Логотип Идель
Бу – тема!

ТДИ (ОГЭ)-2020: ТӨП ҮЗГӘРЕШЛӘР

Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ФИПИ) 9 сыйныфлар 2020 елда тапшыра торган ТДИ (ОГЭ)дагы үзгәрешләрне раслады. Хәзер укучыларның белемнәрен бәяләүдән тыш, булган белемнәрен тормышта куллана белүләрен дә тикшерәчәкләр. Иң күп үзгәрешләр җәмгыять белеме, тарих, физика фәннәреннән имтиханга карый. Башка фәннәрдән дә үзгәрешләр шактый. Әйдәгез, бергәләп күзәтү ясыйбыз.

1 . Математика

Булган белемнәрне тормышта куллана алуны бәяләүгә карата биремнәр блогы математика фәненнән имтиханга кертелә. Нинди биремнәр соң ул? Мисал өчен, йорты, мунчасы, гаражы булган хуҗалыкның планы тәкъдим ителә. Башта бу планны карарга, аңларга кирәк була. Аннан йорттан капкага кадәр сукмакка җәяр өчен күпме плитка кирәк булуын ачыкларга кушыла. Шуннан соң  йортның мәйданын, хуҗага өйне ни рәвешле (газ беләнме, электр беләнме) җылыту кулайрак булуын ачыкларга кушарга мөмкиннәр.

2. Рус теле.

Имтихан хәзер 3 өлештәнизложение, рус теленең төрле өлкәләреннән белемнәрне сыный торган биремнәр һәм иншадан тора.

3. Җәмгыять белеме.

Имтихан бик нык үзгәргән: эчтәлеге дә, төзелеше дә. Биремнәр саны 31дән 24кә калган.

Башта укучының белемнәрен бәяләсәләр, хәзер осталыкларын ачыклыйлар. Берәр вариантны сайлап ала торган биремнәр 20дән 14кә генә калган. Таблицаны укый һәм аңлый белүгә бәйле тагын бер бирем өстәлгән.

4. Тарих

Яңа биремнәрне үтәү өчен хәзер текстны һәм тәкъдим ителгән картаны аңлый белү сорала. Мәсәлән, анда Непрядве елгасы янындагы барган сугыш сурәтләнә. Укучыга бу вакыйганың елын, көнен, гаскәр башлыгының кем булганын искә төшерергә кирәк була.

5. Информатика

 Компьютерда эшләнә торган биремнәр саны тагын 3кә арткан. Тест биремнәре юк. Җавапны йә 1 сүз белән, йә тулы итеп язарга кирәк булачак. Биремнәр саны 15кә генә калган.

6. Биология

Биремнәр саны 32дән 30га калган. Соңгы (30нчы) бирем шактый үзгәргән. Элек анда ике сорау булса, хәзер бер бирем һәм аннан чыгып 3 сорау тәкъдим ителә.

8. Физика

Биремнәрнең төзелеше тулысынча диярлек үзгәргән. Монда да басым осталыкларны бәяләүгә, белемнәрне тормышта куллана белүне тикшерүгә ясала. Биремнәр саны бергә кимегән. Тагын нинди үзгәрешләр бар? 2нче биремдә закон һәм формулаларны танырга кирәк, 4тә физик күренешләрне сурәтләү сорала, 5-10 да хәзер берәр вариантны сайлап аласы урынга җавапны сан белән язарга кирәк.

9. География

Биремнәр арасында хәзер мини-тест бар, тест 3 сораудан тора. Ул текстны анализлауга корылган. Кайбер сорауларда җавапны язу формасы үзгәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев