Логотип Идель
Бу – тема!

«ТЕАТР – ВАКЫТ МАШИНАСЫ УЛ»

Әминә Миндиярова – Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укучысы. Зыр-зыр әйләнә, бер минут тик тормый. «Эшем күбрәк булган саен күбрәк өлгерәм, азрак булган саен күбрәк йоклыйм», – ди ул. Шуңа күрә аның эше һәрчак буа буарлык һәм ул моңа шатланып туймый.

Исеме: Әминә Миндиярова


Туган һәм яшәгән җире: Казан


Туган көне: 23.05.1993


Уку урыны: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты


Шөгыльләре: театр, дизайн, кул эшләре.



«Мәдрәсәдә спектакль куйдык»


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укыганда, гел кинога йөри идек, театрны яратып бетермәдем. Ник дигәндә, анда нибары ике-өч декорация алышына һәм бу миңа бик аз тоела иде. Берсендә теләмичә генә театрга барырга туры килде. Әтнә театры Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәрен куйды. Аны караганнан соң театрга карата фикерем баштанаяк үзгәрде. Икенче көнне китап кибетеннән ул әсәрне эзләп таптым, кибеттән мәдрәсәгә барып җиткәнче яртысын укып та бетердем. Беркайчан да алай итеп бирелеп, сеңдереп китап укыганым юк иде!

Мәдрәсәдәге остазыбыз спектакль куярга рөхсәт итсен иде дип каникул буе теләк теләдем. Кайбер урыннарын төшереп калдырырга туры килде, билгеле, тик барыбер куйдык без ул спектакльне. Егетләр дә уйнагач, кызлар бик ачылып бетә алмады һәм без кызлар гына катнаша торган берәр нәрсә әзерләргә булдык. Туфан абыйның «Әниләр һәм бәбиләр»ен сайладык. Икенче тапкыр куябыз бит инде хәзер, шунда минем башыма: «Болай булмый, Әминә. Җитәр үзэшчәнлек белән шөгыльләнеп ятарга», – дип китереп сукты. Режиссер Илгиз Зәйниевнең номерын табып, ул куйган бер спектакльнең репетициясенә бардым. Шунда булган бер күренеш мәңгегә күңелемдә уелып калды: бер артист сөйләде-сөйләде дә, туктап калды. Режиссер аннан: «Ник туктадың?» – дип сорый. «Ул бит кулын күтәреп куймады», – дип җавап бирде тегесе икенче бер артистка ымлап. Шуннан миндә шок булды! Тетар дөньясында һәр деталь, һәр хәрәкәт мөһим икән бит! Кайттым да, кызларны сүгеп аттым: «Сез бит сүзләрегезне дә ятлый алмыйсыз. Беләсезме, чын театр нинди булырга тиеш?»


Әминә елый үкереп, укырга керә алмыйм, дип...


Фәрит Бикчәнтәевнең Казан дәүләт культура институтына студентлар җыюы турында ишеткәч, ике дә уйламый укырга керергә карар кылдым. Документларымны илтеп тапшырдым да, җәй буе авылга кайтып имтиханнарга әзерләндем.

Имтихан көне җитте: җырларга, биеп күрсәтергә кирәк иде. Җырлый да, бии дә белмим, белсәм дә, биемәс идем – тәрбиям рөхсәт итми. Мин килеп керүгә, кабул итү комиссиясенең беренче соравы: «Әтиең каршы түгелме?» – булды. Шуның белән шул, болар миннән җырларга да, биергә дә сорамадылар, сораулар да бирмәделәр. Соңыннан гына билгеле булды: минем яулыктан булуымны күрүгә үк, укырга алмаска карар кылганнар икән. Аның дөньясы түгел бу, дип нәтиҗә ясаганнар. Хәзер мине берәр ничек төшереп калдырырга кирәк бит инде: сорау арты сорау яудыра башладылар. Барлык абитуриентлар арасында иң әзерлеклесе мин булып чыктым. Шулай итеп, укырга кердем бит мин!»


«Иртәгә үк институттан документларыңны кире ал!»


«Укырга кердем керүен, тик әти: «Маладис, кердең. Булдыргансың. Хәзер документлрыңны барып ал инде», – дигән иде. Әти дә, әни дә режиссер булырга укып йөрүемне өнәп бетермәде.

1-3 курсларда укыганда, бер эшем алга бармый иде, берни дә килеп чыкмады. Әти-әни дә, туганнар да, Фәрит абый, Илгиз абыйлар да тынычланыр да, китәр, дип уйладылар. Бәлки киткән дә булыр идем, әти-әнимә үземнең булдыра алчагымны исбатлар өчен китмәдем. Китәргә берничек тә ярамый иде! Китсәм, әтием: «Менә, күрдеңме, китәсең дидем бит мин сиңа!» – диячәк. Дими торсын әле менә» (көлә).

«Җен кагылды миңа»


«Калеб» яңа буын җыены кысаларында үткәрелгән берничә чарада режиссер булдым. Килеп чыкты бит! Нәкъ менә шуннан соң үз-үземә азмы-күпме ышаныч артты.

Бүгенге көндә Фәрит абыйга «Нәүрүз» фестивален оештыруда ярдәм итәм. Аннан Германиядән бер режиссер Г.Камал сәхнәсендә спектакль куярга җыена, аңа булышам:  мондагы кул-аягы булам инде. Эшләгән саен аңлыйм: әле өйрәнәсе нәрсәләр шууу-уу-ундый күү-үү-үп! Берсендә «Театр җене кагылды сиңа, Әминә», – диделәр, ни өчен шулай дигәннәрен аңламадым. Хәзер аңлыйм инде: кагылды бугай шул».

Театр VS Ислам


«Абыстай Рәшидә Исхакыйдан тоттым да сорадым: «Режиссер булырга укып йөрим, мин начар юлда түгелме?»

- Намазыңны вакытында укыйсыңы?

- Әйе.

- Берәү дә каршы түгелме, сүз әйтмиме?

- Юк.

- Алайса, ник сорап торасың?»






Әминәдән «җыртыклар»:


***

«Яңа ел киче иде. Гаиләдә аны бәйрәм итмибез. Иптәш кызлар клубка чакырды. Мин никтер риза булдым:

- Хәзер кызлар, хәзер, намазымны гына укыйм да, клубка барырбыз, – дим.

Әйттем дә, туктап калдым. Нәрсә әйттем мин?! Ничек инде намаз укыйм да клубка барам? Бармадым, әлбәттә».

***


«Берзаман бар нәрсәдән арыдым. Игътибарымны бүтән берәр нәрсәгә юнәлтергә кирәк иде. Тоттым да, чигүчегә укып чыктым. Бүгенге көндә «Миндияр» исемле һөнәрханәм эшләп килә.


***

«Вокалдан имтихан тапшырганда. Илгиз абый шаярып: «Ну, ярый, «5»ле куям инде, тик беркайчан да кешеләр янында җырламыйм дип вәгъдә бир, – дигән иде. Шуңа күрә кичләрен тукталышларда гына җырлыйм. Чын күңелдән! Тамак тутырып! Илһам Шакировның җырларын тыңларга да, җырларга да үлеп яратам. Әгәр кичләрен берәүнең сузып-сузып җырлаганын ишетсәгез, аптырамагыз. Мин булырмын ул»

***


«Моңарчы эшләп карамаган эшләргә тотыну һәрчак күңелгә рәхәтлек бирә. Беркайчан да чиккәнем юк иде, чигеп карадым. Спектакль куеп караганым юк иде. Куйдым. Яшәү – кызыклы нәрсә бит ул! Бөтен нәрсәне эшләп калырга өлгерергә кирәк».


***

«Гел вакыт машинасына утырып төрле чорларга кайтып килү турында хыялландым. Һәм хыялым тормышка ашты! Театр – вакыт машинасы инде ул».



Зилә Сабитова

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев