Логотип Идель
Бу – тема!

ТАЗАРТА ТОРГАН 6 ГАДӘТ

Күп ашау гына тазарта, дип уйласагыз – ялгышагыз. Бүген без ашауга бөтенләй бәйле булмаган, әмма тазаруга китерә ала торган 6 гадәт турында сөйләшербез.

1. Утырып була торган бөтен җирдә дә утырып тору. Әйе, бүгенге заман кешесенең гомере утырып уза. Кайберәүләрнең һөнәре дә шуны таләп итә. Әгәр эштән, укудан кала вакытта да утырып торасыз икән, моны туктатырга вакыт. Озак вакыт хәрәкәтләнмичә утырып тору йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, ракка һәм тазаруга китерә ала. Компьютер алдында утырганчы, өй эшләрен эшләү, кафеда утырып торганчы урамда йөрү, сериал караганчы спорт белән шөгыльләнү яхшырак булыр. Озын сүзнең кыскасы – хәрәкәтләнеп аларга мөмкинлек туса, аны кулдан ычкындырмагыз.

2. Озак вакыт дәвамында йокы туймау. Йокы туймауның тазаруга китерүе - расланган факт. Моның сәбәбе булып гормональ үзгәрешләр тора. Шуңа өстәп, йокы туймаса, соң ятылса, кешенең туклану рәвеше дә үзеннән-үзе үзгәрә. Төнге 00.00 дә ашап алу гадәти хәлгә әверелә, көн дәвамында уяу булу өчен каһвә белән тәмле печенье, кабартмалар ашарга туры килә... Хәл булмагач, спорт белән шөгыльләнәсе дә, хәтта хәрәкәтләнәсе дә килми. Акрынлап булса да йокы режимыгызны көйли башлагыз.

3. Бөкрәю. Арка бөкрәйгәч, эч үзеннән-үзе алга чыга, ә арканы төз тотканда ул җыела. Шуңа күрә арканы туры тотарга тырышыгыз. Шул рәвешле, берничә килограмм авырлык күренмәс булыр.

4. Гел нәрсәгә дә булса утырып йөрү. Баскычтан җәяү дә менеп булганда лифт куллану, 2-3 чакрым юлны узу өчен дә автобуска, машинага утыру... Шушы физик хәрәкәттән баш тартып, сез артык калорияләрдән котылудан да баш тартасыз.

5. Өйгә кайткач та пижама киеп кую. Әйе, мондый киемне кигәч рәхәт, тыныч булып кала. Хәзер ноутбукны кочаклап, тәмлүшкәләр ашый-ашый чәй эчеп ятсаң да ярый. Мондый ялның бернинди зыяны да юк. Әгәр ул айга бер булса. Ә инде көн саенга китсәәә-әәә-әәә... Болай ятканчы күптәннән эшли алмыйча йөргән эшләрне эшләп кую рәхәтрәк булыр кебек.

6. Спорт белән шөгыльләнүне һәрчак иртәгәгә калдыру. Спорт белән шөгыльләнмәү өчен мең дә бер сәбәп табарга була. Үзеңне йөгерергә яки велосипедта йөрергә мәҗбүриләү өчен бик күп көч куярга кирәк шул. Шуңа күрә кечкенә адымнардан тотыныйк: җәяү йөрү, баскычтан менү дә спорт бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев