Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ «АРТЕГЫ» БУЛАЧАК!

Кырымда урнашкан, танылган “Артек” хәзер безнең республикада да  булачак. Түбән Камадагы “Кама” лагеры “Губернатор лагере” Бөтенроссия проектына кертелгән. Анда “Артек” халыкара балалар үзәгенең сертификацияләнгән сменалары узачак.

“Җәй – балаларга” президент программасы ярдәмендә әлеге лагерьны менә дигән итеп яңартканнар. “Артек”ның сертфиикацияләнгән белем бирү сменаларын биредә уздыру балалар ялының сыйфатын яхшыртачак, яңа профильле сменалар барлыкка китерәчәк. Әлегә мондый “Губернатор лагерьлары” Россиянең бары 6 төбәгендә генә бар.

Мондый ял итү зонасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. “Балалар һәм яшүсмерләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру – безнең өстенлекле бурычыбы. Шуңа да ял һәм сәламәтләндерү өчен яңа урыннар булдыру, искеләрен төзекләндерү ТАССР оешуга 100 ел программасының бер өлеше булып тора”, – ди ул. Рөстәм Миңнеханов балачагында лагерьларда булган, шул исәптән “Артек”та да. “Әлбәттә, анда яхшы, тик сездә шәбрәк”, – ди Президент.

“Кама Артегы” Татарстанда иң зур лагерьларның берсе булачак. “Артек”ка барырга теләүчеләр бик күп. Ул аның кадәр кешене кабул итеп бетерә алмый. Шуңа да бездә, Татарстанның үзендә, Түбән Кама районының иң матур урынында, шундый заманча балалар лагерын ачу бик мөһим. Биредә ялны кызыклы һәм сыйфатлы итү өчен бар нәрсә дә бар. Безнең яңа “Кама” лагере, һичшиксез, илдә иң яхшыларының берсе булачак”, – ди Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Төзекләндерү барышында лагерь шактый гына үзгзрешләр кичергән. “Кама Артегы”на “Зәңгәр күл” лагере килеп кушылган. Керү капкалары, торак корпуслар яңартылган (хәзер алар 372 кешегә исәпләнгән). Кухнясы, туклану залы, лагерь территориясе дә яңа. Заманча спорт мәйданчыклары, иҗтимагый киңлекләр, тематик арт-объектлар барлыкка килгән.

“Кама Артегы”ның бер корпусы мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын да иң югары дәрәҗәдә тәэмин итәчәкләр.

Лагерьда төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган диярлек. Ул үзенең ачылышын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев