Логотип Идель
Бу – тема!

ТАУЛАРДАН ДА ГҮЗӘЛ НИ БАР?

КАЙТАРАЛАР ҖИРГӘ ТУКТАУСЫЗ ГҮЛӘГӘН ШӘҺӘРЛӘР – ЯЛЫНЫПМЫ, СӨЙРӘПМЕ? БЕЗ АСКА ТӨШӘБЕЗ АЛЫНГАН ҮРЛӘРДӘН, ТАУЛАРДА КАЛДЫРЫП ЙӨРӘКНЕ. ҺӘМ ИНДЕ ҖАВАБЫМ КҮПТӘННӘН ӘЗЕРГӘ, КУШЫЛАМ БӘХӘСНЕҢ ИҢ КЫЗГАН ЧАГЫНА: ТАУЛАРДАН ДА ГҮЗӘЛ НӘРСӘ БАР БУ ҖИРДӘ? – СИН ӘЛЕ МЕНМӘГӘН ТАУ ГЫНА.


АЛАР: Башкортлар
ЯШИЛӘР: Башкортостан республикасында, Чиләбе, Курган, Ырынбур, Пермь, Свердлов өлкәләрендә
ТЕЛЛӘРЕ: төрки телләрнең болгар-кыпчак төркемчәсенә кергән башкорт теле
ДИННӘРЕ: ислам


Дип җырлаган кайчандыр Владимир Высоцкий, үз телендә, билгеле. Аңа ияреп, без дә сине бу юлы тауларга, төрки халыклардан безгә иң якыны – башкорт туганнарыбыз яшәгән Уралга чакырабыз. Дөрес булса, таулар кешенең холык-фигылен, дөньяга карашын үзгәртергә сәләтле. Бу сәяхәттән син дә, без дә, бөтенләй үзгәреп үк булмаса да, белем туплап,  яңа шөгылләргә өйрәнеп кайтырбыз шикелле.


БАШЛУК



Көмеш тәңкә тик тора


Тауның иң-иң башына менеп җитеп, борынгы башкорт авылларына күз салсаң, мондагы йортларның үзгә бер тәртиптә урнашуын күрерсең. Күнегелгән тәртип белән, рәт-рәт урамнарнарга тезелеп утырмый алар. Моның үз сере бар икән: элгәре нигез кору урынын көмеш тәңкә ярдәмендә билгеләгәннәр. Өйне тәңкә селкенмәгән җирдә генә корганнар. Нигез урынына башта зур акташ (нигез ташы) салынган. Тупсага акташ салу йоласы әле дә бар. Пәнҗешәмбе саен аны юып торалар икән. Өйне сала башлагач, нигезгә һәм өрлек астына тәңкә салып калдыру гадәте дә сакланган. Шулай иткәндә, хуҗа кешеләр бәхетле була. Яңа йорт әзер булгач, өйгә күчәр алдыннан иртән иртүк, әле кешеләр өйләреннән дә чыкмаганда, өйгә икмәк-тоз алып баралар икән.



Табын янында бар да туган


Һәр гаиләнең үз йола-гадәтләре булган кебек, һәр халыкныкы да була. Һәм халыклар ни кадәр генә тугандаш-якын булса да, кайбер гадәтләре белән бер-берсеннән аерылырга да мөмкиннәр. Башкорт табынында югалып калмас өчен, әйдәгез, иң элек әдәп кануннары белән танышып үтик.




  1. Кунак килгәч тә, башкортлар аны табын янына чакыралар. Син килүгә хуҗабикәнең ашы инде пешкән, табыны корылган була.

  2. Башкорт табынына кеше саныннан күбрәк, ләкин так санда кабартмалар куела.

  3. Ризыкка беренче булып хуҗа кеше кагылырга тиеш.

  4. Хуҗа кеше кунаклар тәмам хушлангач кына ашаудан туктый.

  5. Әгәр табында ризык бик мул түгел, ә кунак кеше ач икән, хуҗа кеше мөмкин кадәр азрак ашарга тырыша.

  6. Ризыкка бары тик уң кул белән генә кагылалар.

  7. Ашаганда талашырга, хуҗа белән сүзгә килергә ярамый, табын янында һәркем күтәренке кәефле, бер-берсенә дус һәм туган булырга тиеш.


Муйыл мае


Кирәк: 500 г. кабак, 2 стакан шомырт оны, 100 г. май яисә каймак, 100 г. шикәр комы.


Муйыл – шомырт инде ул. Шомырт мае башкорт халкында бик затлы ризык санала. Аны ясау өчен, шомыртны җыеп, киндер чүпрәккә таратып киптерәләр. Аннары беразга мичкә куеп алалар – җимешләр таштай каты булырга тиеш. Кипкән шомыртны каһвәтарткычта тарттырып, он хәленә китерәләр һәм иләккә салып илиләр. Шуннан соң килеп чыккан көрән онны пешкән кабак йомшагы, яңа язган май яки каймак һәм шикәр комы белән катыштырып, әйбәтләп тугларга кирәк. Килеп чыккан катнашмадан вак-вак йомарлапнар тәгәрәтеп, суык урында саклыйлар. Муйыл мае чәй янына куела яки камыр ризыкларына эчлек буларак кулланыла.


МУЙЫЛ



Көпшәдән дә көй чыга


Парижда Луврда тынлы музыка коралында уйнап утырган шумер көтүчесенең сүрәте саклана икән. Тышкы яктан бу уен коралы бик тә башкорт кураен хәтерләтә. Куыш көпшәдән көй чыгару бик борынгы шөгыль булып чыга, күрәсең. Әле язу барлыкка килгәнче үк курай башкортларга тарихын сакларга, буыннан буынга тапшырырга ярдәм иткән. Курай булмаса, телдән иҗат ителгән эпос-риваятьләр бүгенге көнгә килеп җитә алыр идеме икән? Башкорт халкының «Урал батыр» эпосы да әнә шулай сакланган. Җыеннарга җыелган халык сәсәннәр сүзен, әйтешләрен, курайчыларның моңнарын, җыруларын берничә көн дәвамында тыңлый торган булган.


ЛУВР



Башкорт кураенда уен нигезләре


Бу уен коралы берничә тишекле куыш көпшәдән гыйбарәт. Һәм аннан нинди дә булса аваз чыгарырга өйрәнү өчен, сиңа көзге, курай, вакыт һәм теләк кирәк булачак.


КУРАЙ




  1. Курайны дөрес тотарга өйрәнү бик мөһим: көпшәне алгы тешләрең арасына урнаштыр. Өске иренең курайны каплап торсын, ә аскысы киресенчә, бераз ярык калдырып, аскарак төшсен. Телеңне көпшәнең кырыена терә.

  2. Шуннан көпшәгә өреп кара. Өргәндә телең көпшә кырыеннан аерылмасын. «Тщщщ» дигән кебек аваз чыгарга тиеш. Иреннәрне һәрчак әз генә ачык калдырырга кирәк.

  3. Өргәндә башың әйләнә башлый икән, димәк барысын да дөрес эшлисең. Һаваны чыгарганда үпкәләрең киеренке халәттә булганга шулай ул. Курайда уйнау – ул әле сәнгать кенә түгел, ә сулыш гимнастикасы да. Һаваны авыз аша алабыз, сизәсеңме, бу вакыт җилкәләр үз халәтендә кала. Курауга өргәндә бераз көч белән өрәбез, ләкин кинәт һәм кабаланып түгел. Тирән итеп сулыш алу һәм аны көч белән чыгару – уенның төп кагыйдәсе.

  4. Беренче вакытларда көзге каршында өйрән. Ул сиңа курайның дөрес торышын күзәтергә ярдәм итәр. Йөз мускуллары уен вакытында киеренке халәттә була.

  5. Төрле югарылыктагы авазларны алу өчен курайдагы тишекләрне баш, имән һәм атсыз бармаклар белән каплап-ачып уйныйлар.

  6. Һәм әйе, курайда уйнарга өйрәнү – бер генә дә җиңел эш түгел. Моның өчен көн саен берәр сәгать шөгыльләнергә кирәк.


«Уксы»лар тренировкасы


Җыенга җыелган малайлар-кызлар, әлбәттә инде, җыру-әйтешләр генә тыдлап утырмаган, уеннар да уйнаган. Уен аша зур тормышка әзерләнгәннәр. Мәсәлән, «Уксы» уены аларны төз атарга, җитезлеккә өйрәткән. Уксы – укчы дигән сүз инде ул. Ә уен бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән «Вышибалы» уенын хәтерләтә, тик аны бик күп кеше берьюлы уйны ала.


ИГРА


Бер-берсеннән 10-15 метр ераклыкта ике параллель сызык сызыла. Шул сызыклар арасына уртага туп тоткан «уксы» чүгәләп утыра. Башка уенчылар сызыкларның берсенә тезелеп басалар. Аларның максаты – икенче сызык ягына йөгереп чыгу. Уксыныкы – шул арада туп атып, берәрсенә тигерү. Туп тигән кеше уксы урынына утыра. Туп читкә очса, уенчылар укчыга китереп бирәләр. Һәм әйе, «Вышибалы»дагы кебек үк, тупны тоткан кеше атылган булып саналмый, ләкин бу аңа өстәмә «гомер» дә бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев