыны да гаепсездән гаепле булып кала.



Риваятьтә – тарих
Спектакльдә мөһим бер өлешне Абуталип язып барган риваятьләр алып тора. Раймар турындагы риваять сәхнәсе генә артык тоела. Биредә Раймар һәм ул гашыйк булган гүзәл кызны сурәтләүгә артык зур урын бирелә. Ә артистларның костюмнары “Хуҗа Насретдин” спектаклен хәтерләтә. Постановкага музыканы Эльмир Низамов иҗат иткән. Кыргыз мотивы белән үрелеп барган әлеге көйләр, һичшиксез, шул халыкның мәдәниятен сурәтли сыман. Бу музыка күңел кылларын тибрәтә.



Риваятьләрнең аеруча әһәмиятле урын алып торганы – Найман-Ана белән Денинбай бәете. Без соңгы сәхнәдә нәкъ менә аны күрәбез дә инде. Биредә маңкортның кем булганлыгы аңлатыла. Маңкорт – ул үзенең кем икәнен, гаиләсен, нәселен белми, балачагын танымый, ул кол, аны бары тик ашатырга һәм аның белән идарә итәргә кирәк. Найман-Ананың улы да нәкъ шундый хәлдә кала. Әсирлеккә эләккән егетнең башына дөя тиресе кидертеп, кояш астына чыгарганнар. Бу тире кояшта кибеп, башка ябышып калган, чәч бу тирене тишеп чыга алмаган. Мондый нужага чыдый алмаганнар үлгән, исән калучылар исә кешелеклелек сыйфатларын бөтенләйгә югалта, бары тик хуҗасының колы булып кына яши башлаган. Маңкортка әверелгән улы (Эльвир Сәлимов) әнисен дә танымый, кем икәнлеген дә белми, хәтта аңа уктан атарга җөрьәт итә. Һәм шуннан әни кеше Денинбай кошына әверелә. Найман-Ана “Кем кешенең хәтеренә кул сузарга җөрьәт иткән?” дигән сорау белән ачына.



Ә безнең әти-әниләребез шундый хәлдә калырга лаеклымы? Безне укыткан, кеше итеп тәрбияләгән кадерле кешеләребез безне манкорт булыр өчен тәрбияләгәнмени? Һәм элек кыргыз даласында булган хәлләр бездә кабатланмас дип кем әйтә ала? Əниләребезнең кендегеннән өзелеп төшкән балалар шулай эшләргә тиешме? Əллә без һаман да тәгәри-тәгәри, тормышның артына тибеп, татлы әйбер кабар өчен кешелеклелек сыйфатларын югалтуны дәвам итәбезме? Без әле дә үзебез үк шушы спектакльдәге дөя хәлендә түгелме? “Бар” дисәләр – барабыз, “кит” дисәләр – китәбез, хайвани инстинктлар башланган, ахрысы. Кешеләргә, дөя сыман, төкерергә дә күп сорап тормыйбыз. Сораулар бик күп, ә җаваплар һәркемнең үз башында үзенеке. Абуталип та бит тиктомалга гына: “Безнең балалар безнең өчен дә, үзләре өчен дә җавап тотачак”, – дип әйтә.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Г. Камал театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев