Логотип Идель
Бу – тема!

«TATCAST»: ТЫРЫШЛЫК + ҮҖӘТЛЕК

«TatCast» – татар телендә чыгучы беренче подкаст. Әлеге проект күптән түгел «ВКонтакте» социаль челтәре үткәргән бәйгедә җиңеп, 150 мең сум күләмендәге грантка да ия булды! Котлыйбыз!

«TatCast» - подкаст

Беренче эш итеп, кемнәргәдер яңа булып тоелган төшенчәгә аңлатма биреп китик. Подкаст – төрле платформада урнаштырылган махсус аудио яки видео аша белем туплау, дөньяда барган яңалыклар белән танышу өчен уңайлы ысулларның берсе. Ул гадәти радиотапшыруга охшаган, әмма аның иң файдалы үзенчәлеге – кайчан телисең шунда тыңлау, кирәк җирдә туктатып тору мөмкинлеге!

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә белем алучы 4 нче курс студентлары тарафыннан нигез салынган «TatCast» нәрсәсе белән файдалы вә үзенчәлекле соң? Сүз – алып баручыларга.

                             «Булдыра алабыз сыман тоелды...»

Чулпан Гарифуллина:

«TatCast»ка нигез 2018 елның декабрендә салынды. Татар телендә чыгучы беренче подкастны булдыру тәкъдимен кафедра мөдире Васил Заһит улы белдергән иде. Безнең төркем, гомумән, яңалыкларны җиңел кабул итә һәм яңа эшләргә яратып алына! Шуңа күрә, уйлаштык та, булдыра алабыз сыман тоелды...Озакламый 2019 елның гыйнварында беренче чыгарылышыбыз дөнья күрде. Хәзер инде унбишенчесен әзерлеп ятабыз. Бүген командада биш кеше: Ильяс Баһауов, Рәйдә Нигъмәтҗанова, Рәфидә Галимҗанова, Аделина Биккинина һәм мин.

Татарда беренче подкаст булганлыктан, бездә җаваплылык бик зур иде. Әле дә шулай. Моны бер дә җиңел дип әйтмәс идем, чөнки юл күрсәтүчеләребез булмады. Бу инде әлеге жанрның яңа булуы, өйрәнелмәгәнлеге белән бәйле.

150 мең сумга – яңа язылучылар

Ильяс Баһауов:

– Проект – төп шөгылебез булмагач, подкастны еш яздыра алмыйбыз. Тагын бер авырлык –  техник яктан кытлык. Әйтик, яхшы подкаст өчен өч сыйфатлы микрофон кирәк. Бездә әлегә ул берәү генә. Монтажны үзем башкарам. Баштарак кыен булды, тик барыбер үзлектән өйрәнергә туры килде. Әзер продуктны исә төрле мәйданда тыңларга мөмкин: «iTunes», «Google Podcasts», «ВКонтакте»... Искәртеп узарга кирәк, тугызынчы чыгарылыштан башлап «TatCast» видеоформатта да чыга башлады. Максатыбыз – айга 2-3 чыгарылыш эшләү һәм, ниһаять, кунаклы подкаст рубрикасын тормышка ашыру!

Без катнашкан бәйгегә килгәндә, ул берничә этапта узды. Беренчесендә онлайн форматтагы лекцияләр белән танышып, иҗади өй эшләрен башкардык. Мисал өчен, реклама посты яздык, аудитория белән элемтә булдыру өчен сториз уйлап таптык. Икенче этапта проектның презентациясен әзерләп, оештыручыларга тапшырырга кирәк иде. Без видео-презентация ясадык. Откан грантны бары тик ВКонтакте платформасында реклама өчен генә кулланып була. Язылучыларны арттырачакбыз!

Сценарий буенча түгел...

Рәфидә Галимҗанова:

Подкаст темаларын берничә көн алдан барлап куябыз. Күбесенчә актуаль вакыйгаларны, яңалыкларны, үзебезгә якын булган темаларны сайларга тырышабыз. Алдан сценарийлар язып, «моннан соң бу сөйли», дип билгеләп куймыйбыз! Гадәттә, 3-4 тема алына, аларның һәрберсе ачылып бетәргә тиеш. Тапшыру вакытында кызып-кызып бәхәсләшкән чакларыбыз да аз түгел. Минемчә, подкастта каршылыклы фикерләр, бәхәсләр булганда ул тыңлаучыга да кызык. Кайвакыт үзем башка алып баручыларны «кытыклап», ачуларын чыгарып алам. Без бер-беребезгә моның өчен һич тә ачуланмыйбыз, көлешеп алабыз да, бу темага аралашуны дәвам итәбез, хәтта тапшыру тәмамлангач та.

Бакалаврның чыгарылыш курс студентлары булуларына карамастан, булачак журналистлар үз проектларын ташларга җыенмый. «Без бит яшьләр, ә яшьләр бар әйбергә максимализм күзлегеннән карый. Ташларга теләмибез, әлбәттә. Дәвам итү теләге бик зур. Ләкин алга планнар корганчы, әлеге этапта яхшы һәм даими эшләвебезне теләр идек. Чыгарылышлар даими булса, проект та үсәчәк, тыңлаучыларыбыз да артачак!», – ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев