Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТР УЛ... СУПЕРМАРКЕТ?!

Театрга, гадәттә, урта буын кешеләре, тәҗрибә туплаган олы яшьтәге абый-апалар яратып йөри. Ә менә укучы яшьләрнең, студентларның буш вакытын яктылыкка, нурга илтүче мәдәният учакларында уздырырга атлыгып тормавы сер түгел. Шулай да кайбер театрлар һаман өметен өзми - үз тамашачысы арасында нәкъ менә яшьләрне күрү өчен елдан-ел ныграк тырышлык куя: яңадан яңа спектакльләр, бәйгеләр, ташламалар... Хәзер театр белгечләре әлеге мәсьәләгә башка яктан якын килмәкче. Яшьләрне җәлеп итү өчен театрлар мәктәпләр, вузлар белән бер дулкында һәм һәрчак элемтәдә булырга план кора.

Шул уңайдан, 18-20 октябрь көннәрендә Россия дәүләт академия яшьләр театры һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) шушы темага семинар оештырды. Аның темасы да театрның белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итүенә багышланды.

“Әдәбият укытучылары – безнең оппозиционерлар”


Семинарның нәкъ менә яшь тамашачы театры базасында узуы да тикмәгә түгел. Аның спектакльләрен елына 80 мең тамашачы карый, биредә 250 спектакль куела. Ә шимбә-якшәмбе көннәрендә хәтта өчәр тамаша була. Җитмәсә, яшьләр өчен махсус проектлары да бар. Мисал өчен, “Бэби-театр” махсус проекты – иң кечкенә тамашачылар өчен. Шулай ук биредә дискуссия клубларында да катнашырга мөмкин, театр буенча экскурсияләр, квест, квартирниклар да уздырыла. Биредә театрда эшләүчеләр белән формаль булмаган төстә аралашалар, театрның эчке кухнясын беләләр. Хәтта театр кухнясы белән дә таныштыралар.



Айгөл Горнышева, Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры:

– Без шушы семинар белән театрның яшьләргә нәрсә бирә алуын аңлатырга телибез. Мәктәп укучылары театрның мәктәп программасы буенча спектакль куюын тели. Безнең оппозиционерлар – әдәбият укытучылары. Алар, үз укучылары спектакль карап, аннары шуның буенча инша язуын тели. Тик спектакль ул бит әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү түгел. Укытучылар безне аңласын өчен, бәлки, әдәбият мөгаллимнәре белән клуб оештырырбыз. Гадәттә, мондый ситуация өлкән яшьтәге укытучылар белән туа, яшь мөгаллимнәр белән бу юнәлештә эшләве җиңелрәк.

Сер түгел, һәр театр өчен яшүсмер аудиториясе иң талымлысы булып тора, иң авыры да шулар. Мәктәптә алар белән эшләве авыр булса да, театр аңлашу өчен күпер булдыруда ярдәм итә ала. Шуңа да яшь тамашачылар театрында махсус проект булачак.

– Театрда бөтен нәрсә ярый. Әгәр мәктәптә күп нәрсә рөхсәт ителмәсә, биредә фантазиягә бирелеп була. Безнең театр – ул үзенә күрә супермаркет, һәркем үзенә кирәкле әйберне ала. Спектакльләр төрле булырга тиеш. Һәр тамашаның үз тамашачысын табарга кирәк, – ди театр директоры.

“Иң театраль сыйныф кайда?”


Россиянең төрле шәһәрләрендә дә театрларның мәктәп, вузлар белән эшләү буенча тәҗрибәләре бар. Мисал өчен, Пермьнең яшь тамашачылар театрында “Иң театраль сыйныф” проекты оештырыла. Ул – мәктәпләр белән эшләүнең бер формасы.

– Әлеге проектны без 7 ел дәвамында, 2012 елдан бирле, тормышка ашырабыз. Аның төп максаты – 1-4 сыйныф укучыларын – яшь тамашачыларны белемле итеп тәрбияләү, аларда театрга мәхәббәт арттыру. Проектны ел саен октябрьдә башлыйбыз. Быел анда Пермьнең 28 сыйныфы катнаша, – ди Пермь ТЮЗының үсеш бүлеге җитәкчесе Алла Гурина.

Әлеге проект үз эченә нәрсә ала?


– Театрга культпоход;


– Спектакльләр карау;


– Алар белән бәйле иҗади биремнәрне үтәү (кроссворд, ребуслар, фантазиягә бирем, театр сәнгатен аңлау буенча бирем, олылар һәм балаларга фикер алышу өчен сораулар);


– Чын тамашачы өчен белешмә (анда мондый кагыйдәләр бар: театрга барганда, матур киемнәр кияргә, спектакль башланырга 15-20 минут алдан килергә; рәтләргә узганда, тамашачыга алдың белән үтәргә; телефонны сүндереп куярга; сөйләшмәскә һәм фантиклар шытырдатмаска; артистлар алкышлар белән рәхмәтләргә)


– Өстәл уеннары уйнау.


Әлеге конкурста иң актив катнашканнарны уку елы ахырында тәбрикләү тантанасына чакыралар. Ә бәйге финалына укучылар кулы белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе әзерләнелә. Алар өчен дә өстәмә баллар бирелә. Төп бүләк – җиңүче дип аталган 30-40 кешене премьераның генераль прогонынын карау, сәхнә артына экскурсия, яраткан артистлар белән фотога төшү, артистларның автографлары булган афиша һәм программалар алу, укытучыларга – рәхмәт хатлары.

Самара өлкәсе Тольятти шәһәрендәге “Дилижанс” яшь тамашачы театрында спектакль вакытында “бәхетле урын” дип аталган лотерея уйнату традициясе бар икән. Анда партнерлар җиңүчегә бүләк әзерли: ул – йә балалар үзәгенә, йә зоопарк һәм башка шундый җирләргә бушлай бару булырга мөмкинлеге. “Театр + мәктәп + гаилә” проекты буенча гаиләләр спектакльләргә ташламалы бәя буенча билет сатып ала ала. Бер генә шарт бар: ким дигәндә, 3 спектакль карау. Бу шәһәрдә балаларны театрга әти-әниләре йөртә икән, шуңа сыйныф җитәкчесе үзе дә театрга ял итәргә барган кебек бара.

Вузларны театрга ничек җәлеп итәргә?


Әгәр мәктәпләр белән театрлар турыдан-туры эшли алса, югары уку йортлары белән бу юнәлештә кыенрак. Чөнки биредә сыйныф җитәкчесе юк, һәр студент үзе өчен җавап бирә. Тик шулай да Россиянең кайбер театрлары вузлар белән эшләүнең нәтиҗәле ысулларын тапкан. Мисал өчен, Россия дәүләт академия яшьләр театры – шундыйлардан.

– Вузлар белән хезмәттәшлек итү ул даими аудитория белән эшләү түгел, ә даими рәвештә аларны театрга җәлеп итү. Югары уку йорты театр һәм аудитория белән арадашчы була ала. Студентлар өчен проектлар оештырып, сез театрны популярлаштырасыз. Без шушы проектыбызга яшьләрне театрга җәлеп итәргә, тамашачы культурасын тәрбияләргә, даими тамашачылар булдырырга, бердәм эшчәнлек алып барыр өчен, проектлар булдырырга телибез, – ди театрның тамашачылар белән эшләү Эксперименталь үзәге җитәкчесе Ольга Бигильдинская.

Вузлар белән хезмәттәшлек итү проекты нәрсәне үз эченә ала?


1. Алдан теркәлү буенча чараларда катнашу (режиссер белән танышу, актерлык курслары, иҗади мастер-класслар).


2. Вуздагы чаралар (түгәрәк өстәлләр иҗади эшләр конкурсы, эссе бәйгесе, белем бирү программасына мөмкинлек алу).


3. Профессиональ белем бирү программасы (10-12 кеше катнаша; рецензияләр язалар, театр тарихы буенча дәресләр, спектакльләр карау, театның онлайн-газетасында практика узу).


4. Ташламалы афиша (2016 елдан башланып киткән, студентларның спектакльләргә арзанлы билетлар алу мөмкинлеге).




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА,
фотолар театр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев