Логотип Идель
Бу – тема!

«ТҮБӘН БИЛГЕ – БЕЛЕМ КҮРСӘТКЕЧЕ ТҮГЕЛ» яки НЕРВ СИСТЕМАСЫ ТОТРЫКСЫЗЛЫГЫННАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Контроль эш өчен куелган түбән билге һәрчакта да баланың начар уку яки надан булу күрсәткече түгел. Моның сәбәбе – еш кына нерв системасы тотрыксыз булуда. Сезгә нерв системасы тотрыксызлыгына китерә торган сәбәпләр һәм алардан котылу юллары турында сөйлибез. 

Бу теманы аңларга безгә психолог Елена Виталиевна Сорокина булышты.

Сәлам, тотрыксызлык. Кем син?

Контроль эш, имтихан яки берәр мөһим сөйләшү алдыннан эч авырта, баш әйләнә, тирләтә, косасы килә башлый, һәм йөрәк чыгып төшәрдәй булып тибәргә тотына. Кемнәрдер аңын югалтып егылырга да мөмкин хәтта. Болар – нерв тотрыксызлыгының беренче билгеләре. Ләкин борчылырга кирәкми. Бу авыру түгел! Бары баш миенең һәм организмның бер үзенчәлеге генә. Теләсә нинди борчу, стресс канга адреналин бүленеп чыгуга китерә. Нәтиҗәдә йөрәк тизрәк тибә башлый, кан тизрәк эшкәртелә, нейроннар тизрәк хәрәкәтләнә. Гадәти режимга күнеккән баш мие шок хәлендә кала. Яңа кергән мәгълүматны эшкәртә, үзендә булганны анализлап тартып чыгарырга сәләтсез була да куя. Менә сиңа баш мие! Димәк, барысына да адреналин гаепле?! Әйе дә, юк та. Без хис-кичерешләрне контрольдә тотарга сәләтле. Димәк, канга бүленеп чыккан адреналинны да!

Нишләргә?

Нерв тотрыксызлыгыннан котылуның берничә ысулы бар:

1. Әти-әни, укытучы яки психолог белән бу хакта сөйләшү. Күңелдәге борчулар турында кемгә дә булса сөйләү әлеге борчуларның глобальлегеннән котылырга ярдәм итә.  

2. Борчый торган эшне даими рәвештә башкару. Чыгыш ясау, математика фәненнән контроль эш куркыта, уч төпләрен тирләп чыгарга мәҗбүр итәме? Димәк, сыйныфташларың алдында күбрәк чыгыш ясарга, математика укытучысы белән, кара-каршы утырып,  биремнәр чишәргә кирәк. Баш мие 1нче пункттагыча эшли.

3. Негатив фикерләрне блокларга өйрәнү. Башыгызга «ах, контроль эшне «өчле»гә эшлим инде тагын» дигән уй барлыкка килгәч тә: «Бу контроль эшне «бишле»гә эшлим. Ярар, ким дигәндә «дүртле» булачак», – дип кычкырып әйтеп куегыз. Баштагы мәлдә бу сүзләр чүп-чар булып тоелыр, ачуны китерер. Тик бераздан файдасын күрә башларсыз.  

4. Сулау практикаларын өйрәнү. Арканы турайтып утырып, тирән итеп суларга, 10га кадәр санарга һәм сулышны чыгарып бетерергә кирәк. Бу практиканы берничә тапкыр кабатлау тагын да яхшырак.

Бик куркыныч яңгыраса да, нерв тотрыксызлыгы гаҗәеп гади күренеш булып чыкты. Асылында игътибар, наз һәм мактау сүзләре җитмәү ята. Димәк, начар билгеләр дә наданлык түгел, ә яратылып бетмәү турында гына сөйли. Тик... контроль эшкә әзерлексез килеп алган «икеле»нең сәбәбе – әзерләнмәүдә икәнлекне дә онытырга ярамый!

Айгөл АБДРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев