Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТРГА - ҮЗЕҢ ТЕЛӘПМЕ, ӘЛЛӘ ЯКАДАН ТАРТЫПМЫ?

Расписаниедә яңа дәрес көткән идеңме? Алайса, ач “капчык-рюкзагыңны”! Мәктәп укучыларын тагын яңалыклар белән шатландыралар. Бу юлы мәктәп программасына “театр” дигән фән өстәмәкчеләр. Физика, химия, математика белән беррәттән, укучыларның культурасын да үстерергә җыеналар.

Шулай итеп, спектакльләр карау мәҗбүри булачак. Моның турында Россия мәгариф министры Ольга Васильева хәбәр иткән. Түрәләр мәктәпләр өчен “мәдәни норматив”лар эшләячәк.



Укучыларга уку елында билгеле бер күләмдә күргәзмә, экскурсиягә барырга, спектакльләр карарга кирәк булачак. Үз хис-кичерешләрен алар махсус көндәлеккә язып барачак.

Әлбәттә, “Зәңгәр шәл”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Хуҗа Насретдин”ны укуга караганда, театрда карап, белемнәрне беркетеп кую яхшы. Шулай итеп, түрәләр театр белән укучылар арасында элемтә булган заманнарга кире кайтырга җыена. Россия мәгариф министры фикеренчә, мондый мәдәни чаралар укучыларга файдага гына булачак.

– Укучылар төбәктәге театрга барырга, аның атмосферасына күнегергә тиеш. Бу – нормаль күренеш. Моны кайсыдыр әти-әни яки укучы кабул итмәс, дип уйламыйм. Әлбәттә, башта ничек алып барырга, маршрут төзергә кебек проблемалар булачак. Алар һәрвакыт булды инде, – ди Ольга Васильева.

Әлбәттә, бу яңалыкның ике яклы медаль булуы аңлашыла. Кемдер мондый чараларны яратмый, кайбер театрлар укучылар өчен җайлаштырылмаган. Җитмәсә, коллективның театрга баруы кайвакыт шау-шуга әверелергә мөмкин. Бер карасаң, бер йөргән кеше болай да, мәҗбүриләмәсәң дә йөри бит инде ул.

Театрдан кала, укучыларны республикадагы музейларга һәм кинога җибәрәчәкләр. Елына берничә яхшы сыйфатлы фильм карарга кирәк булачак. Алар арасында, беренче чиратта, Россиянекеләр булырга тиеш.

Физкультурада ГТО нормаларын керткәч, аның значоклары укырга кергәндә ярдәм итә башлады. Театр дәресенә йөрүчеләр өчен бонуслар булырмы, күпме спектакль карарга кирәк булачак – боларның барысы да әлегә билгесез. Әлегә түрәләр “мәдәни норматив”ларны да ачыкламаган. Тик тырышкан вакытта берәр дәрес урынына булган теләсә нинди экскурсияне мавыктыргыч маҗарага әверелдереп була. Шунысы билгеле: театрларга бару җайсыз булган укучыларга спектакльләрнең видеоязмаларын күрсәтәчәкләр. Ә спектакль бәясен кем күтәрер: бу сорау да әлегә ачык булып кала бирә.

Хәер, Татарстанда шундыйга охшаш бер проект чынга ашырыла инде. Әлбәттә, әлегә ул үз теләкләре булган укучыларга гына кагыла. “Укучының мәдәни көндәлеге” – Татарстанның мәдәни-белем бирү проекты. Аны республиканың Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештыра.

2018-2019 уку елында 1-4 сыйныфларындагы 160 мең укучыга мондый көндәлекләр бушлай бирелгән. “Мәдәни көндәлек” порталында укучылар, музей, театр, күргәзмәләргә барулары белән уртаклаша, үз блогын алып бара ала. Биредә конкурслар оештырыла. Аның җиңүчеләре, актив булган блогерлар Президент катнашындагы чыршы бәйрәмендә катнаша ала.

Хәзергә барлыгы 100 конкурс үткәрелгән, сайт бәйгеләрендә барлыгы 2500 кеше җиңү яулаган, порталда укучылар 79 мең язма урнаштырган.



Татарстанныкына охшаш мондый практика Пенза өлкәсендә дә бар икән. Димәк, Татарстан тәҗрибәсен бөтен Россиядә дә кулланачаклар. Тик мәҗбүри булгач, аның кызыгы калырмы?



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев